«Идел буенда ачлык котыра, ә Мәскәүдә кибетләр пирожный белән тулы»

«Идел буенда ачлык котыра, ә Мәскәүдә кибетләр пирожный белән тулы»

Тарих китаплары дөресен сөйләп бетерми икән, хакыйкать эзләп, үткәнне үз күзләре белән күргән, үзләре шул заманда яшәгән кешеләрнең истәлекләренә мөрәҗәгать итәсең. Менә 1921нче елгы ачлык турында да хатирәләр шактый сакланган.

Ачлык еллары турында язмалар сериясе әзерли башлагач, интернетта «Прожито» (prozһito.org) дигән проектка тап булдык. Төрле заманда яшәгән кешеләрнең көндәлекләрен, язмача истәлекләрен җыеп, шуларны цифрлаштыралар, ягъни электрон вариантка күчереп, һәркем укый алырлык рәвешкә китерәләр икән. «Безнең төп принцип: әһәмиятле булмаган көндәлекләр юк. Кулыбызга нәрсә килеп эләгә – барысы белән дә эшлибез, танылган кешенекеме-юкмы, укучыга кызык булачакмы-юкмы, дип аерып тормыйбыз», – дип язган проект авторлары үзләре белән таныштырган бүлектә.

Сайтта 1921нче елгы ачлык заманында яшәгән кешеләрнең истәлекләрен таптык, аларның берничәсен «Безнең гәҗит» укучылары белән дә уртаклашабыз.

Федор ПЕРМЯКОВ, Мәскәүдәге Орджоникидзе исемендәге инженерия-икътисад институтының физика кафедрасы мөдире, физика-математика фәннәре кандидаты:

«1921нче ел, 7нче август. Коммунизмның икътисади сәясәте (яки, коммунистлар үзләрен юатканча, «хәрби коммунизм чоры» икътисади сәясәте) – беренче чиратта тартып алырга, ләкин бернәрсә җитештермәүгә (Бухарин бәяләмәсе) корылган сәясәт – тупикка терәлде. Ил бөлде, сәнәгать юкка чыгарылды, Русия урта гасырлардагы кебек ачлыктан интегә. Казан губернасында бер өяздә «ашый торган» һәм хәтта «бик тәмле» балчык табылган. 80 чакрым радиуста халык агылып-агылып килгәнлектән, җирле хакимият, тәртип урнаштырырга теләп, бу балчыкны ордер буенча үлчәп кенә бирә башлаган. 2-3 пот он өчен бөтен булган нәрсәсен – савыт-сабадан алып, йортына кадәр сатып җибәрергә мәҗбүр булган ач Идел буе халкы, туып үскән җиреннән күченеп китәр алдыннан, соңгы «бәйрәм» ашы уздыра: боткага мышьяк болгаталар, шул рәвешле тормыш белән дә, революция һәм контрреволюция белән дә хушлашалар».

Александр ЖИРКЕВИЧ, шагыйрь, прозаик, публицист. Сембер шәһәре (Ульяновск):

«1921нче ел, 8нче февраль. Шунысы гаҗәп: бөтен кеше якынлашып килүче ачлык турында ниндидер гайбәт, имеш-мимеш рәвешендә генә сөйли. Ә менә мин кичә Идел буена якынлашып килүче зур бәлане – кире кагып булмый торган дәлилне кулыма тотып карадым. Коммунист-большевик Сергей янына кызылармияче дусты килгән иде. Аларны, махсус отряд төзеп, 35 чакрымдагы бер авылга крестьяннардан икмәк тартып алу өчен җибәргән булганнар. Отряд авылда берничә көн яшәгән һәм халыкта он запасы булмавына, ул гына да түгел, кешеләрнең кара балчыкка тиң, алабута орлыгы катыш нәрсәдер ашавына үз күзләре белән күреп инанган. Бу коточкыч суррогатның бер телемен Сембергә большевикларга күрсәтергә алып кайткан, янәсе ни өчен икмәк җыеп алып кайта алмавын шул рәвешле исбатлый. Җитәкчелек аңа ышанмаган, димәк, начар эзләгәнсең, крестьяннар сине алдаган, дигән. Ә ул егет андагы крестьян балаларына карагач күзләр яшьләнә дип сөйләде.

10нчы июль. Сембер буйлап санитар арбалар йөри, урамда тегендә-монда аунап яткан кешеләрне җыялар. Аларның барысын бер урынга туплыйлар, анда холералылар да эләгә. Госпитальдә карарлар әле, диләр.

1922нче ел, 3нче гыйнвар. Газеталарны укысаң, акыл томалана һәм Аллаһның барлыгына ышаныч кими. Кичә бер йортта «Известия»нең 24нче декабрьдә чыккан санындагы хәбәрне кычкырып укыдылар. Ул башка хәбәрләрдән ваграк шрифт белән басылган. Аны беренче биттә «иптәш Ленин»ның Русиянең ничек шәп яшәве турында зур шрифт белән басылган чыгышы белән чагыштырсаң, бу коточкыч хәлләр аерым бер куркыныч төсмер ала. Сүз уңаеннан гына әйтеп кителгән ул хәбәрдә ачлыктан акылларын җуйган кешеләрнең балчык, агач кайрысы ашавы, авылларның үлүе турында язылган. Бу хәлләр дәвам итсә, язга халыкның 5 проценты да калмаячак. Олылар үлем белән килешкән кебек. Ә балалар тормышка үҗәтләнеп ябыша. Үлгән аналарын кочаклап утыралар. Кешеләр көпә-көндез талыйлар, үтерәләр – барысы да ризык өчен. Эт, мәче, күсе, тычкан, йомран, бакаларны, чумадан үлгән терлекне ашыйлар…

24нче апрель. Ачлыкның соңгы чигенә җиткәннәр, кулларына икмәк эләксә дә, аны йотып җибәрә алмаслык хәлгә киләләр. Кичә Гаевскийларда бер очракны сөйләделәр, бу – факт. Берсендә аларга урта яшьләрдәге берәү кунарга керергә сораган. Керткәннәр. Өч көннән тагын килгән бу, бу юлы ни сәбәпледер кертмәгәннәр. Шуннан ул икенче катта буш торучы фатирга кереп кунган, иртән аны үле килеш тапканнар, янында икмәк телеме булган, хәлсезлектән аны да ашый алмаган. Мәетне алып китсеннән дип, милициягә әйткәннәр. Бу безнең эш түгел, дигәннәр. Урамга ташларга кушканнар. Болар шулай эшләгән, мәет көн дәвамында урамда яткан. Сәламәтлек саклау бүлегендә дә «бу безнең эш түгел» дигәннәр. Кичкә таба гына «мәет җыючы отряд» килеп алып киткән, бүген шәһәрдән 180 мәет тупладык инде, дигәннәр…»

Кира АЛЛЕНДОРФ, хосусый хатын-кызлар гимназиясендә укучы:

«1922нче ел, 7нче апрель. Идел буенда коточкыч ачлык. Кешеләр ачлыктан да, төрле авырулардан да кырыла. Ә бит Мәскәүдә кибетләр пирожныйлар, кәнфитләр һәм кешеләр белән тулып тора! Ачлыкка каршы көрәшү ниятеннән, безнең хөкүмәт чиркәү милкен кулланырга булды. Шушы көннәрдә бу план үтәлде. Бөтен чиркәүләр таланган хәлдә торып калды, кыйммәтле бөтен нәрсәне алып чыгып киттеләр! Бу байлык ачлыктан интегүчеләргә барып җитсә ярый да бит, ләкин һаман да шул булочный, кондитер кибетләре, кабаре һәм башкаларга тотылмагае».

Елизавета КЛАДИЩЕВА, мәктәптән тыш белем бирү курсы мөгаллимәсе:

1922нче ел, 7нче май. Кешеләр кеше ашаучыга әйләнде, һәм бу инде ул кадәр гаҗәпләндерми дә. Кыш башында газеталар кеше ашау фактлары турында яза башлагач, кот очкан иде. Ләкин, үземнән әйтәм, бу хәлләр мине илдә барган террор чараларына караганда азрак борчый. Шушы көннәрдә Оренбург губернасының Троицк шәһәреннән музыка укытучысы килде. Баламны беркайчан да үзен генә урамга чыгармыйм, ашарлар дип куркам, дип сөйли. Анда гел балалар югала икән. Бер малай югалган, эзләгәннәр һәм… аны кемдер ашаганын ачыклаганнар. Милициягә хәбәр иткәч, бер өйдә аш тапканнар, ә анда… теге малайның бармаклары. Үзе кебек үк малай-шалай башына җиткән икән. Аларны кулга алганнар, ләкин балигъ булмау сәбәпле, иреккә чыгарганнар…»

ТАТАРЛАР НӘРСӘ СӨЙЛИ?

Урыс телле проект булгач, көндәлекләрен урыс телендә алып барган кешеләрнең истәлекләрен генә укый алабыз. Татарлар ул вакытта гарәп әлифбасында язган, шуңа күрә, ниндидер язма чыганаклар булса да, ни кызганыч, күбесе өйрәнелми, укылмый ята торгандыр.

Эзләнә торгач, Илдус Фазлетдинов тарафыннан төзелгән «Башкортстан татарлары фольклоры. Риваятьләр, легендалар, мифологик хикәятләр, сөйләкләр» (Уфа: Китап, 2018) дигән китапка тап булдык. Анда ачлык фаҗигасенә дә урын бирелгән. Китап исеменнән аңлашылганча, болар – факт буларак расланмаган очраклар, шулай да шул заманның тере шаһитләре сөйләгәннән язып алынган.

«Ачлык елны бер кеше сарык урлаган. Белеп калып, аны тотканнар. Бөтен авыл җыелып, бу кешене кирпеч белән тукмый башлаганнар. Шулчак Шавытдин исемле берәү: «И, алай сугалармыни аны?! Менә ничек сугарга кирәк! » – дип, сарык бурының йөрәк турына кирпеч белән бәргән. Теге кеше үлгән.

