Аксакаллар шурасы сүз ала: «Бу – Вахит Имамовка гына түгел, бөтен татар халкына юнәлтелгән җәза»

Аксакаллар шурасы сүз ала: «Бу – Вахит Имамовка гына түгел, бөтен татар халкына юнәлтелгән җәза»

Явыз көчләр татар халкының күренекле язучысы, тарихчы, галим, Габдулла Тукай һәм Гаяз Исхакый исемендәге премияләр лауреаты Вахит Имамовның 1993нче елда бастырылган (28 ел элек!) «Запрятанная история татар» атлы китабын экстремистлыкта гаепләп, 2019нчы елның апрель аенда ниндидер Решетский атлы, кайда яшәве дә билгеле булмаган шикле бер кеше Татарстан прокуратурасына хат юллый. Прокуратура исә китапны үз кул астында булган ике «белгеч»тән укытып, экстремистик басма дип бәяли һәм июнь аенда республиканың Югары судына озата. Судның беренче утырышында В. Имамов белән аның яклаучысы Р.Нагиев әлеге ясалма «экспертиза»ны кире каккач, суд В.Имамов китабын Мәскәүгә хокук көчләре карамагында («үз кесәсендә») гомер итүче яңа экспертлар оешмасына бирә. Татар халкы күзеннән чын, асыл тарихны яшерү максатыннан башланган куркыту гамәлләре шулай дәвам итә.

Судның 2020нче елның сентябрь аена билгеләнгән яңа утырышына китап авторы В.Имамов пандемия сәбәпле йөзенә битлек киеп килсә дә, кулыңда бармакча юк, дигән сылтау белән, суд утырышына кертелми. Ә берьяклы, үзбаш (произвол) рәвештә генә үткәрелгән ясалма утырышта казый инде бернинди закон кагыйдәләрен дә саклап тормыйча, «Запрятанная история татар» китабын экстремистик дип табу турында карар чыгара. Иң гаҗәбе шул: «Экстремизмга каршы көрәш турында»гы канун Русиядә 2012нче елда гына кабул ителә, ә җир йөзенең һәммә илендә «Закон обратной силы не имеет» дигән кагыйдә яшәвен Югары судтагылар гына түгел, ә азмы-күпме белемгә ия булган һәммә кеше белә. Шул ук вакытта әдипнең «Яшерелгән тарих» дип исемләнгән һәм татар телендә язылган шул ук китабын күз чалымына да китерүче булмый, татар телендәге тарихи хезмәт экстремистик дип табылмый, ул бүген дә исән. Шулай ук В.Имамовның урысча китабында цитаталары үрнәк итеп китерелгән П.Рычков, В.Витебский, Н.Устюгов, И.Акманов, Г.Хөсәенов кебек күренекле галимнәр хезмәте дә экстремистик дип бәяләнми, алар илнең һәммә китапханәләрендә яшәвен дәвам итә. Димәк, мондый ясалма суд үзе үк тикшерү һәм хөкемгә тартуның татар халкына һәм аның асыл тарихына каршы юнәлтелгән булуын исбатлый.

Утырышта ялгыз көе генә үзе баш, үзе түш тә булып утырган казый чама хисен бөтенләй югалткан. Тарихта моңа кадәр дә А.Хәлим, Ф.Бәйрәмова, Ф.Ислаев, хәтта бөек Лев Толстой хезмәтләренә дә «экстремистик» дигән мөһер сугу очраклары бар иде, ләкин китап авторларының берсен генә дә акчалата штрафлар салып кимсеткәннәре булмады. Ә «Запрятанная история татар» китабын хөкем иткән «бөек» казый күренекле язучы В.Имамовны әле 168 мең сум күләмендә штрафка да тарткан. Мондый дәрәҗәдәге явыз куркыту һәм мәкерле талауны фәкать язучының берүзенә генә түгел, ә аның гаиләсенә, үзенең асыл тарихын белүдән мәхрүм ителгән гомумтатар халкына каршы юнәлтелгән җәза дип бәяләү дә урынлы. Бу – татар халкының йөзенә төкерү, аның тарихын җиргә салып таптау.

Әлеге суд карары бүгенге көнгә кадәр китап авторының үз кулына тапшырылмаган, казый булган хөкемдар үзенең турыдан-туры вазифасын җиренә җиткереп үтәүне дә «ваксынган». Ә суд приставлары В.Имамовның хөкүмәт пенсия һәм хезмәт хакы акчасын күчерә торган банк карталарына да арест салып өлгергәннәр инде.

Ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен банк картасы номеры: 5209 3547 7207 3622.

