Владивостоктан Суслонгер аша Сталинградка

Владивостоктан Суслонгер аша Сталинградка

1942нче елның май урталарында кечкенә абыйдан (әни Солтангәрәй абыйсына шулай эндәшә иде) көтмәгәндә хат килеп төште. Бу кечкенә генә саргылт кәгазьдән ясалган өчпочмаклы хатта, «безне Суслонгерга китерделәр, мин исән-сау», дип язылган кыска гына хәбәр иде. Фронттан яраланып, югалып яисә үлеп калганнар хакында кайгылы хәбәрләр килеп торган чакта безнең абый сугышлар барган җирдән еракта, Владивостокта булганга аның турында бер дә борчылмый яши идек. Чөнки анда әлегә сугышлар юк, тынычлык. Ә хатны укып, Суслонгер сүзен ишетү белән барыбыз да сагаеп калдык, борчыла башладык. Халык арасында андагы хәлләрне бик яман итеп сөйлиләр иде: күп кеше анда сугышсыз гына юкка чыгып харап була. Шунда шәкерт абый (әнинең Һәмәткәрим исемле уртанчы ир туганы) авыр сулап әйтеп куйды да:

– Болайга киткәч, эшләре яхшыдан түгел, бик авырдыр аңа, Солтангәрәйне беләм, ул зарлана торган егет түгел.

