Аллага шөкер, бу көннәрне дә күрдек

 

Җиңүнең 77 еллыгын да күреп, шатланырга насыйп булды. Башлар күпне кичте: ачлыгын, ялангачлыгын, кимсетүләрен. 12-13 яшьләрдән үк колхоз эшенә катнашып үстек. Яшелчә бакчасында чүп утау, ындыр табагында икмәк көрәп тору авыл баласы өчен гадәти күренешләр иде. Үзебезнең шәхси хуҗалыкта да 25 сутый бәрәңге бакчасы. Әни белән апа бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләгәч, бәрәңге бакчасы тулаем бала-чага кулында иде. Ярый әле ул елларда колорадо коңгызы юк иде.

Инде үсеп тормыш коргач та, авыл җирлегендә үз эшең, өстәвенә капка саен чөгендер бүлеп бирәләр. Бер укытучы танышым: «Әллә бу капканы алдырып кына атыйм микән, чөгендер эшлисе булмас иде», – дип көлдергәне истә. Аны колхозчыларга 2-3 гектар итеп бүләләр, күрәмсең, бик күп итеп чәчелгәндер. Аннары төрле оешмада эшләүчеләргә 25-30 сутый итеп бүләләр. Чөгендер эшкәртү өчен үз эшеңне калдыру рөхсәт ителми. Атнага бер ял көнеңдә яки кич эштән кайткач эшкәртәсе иде аны. Сезонга өч кат йөреп чыгасың. Көз көне алу үзе бер мәшәкать. Йолкып алып, кисеп, күчкә өйгәннән соң, тапшыру өчен машина табу зур проблема. Аны авылдан 40-45 чакрымдагы Спиртзавод (Петровка 12) дигән авылга илтеп тапшырырга кирәк. Анда баргач, чират җитмичә, кунып та калгаларга туры килгәне бар. Урып-җыю барышын хәзер дә зур кызыксыну белән күзәтеп барам – безнең авыл, район ничәнче урында, гектарыннан күпме чыга?

1952нче еллар булып хәтердә калган. Әнкәйләр урактан кайткач: «Иртәгә Морбаш янындагы бодай басуына башак җыярга барыгыз. Мәрьям кызы белән бүген аны урып бетердек. Озак тормаслар, сөрергә трактор кертерләр», – диде. Муенга киндер букчалар асып, киттек иптәш кызым белән Морбаш ягына. Хәзер ул җирләрдә байларның коттеджларыннан торган бер поселок. Башак шактый калган, бераз өлешен комбайн урган булган. Бу бик ялыктыргыч эш. Август кояшы рәхимсез кыздыра. Гел аска карап йөргәч, башлар түнтәя, ачлы-туклы гәүдә ян-якка авыша. Бервакыт иптәш кызым кычкырып җибәрде: «Көшел!» «Моның да башы түнгән ахрысы», – дип, ул күрсәткән якка карадым. Чынлап та, бездән ерак та түгел көшел. Айнып киттек. Йөгердек көшелгә таба. Сап-сары гәрәбәдәй бодай көшеле! Башта туйганчы ашадык. Аннары көшел өстенә сузылып яттык. Бик бәхетле идек без бу минутларда. Инде букчага җыйган башакларны көшел кырыена бушатып, чиста бодай тутырдык.

Ә көшел бирегә кайдан килеп чыккан соң? Ындыр табагы Сарманның Аръяк дигән өлешендә, тау битендә. Машиналар ташып җиткезмәгәндә, ашлыкны атлар да ташыды. Күрәсең, ат та, машина да килеп җитмәгәч, эшен туктатмас өчен, бункеры тулган комбайнга шулай җиргә бушатырга рөхсәт булгандыр. Көн коры торганда җирдән дә төяргә була бит. Букчаларны тутырып, күтәреп карасак, бик авыр булып чыкты бит әле бу. Беразын кире бушаттык. Әле үзебезчә хәйлә дә корып алдык, имеш, башак бик тиз җыелгач, уып, букчаларга тутырганбыз. Балалык, наданлык инде. Комбайннан чыккан бодай белән, кулдан уган бер буламыни? Кулдан уганы чүпле, кабыклы була бит аның. Хуш, кайтырга чыктык. Бераз кайтабыз да, туктап ял итәбез. Бервакыт күзгә күренәме дип торабыз, җигүле тарантас килә. Бу айгырны колхоз рәисе генә җигеп йөри иде. Ул бездән бер йорт аша гына яшәүче Шаһи абзый. Килеп туктады тарантас безнең янга. Шаһисолтан абзый янәшәсендә авыл советы рәисе Гатуф абый. «Каян кайтасыз, нәрсә ул букчаларыгызда?» – дип сорый. Без алар килеп җиткәнче сүз берләшеп алган идек. «Менә Морбаштагы түтиләргә кунакка барган идек, күчтәнәч биреп җибәрделәр», – дибез, башларыбызны иеп. «Йә, ярар, барыгыз, кайтыгыз, энеләрегезне сөендерегез», – дип кузгалып киттеләр. Белделәр инде безнең букчада нәрсә икәнне. Шул көшелне барлап йөрүләре булгандыр. Өйгә кайткач, барысын да дөресен сөйләдек инде. Башта керосинка өстендә куырып алып, гаилә белән чәй эчтек. Калганын кул тегермәнендә тартып, ашка сипкәләү өчен тоттык. Куырган бодай, борчак хәзерге капка тутырып сатыла торган чипсыларны, кукурузларны орып бирә ул.

Ә Җиңү бәйрәмен Җәлилдә бик матур итеп оештырганнар иде. Нәвия Гатиятуллина бәйрәмне җиренә җиткереп, чын дикторларча алып барды. Митингтан соң зур концерт буласы иде, анысын карарга аяклар чыдамас дип, күргән кадәресенә риза булып, Аллаһка шөкер, бу көннәрне дә күрергә насыйп булды бит, дип, кайтып киттем.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

 

 

Комментарии