- 31.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №21 (28 май)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Күптән түгел генә безнең авылга концерт килде. Бер ханым Муса Җәлилнең «Вәхшәт» шигырен укыды. Шул шигырьне укыганда, үткәннәрем күз алдымнан үтте. Ни дисәң дә, мин дә бит шундый дәһшәтле елларда, шундый вәхшиләр хакында ишетеп, күреп үстем.
…Сугыш башланып, берничә көн үтүгә, фронтка китүчеләрне озаткан арбаларга утырып, авылыбызга эвакуацияләнгән хатын-кызлар һәм балалар кайта башлады. Алар арасында, апалы-сеңелле Иоха һәм Соня Ратниковалар да бар иде. Фашистлар аларның әти-әнисен тереләй чокырга күмгән. Балалар, балчык астындагы әти-әниләренең селкенүен күрмәс өчен читкә киткән, бу аларны коткарып калган да.
Безнең авылга килеп, озак та тормады, Иоха апа сугыштан яраланып кайткан Шәрипов Шакир абыйга кияүгә дә чыгып куйды. Бик тиз татарча сөйләшергә өйрәнде, авылның бөтен гореф-гадәтләрен үзенеке кебек кабул итте. Бу яһүд кызын авыл халкы үз итте генә түгел, ә бик яратты. Алар Шакир абый белән дүрт бала тәрбияләп үстерде, барысына да татар исемнәре куштылар. Тик Иоха апаның, әти-әнисен искә алганда, күзләре гел яшь белән тула, тавышы калтырана иде. Бәлки, шул мәхшәр күз алдына килә торган булгандыр. Ул фашистлардан берни дә калмады шул. Хатын-кызларны, балаларны сарайларга кертеп, ут төртеп яндыру, асу-кисү, штыкка кадап, һавага чөю дисеңме… Меңәрләгән, миллионлаган кешене җәзалады ул кансызлар.
Миңа оккупацион гаскәр составында, Австриядә хәрби хезмәт үтәргә туры килде. 1955нче елның 5нче маенда, союздаш илләр килешүе буенча, Венадагы 4 илнең әләме төшерелде. Шунда гади немец һәм фашист-немецның аермасын яхшы күрдек. Безнең бер хәрбинең корсагын ярып, эченә яшел виноград тутырганнар иде. Имеш, бурлыкта тотканнар. Ә өлгермәгән виноградны ашау түгел, ашамас өчен әллә ниләр бирерсең. Бу фашистлар эше иде. Безгә эшләгән этлекләре ул гына түгел иде, әлбәттә.
Фашистлар бүген дә бар. Кызганыч, татар милләте арасында да андыйлар очрап тора. Казан полициясендә кешене җәзалап үтерүчеләр фашистлардан кимме? Муса Җәлилне, фашистларга сатылмыйча, башын кистерүдә гаепләп язучы, сөйләүчеләр дә шул ук татар әдипләре, татар язучылары һәм журналистлары. Әгәр Муса Җәлил үзе бу хәлләрне күреп-белсә:
Һич сатылмас идем, ассалар да
Күккә ашкан хәтәр каенга.
Язган шигырьләрем нәфрәт булсын
Шулай язган татар халкыма, – дип язар иде, мөгаен.
Фашистлык ул – безнең гасыр үләте. Фашистлар бер генә дәүләтнең дә хакимиятенә килмәсен, җир йөзендә бер генә кеше дә андый вәхшәтне күрмәсен иде.
Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН.
Тукай районы, Иске Абдул авылы.
Мин күргән дәһшәт,

Комментарии