- 31.10.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №42 (25 октябрь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
«Безнең гәҗит»нең 39нчы санында (4 октябрь, 2023 ел) «Чердында болгар-татар тарихы» дип аталган язманы укыгач, язмый кала алмадым.
Изге Болгар җирендә беренче булып ислам динен кабул иткән Сальман Фарси, Кырым татары Әхмәт Гәрәй хан Чүте авылына нигез салган, Бикчура ханның чукынмаган өчен балта белән башын чапканнар. Шөгернең битум заводын төзегән Мингалим бай иленнән сөрелгән. Пугачев явында һәлак булган Каракай бабай... Алар бик күп. Барысын да язып бетереп булмый. Марсель Әхмәтҗанов барысын да язып калдырган. Мин – Мөслимә Галим – шушы бабаларымның бүген исән булган бер тамчысы, аларның оныгы.
Фәүзия ханымның китапларын, язмаларын укып барам. «Ачылмаган татар тарихы» дигән китабын дүрт тапкыр укыдым. Фәүзия ханым үзенең язмасында телгә алган ул шәһәрләрдә мин дә күп тапкырлар булдым. Чусовой шәһәрендә без Казаннан барып, тайга уртасында газ бүлеп чыгара торган станцияләр төзи идек. Безнең белән анда татарлар да эшләде. Абдулла исемле абый хәтердә. Мулла булганы өчен аны авылыннан сөргәннәр. Тик ул авылын әйтергә курыкты. Аның уллары инде урыслашып беткән. Татарча белмиләр дә. «Башкача ярамый бит, кызым», – ди иде. Абдулла абый миңа татар зиратын да күрсәтте. Анда Урал тау итәгендә генә язулы ташлар бар иде. Тик ул язуларны укып булмады, алар бик иске язулар иде.
Фәүзия ханым йөзләгән километр юл үтеп, үз вакыты, сәламәтлеге белән исәпләшмичә, архивларда утырып, үзенең милләте өчен тырыша. Аны татарлар яшәгән бик күп җирләрдә көтеп алалар, хөрмәт итәләр. Шуның кадәр китап язган, татар тарихын барлаган тагын кем бар соң әле?! Әгәр башка бер халыкта шундый язучы булса, аңа үзе исән чакта ук һәйкәл куярлар иде. Мин Фәүзия ханым алдында чал чәчле башымны иям. Аңа сәламәтлек, сабырлык, озын гомер телим.
Хөрмәтле Фәүзия ханым, минем балачагым сезнең әбиегез белән үтте диярлек. Зәйнәп әбиегез белән безнең йортлар урам аркылы гына иде. Ул олы яшьтә иде инде, ә мин бала гына. Аның олы кызы Миңзифа шул хәтле сезнең әниегезгә охшаган. Гамбәр исемле кызы Байкал күле буенда яшәде. Бик яшьли шунда мәңгелеккә күчте. Бөгелмәгә килсәгез, сезнең белән бер күрешер идек.
Мөслимә ГАЛИМ,
Бөгелмә шәһәре
Комментарии