Минем әни

Без сугыш башланганда Мәскәүдә булганбыз. Әтием Фин сугышында да катнашкан. Бу юлы да 1941нче елның июнь аенда ук кабат сугышка китә. Шул китүдән «хәбәрсез югалды» дигән хаты гына килә. Без, эвакуацияләнеп, үз авылыбызга – Әтнә районы Олы Бәрәзә авылына кайтканбыз. Әнием шул көннән ачлы-туклы эшкә чыгып, бер көн дә калмый хезмәт итә. Малын да асрый. Аңа кышка азык әзерләү, уфалла арбасын тартулар, кул белән казып гектарлаган бәрәңге алулар – берсе дә калмый.

Әни кыш көннәрендә киез итек баса иде, шуның белән яшәдек. Кечкенә генә өй. Анда әби, әни, мин йоклыйбыз. Шунда зур гына мич тә бар. Сыер бозаулагач, бозау да, сарык бәрәннәре дә шунда. Бәрәннәр – сәке астында йоклый, без – сәкедә. Әни бик оста итеп чабата да үрә, башмак та ясый иде. Киез итек белән чабата өчен калыбына кадәр үзе ясады. Әле тегәргә дә, бәйләргә дә бик оста булды. Берүзе йорт салып чыкты. Әнә шулай бер рәхәт күрмичә, кадер күрмичә, 63 яшендә бакыйлыкка да китеп барды.

Тәскирә әбиегез,

Әтнә районы, Бәрәзә авылы

Комментарии