ТР Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф ИБРАҺИМОВ

РЕДАКЦИЯДӘН. Татарстан Югары суды «Запрятанная история татар» китабын 2020нче елның 14нче маенда экстремистик дип табу турында карар чыгарган иде. Язучы әлеге карарны югары инстанциягә шикаять итмәде. «Мәгънәсе юк. Мин судка биреп, акча түләп расхудланып йөриячәкмен, ә югары инстанциядә карап та тормыйча «үзгәрешсез калдырырга» дип язып бирәчәкләр», – дип аңлатты үзе. Русия Федерациясе Юстиция министрлыгының экстремистик материаллар исемлегендә Вахит Имамовның китабы 2020нче елның 4нче августында 5048нче сан астында теркәлгән. Аксакаллар шурасы хатында да әйтелгәнчә, суд карары язучыга җибәрелмәгән. «Адвокат та кереп сорап карады – бирмәделәр. Үзем суд карарын үтәтүчеләр янына барып, рәсми кәгазь бирүләрен сорадым. Анда 168 мең сум штраф билгеләнүе турында язылган, ә пошлиналар белән бергә 170 мең сумнан артып китә. Аның вак-төяген тотып калдылар инде, эресенә әле тотынмадылар, күрәсең, картага хезмәт хакы күчкәнен көтәләрдер. Керемнең 100 процентын тотып калырга телиләр, ни өчен икәнен аңлатып та бирмәделәр», – дип сөйләде Вахит Имамов. Ярдәм итәргә теләүчеләр булса, редакция телефонына шалтыратып белешергә дә мөмкин: +7 927-039-03-53.

 

 

Экстремистик дип табылган китапны укырга ярыймы?

«Экстремистик эшчәнлеккә каршы тору турында»гы 114нче Федераль Законда әйтелгәнчә, экстремистик дип табылган материалны җитештергән, башкаларга тарату өчен саклаган яки массачыл рәвештә тараткан өчен җаваплылык каралган. Монда китап, аерым мәкалә, газета, журнал, җыр, фильм яки интернетта чыккан ниндидер язма күз алдында тотыла. Тулы исемлек белән РФ Юстиция министрлыгы сайтында танышырга мөмкин, бүген анда биш меңнән күбрәк экстремистик материал тупланган. Исемлекне, яңа әйберләр өстәлмәдеме икән дип, өч ай саен тикшереп торырга кирәк.

Экстремистик дип табылган китап шәхси китапханәңдә булса, аны теләгән кадәр укырга ярый. Бер генә данә булганда, аны юкка чыгарырга кирәкми. Интернеттан табып, телефон яки компьютерыңа күчереп алып уку да закон буенча тыелмаган, чөнки син аны үзең генә укыйсың. Экстремистик материаллар федераль исемлегенә кертелгән җыр яки фильм белән дә шулай ук: үзеңдә булса яки интернетта таба алсаң, көне буе тыңласаң (карасаң) да ярый. Дустың белән бергәләп тыңлау яки карау да рөхсәт ителә, чөнки бу күп кешегә тарату булып саналмый. Ә менә син «үзең генә укы» дип биреп торган китапны дустың башкаларга да бирсә, «үзең генә тыңла» дигән җырны кеше күп җыелган урында тыңлатса яки социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклашса, монысы инде законда әйтелгән «экстремистик материалны тарату»га керә. Моның өчен административ яки җинаять җаваплылыгы яный. Әлбәттә инде, Юстиция министрлыгы исемлегенә кертелгән китапларга, мәкаләләргә сылтамалар белән уртаклашу, андый әсәрләрне кеше күп җыелган урында кычкырып уку, күчермәләрен алу һәм саклау да тыелган – бу да тарату.

Экстремистик дип табылган материаллар җитештерүдән һәм сатудан алына. Китапханәләрдә булган китаплар да, гадәттә, юкка чыгарыла. Шулай да «Китапханә эше турында»гы 78нче Федераль Законда әйтелгән аерым очракларда экстремистик дип табылган китапның бер данәсе фондта калырга мөмкин (мәсәлән, әлеге китап тарихи ядкәр булса). Аны, аңлашыла инде, абунә буенча яздырып алып укып яки күчермәсен алып булмый. Ул кеше күзеннән ерак киштәдә саклана, маркировкалана, саклау буенча җаваплы кеше билгеләнә. Дөрес, кайбер очракларда мондый китапны да укырга биреп тора алалар. Әйтик, экстремизмга каршы пропаганда акциясенә әзерләнәм яки әсәрне фәнни яктан тикшерергә телим дип, китапханә җитәкчелеге исеменә рәсми хат язсагыз һәм китапны укыйсы килү теләген нигезле дип тапсалар, шунда гына уку шарты белән биреп тору мөмкинлеге каралган.

Комментарии