Ә июль ахырларында, «ачтан үләбез, зинһар ярдәм итегез», дигән кош теле кадәр генә өчпочмаклы хат кисәге килеп җитте. Без кичен колхоз эшләреннән өйгә кайтып, бу хәбәрне белгәч, өчәүләшеп сөйләштек тә шул ук минутта юлга җыена башладык. Өйдәге бар булган азык-төлекне җыйдык. Ипи пешереп сохари ясадык, бәрәңге, йомырка, аз булса да ярмалар юнәттек. Ул чакта тирә-як күршеләребез дә булышты. Һәр гаиләнең кемедер шулай ук армиядә, фронтта. Бүген күршеңә авырлык килсә, иртәгә синең үзеңә «чират» килеп җитә. Кемдә ни бар, шуның белән ярдәм итәргә тырыштылар. Әле 50 яшен генә тутырып өлгергән әниебез бу хатны алгач, тәмам аптырашта калды, бик борчыла башлады. Хатны чиста чүпрәк кисәгенә төреп түшенә тыгып йөртә, үзеннән беркая да калдырмый. Йортта нәрсәне ашамлыкка алыштырырга була, барысын да Буа базарында йә саттык, йә азыкка алыштырдык. 3-4 көн әзерләнгәч, кул арбасына ярты капчык бәрәңге, бер капчык төрле азык-төлек салып, юлга кузгалдык. Шәкерт абыем хәтта иске оек балтырына ике кадак чамасы (800 грамм) киптереп тураклаган тәмәке тутырды. Безнең өйдә тәмәке тартучы булмагач, чорма башында әтиебездән калган тәмәке бәйләме кадакта эленеп калган иде. Әни, яшьтән бөкресе чыгып инвалид булып калган шәкерт абыем һәм мин, Суслонгерга бару өчен берничә көн елап-сыкранып колхоз рәисеннән рөхсәт алып иртәнге караңгылыкта юлга чыктык. Безнең авылдан Суслонгерга авылдашларның инде барганнары бар иде. 1941нче елның көзендә, 1942нче елның кышында Хәдичә апа ире Тәүфикъ янына 3 тапкыр барды. Авылдан берничә кеше бергә җыелып, ат белән Буадан Тәтешкә чаклы, аннан Иделгә төшеп, боз өстеннән барганнар. Әйберләрен чанага салып, үзләре җәяүләп янәшәдән атлаганнар. Алар кыш көннәрендә башка юл белән барган булсалар да, лагерь тәртипләрен аңлатып бирделәр. Җәен барып кайткан кешеләрдән дә юлны сорашып-белешеп алдык. Якынча 150-160 километрлар булыр. Арып-талып, 4 көн дигәндә Идел елгасын зур көймә кадәрле паром белән кичеп, Суслонгердагы хәрби лагерьга барып җиттек. Монда кадәр авыр юл үтеп килеп җитү бер хәл булса, лагерь территориясенә керү тагын бер мәшәкатьле эш икән: гражданский кешеләрне үткәрмиләр –пропуск алырга кирәк! Ярый әле татар кешеләре адым саен булды, ярдәм иттеләр юл табарга. Абыем яшәгән землянканы эзли-эзли очсыз-кырыйсыз күренгән бараклар, землянкалар арасындагы тузанлы юл-сукмакларны үтеп, ниһаять, кирәкле землянка янәшәсенә килеп чыктык. Мин шунда ук яртылаш ачык торган землянка ишегеннән эчкә үттем. 40-50 адым чамасы озынлыктагы землянка эченең шомлы караңгылыгы кинәт кенә җанны тетрәндереп җибәрде. Сулда, уңда ике катлы, салам түшәлгән кысан ятаклар. Уртада бер кеше үтәрлек кенә юл калдырылган. Урам яктысыннан эчкә үтеп кергәч, бермәл күзгә берни күренми торды. Берничә минуттан соң гына күзләр бераз караңгылыкка күнеккәч, кайбер ятакларда берничә кеше гәүдәсен шәйләп алдым. Курка-курка гына алга үтеп, якындагысыннан «Гыйматдинов Солтан кайда?» – дип сорадым. Ул бераз башын күтәреп, миңа табан карады. «Алар кич кайта. Хәзер урман кисәләр», – диде акрын гына. Аннары кисәк кенә йөткереп алды да: «Ашарга берәр нәрсә бир әле?» – дип ялварып сорап, миңа галәмәт зур итеп ачылган күзләре белән текәлеп карап тора башлады. Минем бу тамашаны күреп җаным калтырап китте. Әйтерсең лә әкиятләрдә сөйләнелә торган җен-пәри белән сөйләшәм. Шунда ук баскан җиремнән кире борылып, атылып урамга чыктым. Без өчәүләп кул арбабызга утырган килеш, тирә-юньне күзәтә башладык. Тузанлы сукмаклардан карачкы хәлендәге ертык-тишек хәрби киемдәге ябык гәүдәле солдатлар тегендә-монда йөргәли. Безнең тирәдәнрәк үткәннәре без утырган кул арбасындагы капчыкларга карап-карап үтәләр. Монда килеп берәр сәгать үткәч, күрше землянка янына да кул арбасы тартып берничә кеше килеп җитте. Алар да күрше районда яшәүче татар кешеләре булып чыкты. Мин сөттән бушаган чүлмәк белән якындагы камышлы күлдән су алып килдем. Мондагы халык шундагы судан файдалана икән. Шул күлдән ерак түгел җирдә һавага төтен күтәрелә, зур казаннарда су кайнаганы һәм ниндидер пешкән ботка исләре килә. Арырак, җиргә казып утыртылган агачларга беркетелгән озын-озын өстәлләр күренеп тора. Күрәсең, бу өстәлләр кешеләргә баскан килеш ашар өчен җайланган. Миңа соң, 20 яшьлек кыз балага мондагы күренешләрне карап торырга кызык булгандыр. Зур кызыксыну белән тирә-юньне күзәтеп басып тордым. Юлда арыганнар да онытылды кебек. Ә әни белән аркасындагы бөкресе күлмәк астыннан рюкзак кебек тырпаеп чыгып торган Һәмәткәрим абыем башын аска иеп, хәлсезләнеп, арбада капчыкларны кочып хәрәкәтсез утыра иделәр. Инвалид абыйга юл бик авыр булды шул. Бик каты арыды. Мин су алып килгәч, без аны акрын гына йоткалап чиратлашып эчтек. Аннары әни учына су алып, тузаннан каралып калган битен сыпырып алды да, баш яулыгы белән сөртеп куйды. Инде кояш кичкә авышкач, төрле яктан кешеләр сөйләшкән тавышлар ишетелә башлады. Бездән арырак булган землянка янәшәсенә урман эченнән солдатлар чыгып, җилкәләренә күтәргән агачларын бер-бер артлы бер өемгә ташлый башладылар. Алар җилкәләрендәге агачларын ташлыйлар да шунда ук хәлсезләнеп тузанлы җиргә егылалар иде. Агач өеме янында бер хәрби кеше җитәкчелек итеп, кулындагы дәфтәргә нидер теркәп, язып бара. Урманнан алданрак чыгып, инде күпмедер ял иткәннәре бил каешындагы котелоклары белән күлдән су алып килеп, хәлсезләнеп җирдә яткан иптәшләренә су каптыра башладылар. Шунда ук бит-кулларын юып алалар. Кайберләре землянкага кереп китте… Бу хәлләрне күреп, мин тагын күлдән чүлмәк тутырып су алып килдем: абыйга эчерермен! Якын-тирәдә шундый хәрәкәтләр башлангач, без өчебез дә торып басып, карашыбызны җилкәләренә агач күтәреп солдатлар кайта торган якка табан юнәлдердек. Менә бераздан безнең яндагы землянка янына да кайта башладылар. Җилкәләрендәге агачларын җиргә салган һәрберсе безнең якка күз сала. Әйтерсең лә һәрберсе, миңа килүчеләр түгелме икән, дигән сыман безне баштан-аяк күзәтеп чыга. Аннары гына җиргә сузылып ята. Әле 150 адым чамасы ераклыктан ук урманнан чыгып килүче кечкенә абыемны күреп алдым. Мин аны аяк атлауларыннан таный идем. Ул аю кебек, җиргә нык басып атлаучан иде. Шунда ук кулын маңгай өстенә куеп, кайтучыларны сулу да алмый карап-күзәтеп торган әниемә борылып: «Әнә кечкенә абый!» – дип кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым. Һәм аңа каршы йөгердем. Ул башка солдат халкы кебек, иптәше белән икесе 5 метр чамасы озынлыктагы агачны җилкәләренә салып, акрын гына тузанлы сукмактан безгә табан кайтып киләләр иде. Мин аңа якынайгач, ул мине танып алды. Кулы белән ишарәләп, әйдә, тегендә табан атлыйк, дип, землянка янәшәсенә күрсәтте. Алар иптәше белән күтәреп килгән агачларын башка агачлар өстенә җайлап кына ташладылар да безнең янга килеп җиргә утырдылар. Икесе дә авыр сулый. Баш-битләреннән керле тир ага. Абыйны танырлык түгел, ул бик ябыккан. Әле кайчан гына колхозда тәгәрәп эшләп йөргән, аулакларда тузан туздырып биеп, авылның иң чибәр кызларын үзенә каратып сокландырган Солтан абыем бер бакча карачкысына әйләнеп калган! Өстендәге кайчандыр бик матур булып, үзенә килешеп торган матрос формасы таушалып, төссезләнеп беткән. Аягындагы ботинкасы ике ягыннан да ертык, таушалган. Армиягә алынганда нур сибеп торган серле күзләре тонык кына булып эчкә батканнар. Янәшәсендә әнисе, абыйсы, сеңлесе басып торса да, йөзенә һич тә елмаю чаткылары куна алмый. Мин аңа кул арбасы астыннан балчык чүлмәк белән су бирдем. Ул бераз үзе эчте дә, янәшәсендәге иптәшенә сузды. Без бермәл ни диеп сүз башларга кыймый аларга карап тордык. Абый шунда үзе сүз башлап:

– Ашарга бармы? – диде, кипкән иреннәрен кыймылдатып.

Һәм җавап та көтмичә азык-төлек төялгән капчыкка сузылды. Аның капчык авызын чишкәнен көтеп кенә торган иптәшләре бер-бер артлы кулларын сузып безнең янга җыела башладылар. Без аһ дигәнче, абый килгән берсенә капчыктагы бар нәрсәне бирә торды. Шунда әни дә капчыкка кулы белән тыгылып, бер кисәк кипкән кара ипи кисәге алды да аның кесәсенә салып куйды. Аннары аптыраган хәлдә: «Әй, балам, үзеңә берни калмый бит инде», – диде. Ә үзе моңа кадәр таныш булмаган кешеләрнең шул кадәр җирдән кул арбасы белән тартып алып килгән азыкларны кулга алу белән комсызланып ашауларын игътибар белән күзәтә иде. Үзенең йөрәк бәгыре, бу мизгелдә иң сөекле баласы өчен мең мәшәкатьләр белән җыеп, монда кадәр алып килгән азыкларның мизгел өчендә юкка чыга баруына аптыраган хәлдә, ни эшләргә белми калган иде. Бер мизгел эчендә арбада капчыкта чи бәрәңге, ярма, кечкенә чүлмәк белән катык, тәмәке һәм пешмәгән 30 йомыркадан башка берни калмады. Безнең яннан берничә адым читкә китеп кулларына эләккән азыкларны берсүзсез авызларына ашыга-ашыга кабып бетергәч, арбада тагын әле бушап бетмәгән капчыкны күреп, солдат халкы сүзсез генә тагын безнең янга килә башлады. Абый аларның кулларына икешәр бәрәңге, берәр йомырка биреп торды. Берничә минуттан анысы да бетте. Шунда мин тиз генә арба астыннан чүлмәк белән суны алып янә абыйның кулына суздым. Ул берничә йотым су эчте, аннары салкын суны уч төбенә салып кулын, битен юды. Шуннан соң гына күтәрелеп безнең барыбызга да текәлеп карап чыкты да, авыл хәлләрен, туганнарны сорашып, сөйләшә башлады. Күзләре дә акрын гына хәрәкәтләнә башлады, йөзендә елмаю чаткылары күренде:

– Владивостоктан монда кадәр хәрби эшелон белән 20 көн килдек. Башта берничә көн әйбәт кенә ашаттылар. Чита шәһәреннән соң начарланды. Чита тимер юл станциясендә торганда безнең командирлар азыкларны самогонга, аракыга алыштырдылар. Эчеп, исереп, тәртипсезлек кыла башладылар. Ризасызлык белдерүче берничә матросны, хөкүмәткә каршы коткы тарата, саботажниклар, дип, хәрби комендатурага тапшыра башладылар. Ахыргы көннәрдә бер кисәк сохари белән кипяток кына эләкте. Монда да безне беркем көтеп тормаган. Килгән көннәрдә кипятоктан башка берни булмады. Сезне довольствиягә куйгач, ашарга була, дип аңлаттылар. Берничә матрос шаулаша башлаган иде, НКВД солдатлары шунда ук мылтык терәп аларны гауптвахтага алып киттеләр. Аннары икенче көнне аларны каядыр машина белән озаттылар. Һәр көн ачлыктан интегеп дистәләрчә кеше үлә. Кышын монда тагын да яман булган әле. Якын-тирәдә атлаган саен аннан-моннан күмелгән каберләр…

Без шулай абыйны тыңлап утырганда янәшәдәге юлдан тузан өермәсе күтәреп ике җиңел хәрби машина үтеп китте. Алардан күтәрелгән тузан безне баштан-аяк каплап алды. Кабина эченнән хатын-кызларның шаркылдап көлеп, кычкырып сөйләшкәннәре ишетелеп калды. Юл кырыендагы чирәмдә җәелеп утырган, инде бераз хәл алып өлгергән матросларның берсе:

– Бүген монда типтерәчәкләр икән инде, – дип, үз алдына канәгатьсезлеген белдереп әйтеп куйды. Башкалар аның әйткәненә берничек тә игътибар итмәде, һәркем үз алдына карап, нидер уйлап утыра бирде. Ә абый бераз тынып торгач, дәвам итте:

– Мондагы начальство да ашамлыкларны сатып, эчеп-типтереп яши. Волжск, Яшел Үзән шәһәрләреннән аракы, тирә-як авыллардан самогон, ниндидер кыйммәтле әйберләр алып кайталар. Шуннан ук яшь кыз-хатыннар да китерәләр. Яисә үзләре шунда бара. Барысы да азык-төлек саткан акчага. Командирларны аерым ашханәдә ашаталар. Аларга ит тә, май да, ипи дә, барысы да бар… Безгә суда пешерелгән бер-ике кашык сыек ботка, уч төбе кадәр бер кисәк ипи. Хәтта чәй дә юк. Ярый әле кем урманда эшли, төрле үлән, җиләк, сирәк кенә гөмбә алып кайта. Соңга таба аларны да табу кыенлашты. Барысына да җитми, үсеп өлгерә алмый. Инде сазлыкларда бака белән еланнар да калмады. Ач халык ни ашарга белми, күзенә ни очраса шуны ашарга әзер. Һәр көн 5-6 чакрым җирдән агач кисеп, җилкәләргә салып монда чаклы ташыйбыз. Теләсәң ни эшлә – көненә ике тапкыр урманнан агач алып кайт. Йөк машиналары бар, ләкин тик торалар. Бензин юк, диләр. Хәрби күнегүләр үткәрү юк. Танклар да бар. Аларын җирне казып, яртылаш күмеп куйганнар. Йә урман кистерәләр, йә җир казытып, күмдереп халыкны җәберлиләр. Шуларны хәрби күнегүләр диеп аңлаталар…

Аннары ул арып сөйләвеннән туктап калды. Күрәсең, айлар буена тирә-юньдәге ахмаклыклар, гаделсезлек йөрәгенә җыелып торган. Һәм инде күптән беркемгә дә сөйли алмый торган начар хәбәрләрне хисләнеп сөйләп аткач, берара бушанып, хәлсезләнеп калды. Мин авызы чүпрәк белән нык итеп бәйләнгән катык чүлмәген алып аңа суздым. Ул чүлмәк авызын салмак хәрәкәтләр белән генә чишеп, катыкны зур-зур йотымнар белән бераз эчте дә, туктап ял итеп алды. Шунда әни аңа: «Улым, кесәңдә ипи бар, шуның белән кап, эчеңә ярамас», – диде.

Без шулай тыныч кына утырганда: «Построение на ужин!» – дигән тавышлар ишетелә башлады. Абый аягына торып басты.

– Безгә хәзер мәйданга барып тезелергә кирәк. Анда барысын да тикшереп, барлаячаклар. Чит кешеләрне моннан куалар, хәзер килеп җитәрләр НКВД солдатлары. Сезгә китәргә кирәк лагерь территориясеннән. Кайтыр юлыгыз да озын, – дип өс-башын тәртипкә китерә башлады.

Без дә утырган урыннарыбыздан тордык. Шәкерт абый капчык төбеннән тәмәке төргәген, хат язарга 20 табак кәгазь, химкарандаш, бер төргәк тәмәке чорный торган гәҗитне чүпрәк кисәгенә төреп, кечкенә абыйның кулына тоттырды.

Безгә, хат яза торган кәгазьне теләсә нинди азыкка алыштырырга була, дип авылда ук сөйләгәннәр иде. Имеш, үзенә күрә акча берәмлеге кебек. Тәмәке дә шулай ук, тарта торган кеше аны азыкка алыштыра икән. Без аның белән саубуллашканда землянкадагы солдатлар, матрослар инде үзәк мәйданга табан төркем-төркем булып агылалар иде. Монда утырганда сизелмәгән икән, тирә-якта хәрби халык бик күп. Барысы да бик ябык, йөзләрендә сагаю һәм шул ук вакытта тирә-якка битарафлык…

Инде таныш юлдан кире атлыйбыз. Монда килгәндә абыйны күреп шатланачагыбызга инанып, ниндидер уңай тойгылар белән атлаган булсак, хәзер ничектер күңелдә авырлык та, бушлык та. Аяклар тузанлы юлдан кая басканны да абайламыйча үз алларына атлыйлар. Бер яктан уйласаң, абый исән-сау. Ә төптәнрәк карасаң, Суслонгер хәрби лагерындагы тормыш, андагы халыкның бер могҗиза белән генә җан асравы бик авыр тәэсир калдырды. Алда ниләр язгандыр…

Сентябрь ахырында кечкенә абыйдан хат килеп җитте. «Безне фронтка җибәрәләр, мин исән-сау», – диелгән иде кыска гына хатта. Әни тагын борчылып: «Әй, Аллам! Тагын ниләр күрәсе бар икән инде», – дип сыкранып куйды.

1942нче елның ахыргы көннәрендә, яңа ел алдыннан, кечкенә абыйдан бик озак көттергән хат алдык. Кулыма өчпочмаклы хатны алгач ук, бу хатның абый кулы белән язылмавын күреп алдым. Ләкин өчпочмаклы тыгыз кәгазьне ачып, сәламнәрдән соң, «мин яраландым, госпитальдә ятам», дигән җирен укыгач, тынычланып калдым. Абый чит кеше кулы белән, гомер булмаганча, бар күрше-күләнгә, туганнарга күңелгә ятышлы тел белән сәламнәр юллаган. Иң ахырда, яраткан улыгыз Солтангәрәй, дип тә куйган. Абыйның документларында исеме Солтан диеп язылса да, мулла бабай кушкан исеме Солтангәрәй иде. Аңа безнең әни генә, бик яратып, тулы исеме белән, Солтангәрәй, дип дәште. Хатта ничек яраланган, кай җире – берничек тә язылмаган. «Казан госпиталендә ятам», –гына диелгән.

1943нче елның январь ахырында бер яше булып килә торган сарык бәрәнен бүре алып чыгып китте. Ә, февральдә бәрәнли торган сарыкны угрылар урлап чыктылар. Ачлы-туклы яшәп, көн тугач бүген ни ашарга булыр икән, мичкә ягарга нәрсә табармын, дигән авырлыкларга болар көтелмәгән кайгы булды. Без, әниләр белән, язга чыккач йон налогын шул сарыклардан түләрбез, диеп тора идек. Терлегең бармы-юкмы – анысын белгән кеше юк, дәүләткә 50 кг ит, 10 кадак йон, 4 кило май, сөт, йомырка, бәрәңге илтеп тапшыр! Терлеге булганнарга ике данә сарык тиресе…

Мартның 18ендә, һич онытасым юк, иртә таңда берәү өебезнең урам як тәрәзәсен чиртте. Урам капкасын ачып җибәрсәм, бер кулын кара чүпрәк белән муенына аскан, көч-хәл белән аягында басып торучы абыем каршыга килеп чыкты! Култык астыннан күтәреп өйгә алып кердем. Өсте-башы таушалып, ертылып беткән. Ертык җирләреннән эчке күлмәге күренеп тора. Кайчангыдыр матрос чалбарының балаклары телгәләнеп беткән. Матрос кителе өстеннән гади солдат шинеле кигән. Анысы да таушалып, тузып бара. Казаннан Канаш аша кайтырга туры килгән. Анда кадәр поезд белән, ә Канаштан җәяү кайткан. Буадан Канашка кадәр 90 километр ара! «3 көн кайттым Канаштан», – ди. Март ае шулай бит ул: көндез юлда кар эри, юллар пычрак. Кичкә катыра. Ахыргы төнне Байтирәк авылында бер чуаш картында кунган. Аннан төн уртасында чыгып киткән. Көндез авылга кайтып керергә оялдым, ди. Шушындый өс-баш белән кеше күрсә, ни уйларлар дип оялган. Ул өч көн өйдә бераз хәл алды. Аннары Буага хәрби комиссариатка теркәлергә китте. Шундый законнар иде бит: син аяксыз, кулсызмы, йөри аласыңмы, юкмы – үзең барып теркәлергә тиеш. Хәрби комиссариаттан кайткач, кыскача гына ничек яралануын сөйләде:

– Сентябрь ахырларында безне – Владивостоктан Суслонгерга килгән диңгез пехотасы батальонын фронтка әзерли башладылар. 3-4 көн алдан кулга бишәр патрон белән винтовкалар бирделәр. Октябрьнең беренче көннәрендә Иделнең Сталинград шәһәре каршына килеп җиттек. Төнлә яр буена төшеп, катерларга, кайсыберләребез үзйөрешле паромга кереп урнаштык. Елганы көндез немец самолеттан бомбага тота, төнлә пушкалар бертуктаусыз атып, снаряд яудыра! Каршы ярга чыкканчы 500дән артык кешедән 200 тирәсе генә калдык. Калганнары янган-шартлаган катерлар белән Идел суына акты. Без утырган катер ярга килеп туктаганчы ук суга сикерә башладык. Немец туктап калган катерны бик тиз юк итә. Бер минут эчендә катерлар кире борылып каршы ярга кузгалды. Без төнге бозлы Идел суында йөзеп, каршы ярга чыктык Аннан үрмәләп текә ярга менә башладык. Бераз гына соңарсаң да ут астында каласың. Өскә менеп җиткәч, таң атып, яктыра башлады. Ашыга-ашыга ярдан бераз алга китеп, ком-ташлы җирдә казылган окопларга барып җиттек. Анда алдагы көндәге сугышлардан исән калган аз санлы солдатлар бар иде. Шунда гына үзебезнең суга чумып чыккан тычкан хәлендә икәнлегебезне күрдек. Идел суында чыланган киемнәргә тузан һәм пычрак ябышкан. Көзге төннең салкыны бөтен йөрәккә үтә, калтыратып туңдыра башлады. Кояш шактый күтәрелгәч, окоплар аша боерык килеп иреште. «Приготовится к атаке!» Безнең алда 200-300 метр чамасы калкулык җирдә немецлар икән. Монда калган солдатлар һәм командирлар безне алга ыргытмакчы, матрослар, дип, безгә бик ышаналар икән. Матрослар бер сикерүдә калкулыкны алырга тиеш, имеш! Без куен кесәләреннән бескозыркаларны киеп алдык. Винтовкага патроннарны тыктык, штыкларны эләктердек. Кемдә сакланып калган тәмәкеләрне бүлешеп, көйрәтеп алдык. Менә иртәнге тугызлар тирәсе җитте. Тирә-як тәмам яктырды. Безнең тирәдә тынлык. Безнең өстән тегендә-монда ерактан аткан снарядлар гына оча. Шунда йөрәкне ачытып: «Полундра! В атаку!» аннары «За Сталина!» дигән тавыш ишетелде. Без бер-бер артлы окоплардан күтәрелеп, алга чаба башладык. Башта бер генә уй: тизрәк алга! Окоптан күтәрелеп, чаба башлагач тәнгә җылы кергән кебек булды. Берничә адым алга ыргылу белән баш өстеннән пулялар сызгыра башлады. Шунда мин аяк астында алдагы көннәрдә үлеп калган мәетләрне очрата башладым. Алар җирдә аунап яталар. Кораллары да кулларында. Аларның өсләренә басмас өчен, сикереп-сикереп яисә әйләнеп алга табан чабарга туры килә. Дошман үзе күренми, пулеметлар гына алдагы калкулыкның ике ягыннан атып торалар. Кулдагы винтовкадан кемгә, кая атарга да белмим. Минем ике ягымдагы матрослар егыла башладылар. Башта бер генә уй: тизрәк берәр чокырга барып җитәсе иде! Ике арадагы нейтраль җирнең уртасына барып җиттем, дигәндә, күкрәккә үткен лом белән суккан шикелле булды…

Аңыма килгәндә тирә-як караңгы, мин окоп төбендә ята идем. Шунда кемдер әйтеп куйды: «Однако он живой!» Мине әйләндерә-әйләндерә чишендереп, бинт белән чорный башладылар. Берсе авызга салкын су бирде. «Вот повезло тебе, со всего батальона один в живых остался. С утра до ночи не могли в поле выйти забрать ни раненных, ни мертвых. Почти 12 часов лежал там… Ты много крови потерял, брат», – диде. Аннары бераздан соң дәвам итте: «Целый день там стонал. Слышим, но выйти не смогли, как голову подымешь, пуля как злой ветер свестит над головой. Ну ладно, живой хоть!» – диде. Икенче тапкыр аңыма килгәндә мин пароход палубасында ята идем. Ике көннән Казанга килеп җиттек. Минем сул як җилкә сөягемә, сул кулыма берничә пуля тиеп, бер ягым имгәнгән иде. Госпитальдә операция ясадылар. Күп көннәр хәлсез килеш яттым. Кан күп аккан, ничек тә нормага килми, ашау-эчү бик начар.

Хәрби комиссариаттан аңа эш тә биргәннәр – мәктәпкә хәрби инструктор итеп билгеләгәннәр. Берничә көннән паек белән дә тәэмин итә башладылар. Шуннан соң яшәү җайлана башлады. Үзенә бер одеял, мендәр дә юнәтеп алды. Алайса, без абыем белән бер мендәргә башларны куеп, бер юрган ябынып ята идек. Күптән инде бар нәрсәне азыкка алыштырып бетергәнгә, өйдә артык берни калмаган иде…

Әнием Сания Гыйматдин кызы сөйләгәннәрдән.

Казан – Буа районы.

Кечкенә абый (әни кебек, мин дә аңа шулай эндәшә идем) 1961нче елның февраль кичендә Буадан Карлы авылына эштән кайтып барганда трактор арбасына бәрелеп, хастаханәгә эләкте. Ул ДТ-55 трактор арбасында колхоз комсомолларының Буага җыелышка барулары булган. Трактор кабинасында 4 кеше булып, тракторчы юлдагы кешеләргә игътибар итмәгән. Арбадагыларның кычкыруларын да ишетмәгән, туктамый китеп барган. Абыйның сидек куыгы ярылып, тәннәре тырналып, канап, башка кешеләр ярдәм иткәнче, озак вакыт юлда яткан. Операция ясауларының ярдәме булмады. Бер атна дигәндә, 42 яшендә җир куенына керде. Аны бәрдереп китүчеләрне җавапка тартучы булмады…

Расих ҖӘЛӘЛ

Комментарии