- 31.05.2019
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2019, №21 (29 май)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Ел саен Рамазан аеның һәр көнендә Казанның «Ярдәм» мәчете ифтарлар оештыра. Бу чарага әзерләнү Яңа елдан соң ук башлана. Өстәлләрне елдагыча мул әзерлиләр: беренче, икенче ашлар, җиләк-җимешләр, яшелчәләр. Чәй тәм-томнары… Әле кайберәүләр көн саен ашаганда да шул кадәр җитеш өстәл артында утырмыйдыр. Шуңа күрә мондагы ифтар табынына ураза тотучылар гына түгел, мохтаҗлар да җыела. Табыннар көн саен 1200 кешегә дип әзерләнә. Бер кеше өчен 220 сум акча тотыла.
80 ЯШЬЛЕК ВОЛОНТЕР ДА БАР
Мәчетнең бер ифтарына без дә бардык. Фондның эшчәнлеге белән таныштык, халык белән аралаштык. «Ярдәм» фондының матбугат хезмәткәре Римма Гатина әйтүенчә, ифтарга ешрак таныш йөзләр килә.
– Алар ел да килүчеләр. Без аларның кайберләрен таный ук башладык инде. Араларында бик мохтаҗлары бар. Аларга калган ашларны, пылауларны, компотларны биреп җибәрәбез. Үзләре белән савытлар алып киләләр. Сөенеп, рәхмәт әйтеп китәләр. Мәсәлән, быел игътибарымны әниле-уллы бер гаилә җәлеп итте. Аларның психик яктан бераз тайпылышлары барлыгы сизелә. Әнисе малаен бик ярата, мәхәббәте дә күренә баласына карата, ләкин шул ук вакытта, мәсәлән, компотны өйгә алып кайту өчен банкага тутырганда улы ялгыш кына түгә икән, әнисе бик ачулана. Моннан бу кешеләрнең ничек ризык кадерен белүе күренеп тора. Андый мохтаҗлар шактый килә. Һава торышы бераз суыну сәбәпле бераз килүчеләр саны кимеде, әмма җылырак көннәрдә мәчет кырые шыгрым тула, халык мыжлап тора, – дип сөйли ул.
Заманында мондый ифтарны әле дини йорт «Сөләйман» мәчете буларак эшләгәндә үк уздыра башлаганнар. Ул вакытта нибары 15 кеше генә килә торган булган. Хәзер масштаблары зурайган. 1200 кешегә табын әзерләүне мәчет персоналлары гына башкарып чыгарлык булмавы аңлашыладыр. Шуңа күрә бу изге эшкә волонтерларны җәлеп итәләр. Ә чын күңелдән ярдәм итәргә теләүчеләр аз түгел икән.
– Волонтерлар бик күп килә. Бер апа Апас районыннан ук килгән. Махсус монда ярдәмләшү өчен эш урыныннан отпуск алган. Монда туганнарында яшәп тора икән. Сөйләгәндә елап җибәрә язды: «Минем авыз ачарга килгәннәр өчен табын корырга ярдәм итәсем килә», – ди. Кешеләр шундый изге эш булуын аңлый моның. Ике апабыз бар: берсенә 80 яшь тула тиздән. Алар өстәл бизәү эшләре белән шөгыльләнә – яшелчәләр тезәләр, кыяр-помидорларны матурлап куялар, – дип сөйли Римма Гатина.
80 яшьлек Зильда ханым Савченко белән үзем дә сөйләштем.
– Мин үзем мөселман кешесе, ирем украиналы иде. 40 ел Одесса шәһәрендә яшәдем. Ирем дә, кызым да ике ел элек сугышлар барганда үлде һәм анда беркемем дә калмады. Үзем Казан кызы, шуңа монда кайтырга булдым. Мәчеткә ифтар өчен табын корышырга ярдәм итәргә дип 65 яшьлек дус кызым белән киләбез. Сәхәр өчен дә, авыз ачар алдыннан да табын әзерләргә булышам. Уразаны үзем дә тотар идем, тик булмый – йөрәк буенча инвалидмын. Мин Украинада торганда бу ифтарларның ни икәнен белми идем. Монда кайткач, былтыр дусларым ифтарга чакырды, аның ни булуын аңлаттылар. Быел бу ифтарны көтеп алдым, шуның кадәр киләсем килде. Күпме көчем бар, аның барысын да Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен кулланырга булдым, – дип аңлата ул.
КҮРМӘҮЧЕЛӘР ДӘ УРАЗА ТОТА
Рамазан ае «Ярдәм» фонды хезмәткәрләре өчен ифтарлар белән генә түгел, күрмәүчеләр курслары белән дә үрелеп уза. Узган ел шушы эш өчен 10 миллион сум күләмендә грант откан булганнар. Президент гранты 45 кеше өчен генә каралган булса да, «Без бит ел да монда килә идек, быел да алыгыз инде зинһар», – дип сорагач, өстәмә рәвештә тагын 13 кешене алганнар. Күзләре күрмәүче 58 кеше бүгенге көндә мәчет территориясендә тернәкләндерү дә уза әле.
– Монда ни өчен киләләр – аларга бергә ураза тотарга җиңелрәк. Чөнки алар өйдә берүзләре генә. Ашарга пешерергә дә, намаз укырга да җайсызрак. Ә монда сәхәр ашыйлар, аннан соң кереп намаз укыйлар, ятып йоклыйлар, өйләгә кадәр торалар, аннан соң дәресләре башлана. Дәресләре беткәч, авыз ачарга чыгалар да, ифтар, тәрәвих – барысы китә бергә… Шуңа күрә дә бер килгән кешенең киләсе килә, санаторий кебек тә бу аларга – үзләре кебекләр белән аралашалар да, бер фикердә булгач, аларга җиңелрәк монда торырга. Шуңа күрә дә бу аларның бик көтеп ала торган чаралары, – дип аңлата Римма Гатина әлеге уңайдан.