Икенче көнне Шавытдин үзе күршеләреннән бер капчык тары урлаган һәм өйалды астына күмеп куйган. Капчыгы тишек булганга күрә, аның тарысы коелып барган. Икенче көнне шул эздән барып, бурны тапканнар һәм, үзе өйрәткәнчә, кирпеч белән йөрәгенә сугып үтергәннәр.

Шәмсеямал исемле бер хатын каз урлаган. Моны кешеләр белеп алгач, аны атка тагып, аркасына казан асып, итәгенә себеркеләр бәйләп, урам буйлап йөрткәннәр. Ләкин бик интектерсәләр дә, Шәмсеямал исән калган» (1998нче елда Шаран районы, Дүрмән авылында 1915нче елгы Рәкыя Гарифуллинадан БДУ студенты Миләүшә Шәяхмәтова язып алган).

«Ачлык ел җитте. Кешеләр ашарга яраклы үләннәрне ашап бетерделәр, бер нәрсә калмады. Күршеләр этебезне суеп ашадылар. Хәер сораучылар күбәйде, алар әйберләрне дә урлый иде. Бер унике яшьлек кызны караклыгы өчен, әрәмәгә алып барып, тереләй күмделәр. Ул бер кадак май һәм бер бидрә бәрәңге урлаган иде. Көндез хәер сорашып йөрде, бу кешеләрдә бәрәңге барын шунда күргәндер инде.

Ул кыз үзенә кабер казылганда утырып көтеп торды. Без, бер көтү бала-чага, карарга бардык, ләкин кабер казылып бетү белән, безне куып җибәрделәр. Шулай итеп, елый-елый авылга йөгердек. Теге кыз әле дә күз алдымда тора. Сәдәфләре тезелеп торган ак күлмәк кигән матур бала иде ул.

Ачлык елларында бурларны тереләй күмү еш очрый иде. Ямады авылында бер гаиләне, сарык урлауда гаепләп, тереләй күмделәр. Йорт хуҗасын, хатынын, улын һәм ике балалы киленне – берсен дә жәлләмәделәр. Бер баласы – имчәк сабые гына иде әле» (1998нче елда Шаран районы, Дүрмән авылында 1911нче елгы Мәгъния Нафиковадан БДУ студенты Айгөл Кашапова язып алган).

Истәлекләрдә «чиркәүнең бөтен байлыгын талап алдылар» дигән сүз бар. 1921нче елда Мәскәүдә патриарх Тихон, ачлыктан тилмерүчеләргә ярдәм итәргә чакырып, мөрәҗәгать белән чыга, гыйбадәт кылу өчен кулланылмаган байлыкларны ачларга ярдәмгә тотарга, ди. Ләкин Троцкий, Зиновьев, Ярославский, Бухарин һәм башкалар моңа каршы төшәләр, Юстиция Халык Комиссариатының 1918нче елда гыйбадәт йортларына хәйрия эшендә катнашуны тыйган инструкциясен искә төшерәләр. Ә менә Аллаһ йортларының байлыгын конфискацияләү идеясе ешрак яңгырый башлый. 1922нче елның 6нчы гыйнварында «Известия»дә Үзәк Комитетның чиркәү, синагога һәм мәчетләрдән бөтен кыйммәтле әйберләрне тартып алырга дигән декреты басыла. Бу кампаниянең максаты ачларны коткару гына булмый. Ленин төп максатны болай аңлата: «Нәкъ менә хәзер, ач төбәкләрдә кеше кешене ашаганда, юлларда меңләгән мәет аунап ятканда, без гыйбадәт йортларының байлыгын рәхимсез көч белән тартып ала алабыз (алырга тиеш тә). Үзебезгә берничә йөз миллион алтын рубльле фонд булдыра алабыз… Нәкъ менә хәзер дин әһелләренә карата карарлы һәм рәхимсез көрәш игълан итәргә һәм баш күтәрүләрен алар бу хакта дистә еллар дәвамында онытмаслык итеп мәрхәмәтсез рәвештә бастырырга тиешбез». Бурыч төгәлрәк итеп тә куела: «Бу сәбәптән реакция күрсәтүче күпме дин әһелен һәм буржуазия вәкилен ата алсак, шул кадәр яхшырак». Гыйбадәт йортларына каршы кампания хәрби операцияләрдән әллә ни аерылмый: культ предметлары тартып алына, храмнар һәм мәчетләр җимерелә, дин әһелләре атып үтерелә. Ә конфискацияләнгән байлыкның күпчелек өлеше партия мәнфәгатьләренә һәм чит ил компартияләренә ярдәмгә, ягъни «бөтендөнья революциясен якынайту»га тотыла. 1922нче елда бу максаттан чит илләргә 19 миллионнан күбрәк алтын рубль чыгарылган.

(Тарих фәннәре кандидаты Ольга МАЛЫШЕВАның «Казанские истории»да басылган язмасыннан)

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии