- 31.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №21 (28 май)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Минем буын, ягъни Советлар Союзында туып, тәрбияләнеп үскән буын, бу алагаем зур империянең уңай һәм тискәре якларын үзебезнең йөрәгебез, күңелебез аша да һәм хәтта җилкә тамырыбыз, кулларыбыз аша үткәреп күргән кешеләр. Без аның кешене чын кол итеп изүен дә, шул ук вакытта аның зур уңыш-казанышларын да күрдек. Әле аларны тормышка ашыруда да актив катнашкан буын без. Ул мәңге шулай торыр кебек иде, тик объектив һәм субъектив сәбәпләр аркасында таралды, юкка чыкты.
Минем максатым анализ ясау, СССР яхшы иде яки начар иде, дип исбат итү түгел. Тик кайбер уңай якларын хәзерге Русия белән чагыштырып күрсәтү генә. Күп әйбергә тукталып тормыйм, бер генә мисалда кайбер аермаларны күрсәтәм. Сүз спорт турында, Русиядә үткәрелгән Сочи олимпиадасы турында бара. Ул тәмамланды һәм шәхсән минем, шулай ук, белгәнемчә, күпчелек кешенең күңелендә ниндидер бер канәгатьсезлек юшкыны утырып калды.
Өстә әйткәнемчә, СССР чорында без совет спортчыларының күпчелек спорт төрләрендә беренче урында булуларына шулкадәр күнеккән идек, һәрвакыт шулай булачагына бернинди шик тә юк иде сыман. Һәм үз нәүбәтләрендә, совет спортчылары илнең данын күтәрделәр, авторитетын югары тоттылар. Алар акча, байлык артыннан кумады. Фидакарьлек, тырышлык күрсәтеп, үзләре өчен түгел, ә илнең даны-шөһрәте өчен көрәштеләр. Аларга шул мизгелләрдән башка әллә ни әйбер бирмәделәр, хәзерге кебек 4әр миллион турында ул вакытта бер сүз булмады. Бирмәсеннәр дию түгел, бирсеннәр ул миллионнарны, кеше шуның өчен көч түгеп, җан-фәрманга ярышып, тырышып алган ул медальләрне.
Монда эш бөтенләй башкада. Мәсьәлә шунда: шулкадәр акча түгү, Русиянең авыр бер вакытында олимпиадалар үткәрү, бөтен дөньяда кризис артыннан кризис кабатланып торган чакта, шулкадәр күп акча сарыф итү кирәк булдымы икән? Икътисадчылар – бик төгәл белгечләр, алар Казан Универсиадасы белән Сочи олимпиадасына киткән акча Русиядәге һәр гаиләне фатирлы итәргә җитә, дип санап чыгарган инде. Ә бит бер бүлмәле фатирны ипотекага алсаң, 15-20 ел түләү дәверендә, кесәңнән 5-6 млн сум чыгарып салырга кирәк. Димәк, Русия бу ике Уенны үткәрмәгән булса, фатир мәсьәләсе тулысынча чишелгән булыр иде. Һәр гаилә кимендә 5-6 млн акчасын экономияләп, тормышын яхшырткан булыр иде һәм акыртып талаучы ипотекаларның кирәге калмас иде. Юк шул, бу Русиядә була торган хәл түгел. Русиядә кеше турында уйлау, кайгырту җитми, соңгы тиенен талау гына бар. Монда максат – ничек тә Русиянең халыкара абруен күтәрү, мактану, шапырыну. Мактануга, шапырынуга килгәндә, әллә ни мактанырлык булмады бит олимпиада. Җиңүен җиңде Русия командасы, тик нәрсә исәбенә, ничек итеп җиңде? Бик үк гадел, чиста, матур итеп җиңә алмады. Дөресрәге, хәрамләшеп, алдашып, ялганлап җиңде. Янә Русия сәясәтчесе Черномырдин искә төшә. «Яхшырак булуын телибез, ә һәрвакыттагыча килеп чыга», – дигән иде ул. Бу олимпиада да шулай булды. Арифметика монда бик гади, Русия командасы 13 алтын медаль алды дип мактаналар. Гадел итеп санасаң, 9 гына алтын медаль килеп чыга. Ничек ул алай дисезме? Чөнки 4 алтын медаль Русиянеке түгел, алар – уртак җиңү медальләре. Алар – Русия, Америка, Көньяк Корея медальләре. 4 алтын медальне Русиягә легионерлар, чит ил спортчылары алып бирде. 2 алтын медальне тимераякчы, Көньяк Корея спортчысы Виктор Ан яулады. Аны әтисе: «Ни өчен Корея байрагын тотып чапмадың», – дип ачуланды. 2 алтын медальне сноубордчы америкалы Виктор Уайлд яулады. Шулай итеп, Русия командасы 9 алтын медаль алып, 4-5нче урында калган булыр иде, ә бит бу чеп-чи ялганга нигезләнгән, күз буяу, алдашу, хәрамләшү. Бер генә журналист та, бер генә спорт түрәсе дә моны танымады. Шау-гөр килеп тантана иттеләр, бернинди оялу, гарьләнү, хурлану булмады. Киресенчә, йөзләгән миллиардлар урланганга сөенеп, шатланып, кул чабып, тантана итү барды. Шулай да, кешеләрнең күбесе, һәрхәлдә, минем белән аралашканнарның фикере икенче булды. 4 кешедән өчесенең бу олимпиадага карата битараф икәнен белдем. Караганнары да шатланып сөйләмәде, кулын селтәп, җиңелсәләр яхшырак, дигәннәре дә очрады. Совет вакытында мондый хәлнең булуын мин хәтерләмим, халык бердәм булып җиңүне тели иде.
Комментатор Д. Губерниев буыла-буыла кычкырып мактаса да, аның шапырынуы Русия халкында патриотизмны әллә ни арттырмады, киресенчә, хурлану хисе арта гына төшкәндер. Чөнки теләгәнеңне чынбарлык итеп күпме күрсәтсәң дә, дөреслек өскә чыга. Халык ак белән караны аера, ялганны сизеп ала, аны юләргә санасалар да.
Русиянең хәзерге халәте, бигрәк тә олимпиадалар үткәрү вакыты, борынгы Рим империясенең җимерелү чорын хәтерләтә. Андагы халык, гавам булып, стадионнарда, урамнарда ипи һәм тамаша! (хлеб и зрелище!) дип, төрле тамашалар, гладиаторлар сугышын, колларның арысланнар тарафыннан ботарлап үтерелүләрен, башка куркыныч тамашалар караганнар. Әле «Пир во время чумы», ягъни, үзебезчә әйткәндә, «Ваба вакытында мәҗлес»не хәтерләтә бу олимпиадалар дисәң дә, ялгыш булмастыр кебек.
Хәзер Русиядә халык олимпиадага кадәр һәм олимпиададан соң дигән бер сәер хәл кичерә. Халык, бәяләрне бик югары күтәрерләр, азык-төлек кыйммәтләнер, торак-коммуналь хуҗалыгына түләүләр артыр, инфляция югары үрмәләр, гомумән, яшәү авыраер, дип куркып яши. Алла сакласын, әле дефолт, рубль бәясе нык төшәр, дип тә пошаманда яшиләр.
Олимпиада үтте. Йөзләгән миллиардлар сарыф ителде. Урланган акчаларны салым инспекциясе, халык җилкәсенә салып, кире кайтарыр анысы. Тик әле ул зур мәйданнарны, стадионнарны, боз сарайларын, башка спорт биналарын киләчәктә төзек итеп, тәртиптә тотарга да кирәк бит. Аларның шактый өлеше буш калып, анда җилләр исеп торачак. Хәер, Русиядә ул шомлы җилләр бик еш шул һәм кайчан да булса аларның туктавына әллә ни өмет юк.
Рәис ЯКУПОВ.
Чаллы шәһәре.
Җиңелүгә тиң җиңү,
Комментарии