Күрмәүчеләр арасында төрлеләре бар. Әле дога да белмәгәннәре, әйтик. Шул ук вакытта, гарәп брайлен шома үзләштергәннәре дә.
– Балтачтан бер абый килде быел безгә. Юл һәлакәтенә очраганнан соң, күрми башлаган. 34 ел буе шулай яши. Быел менә беренче тапкыр намазга басып, Коръән укырга өйрәнә. Аңа укытучыларыбыз әйтеп торып, кыска-кыска сүрәләрне ятлаттыралар. Кемгәдер рус брайлен кемгәдер гарәпнекен өйрәтәләр, – ди Римма Гатина.
«Ярдәм» фондының күрмәүчеләр курсына килгәннән соң, тормышлары тамырдан үзгәргән кешеләр бар. Мәсәлән, хәзерге вакытта Белгород шәһәрендә яшәүче Илфат абый Гыйниятуллин – шундыйларның берсе. Монда беренче мәртәбә 2013нче елда килгән булган ул. Үзе күзләре буенча тумыштан икенче төркем инвалид. Тәтеш районындагы физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен интернатта яшәгән.
– Күзләрем, начар булса да, күрә иде минем. Тик адәм баласына гел нидер җитми бит. Мин дә, яхшырак күрсеннәр дип, 7 мәртәбә операция ясаттым. Башта яхшырган кебек иде. Һаман җитмәде. Соңгысында уңышсыз килеп чыкты – күз нервымны кысканнар да, ул үлде. 2012нче елда шул рәвешле бөтенләй сукырайтып куйдылар. Хәзер әз генә яктылык күрә бер күз, башкача күрмим, – дип сөйли ул үзе турында.
Тәтеш интернатында яшәгән вакытта бер танышы шалтыратып, Казандагы «Ярдәм» мәчете территориясендә күрмәүчеләр өчен тернәкләндерү курслары барлыгын сөйли. Тик Илфат абый куркып кала. Бик барасы килә дә бит, тик тәмәке тарта шул…
– Дустым: «Тәмәкене ташлап та була аны», – диде. Чынлап та, мәчеткә барып эләгү теләге шулкадәр көчле иде ки, бер көн эчендә ташладым тәмәкене. Монда килдем, бер нәрсә белмим, намазны да белмим, басып торасың җүләр кеше шикелле. Бер ай эчендә миңа әкренләп 7 сүрә өйрәттеләр, намазга да бастым бер ай эчендә. Компьютерны да азрак үзләштердем. Аннан соң компьютерны алга таба да өйрәнергә Железногорскига киттем. Анда 2,5 ай укып, профессия алып кайттым. Әле һөнәр үзләштереп кенә калмадым, шунда килгән бер ханым белән таныштым, өйләнештек. Хәзер Белгородта фатир алып, матур гына яшәп ятабыз. Хатыным рус иде, тик ул да Исламга килде, минем мәчеткә тернәкләндерү үзәгенә барачагымны белеп тә бик сөенде. «Ярдәм»гә килеп эләккәннән соң, тормышым төбе-тамыры белән үзгәрде минем. Элек тәмәке тартып, аракы эчеп, ашарга биргәннәрен көтеп ята идем. Ә хәзер бәхет өчен кирәк булган бөтен әйберем дә бар. Хәтта шушы мәчет ярдәме белән хаҗга ук бардым мин! Бу тернәкләндерү үзәге күрмәүчеләр өчен чын-чынлап зур ярдәм! Рәхмәт моны оештыручыларга! – дип дулкынланып сөйләде әңгәмәдәшем.
75 яшьлек Сания апа Блинова да шундый ук хисләр белән яши. «Мин бу мәчетне бик яратам. Шактый сүрәләр, аятьләр өйрәндем монда. Ураза вакытында монда килүем дә юктан булмады. Бергә-бергә җиңелрәк бит», – дип сөйли ул. Сания апаның күзләре моннан 10 ел элек күрми башлаган.
– 3 ай эчендә сукырайдым мин. Ә барысы да яңа күзлек алу өчен дип баргач башланды. Табиб – яшь кенә бер кыз иде. Бүген булмаса, иртәгә декретка китәчәге күренеп тора – көмәне шактый зур. Кәефсез чагы иде, күрәсең. Мин килеп тә кердем, кычкыра да башлады. «Нинди яңа күзлек ди сиңа! Глаукома синдә!» – ди. Дарулар язып бирде. Ул даруларны салганнан соң сукырайдым да инде. Соңыннан башка табибларга баргач кына белдем – миндә бернинди глаукома да булмаган… Судка бир – җиңәчәксең, диделәр. Алай итеп тормадым. Яңа гына бала тапкан яшь табибка проблема ясап ни үзгәрә соң? Буласы булган инде, – ди ул.
«Ярдәм» фондының мохтаҗларга, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә күрсәткән ярдәме бик зур. Моны шушында тернәкләндерү курсы үтүчеләр дә, авыз ачу өчен дип бер мәртәбә генә килеп киткәннәр дә яхшы аңлый. Ифтар вакытында ук, кешеләргә булган яхшы мөгаләмәләре күренеп тора. Ризыклар җылы, тәмле, сыйфатлы. Әле озак еллар халыкны сөендереп эшләргә язсын аларга! Кылган изгелекләре меңе белән әйләнеп кайтсын.
Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии