- 31.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №21 (28 май)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Мин Лениногорск районы, Зәй-Каратай авылында туып үстем. Сугыш башланганда, миңа яшь ярым булган. Безнең авыл Зәй елгасы башланган урында урнашкан, горур таулары, салкын чишмәләре, катнаш урманнары, уңган-булган халкы белән горурланырлык. Сугыш вакытында «миллионер» исеме алган колхоз ул.
Мин бик авыр тормышта яшәдем. Әти юк, әнинең аяклары авырта иде. Бер апам һәм бер абыем үлгәннәр. Мин дә артык кашык идем. Бөтен авырлык 1932нче елгы абыемның җилкәсенә төшкән. Кечкенәдән укуны яраттым, хыялым укытучы булу иде. Мәктәп бездән 3 километр ераклыкта. Беренче елны укырга бара алмадым. Туган тиешле абый белән җиңги икенче елны сугыштан кайтып (укытучылар иде), мине дә мәктәпкә алып бардылар. 1-7нче сыйныфларны бетерергә мәктәп ярдәм итте. 8нче сыйныфны үз тырышлыгым белән тәмамладым. Җәй буе урман җиләге (стаканы 5 тиен иде), кузгалак, ачы какы сатып, форма һәм китаплар алдым. Китапларны күтәреп, урам буйлап шатлыгымнан елап кайттым. Кешеләр: «Ник елыйсың, әллә әниең үлдеме?» – дип сорыйлар. Мин: «Юк, минем укыйсым килә», – дим. Әле бит мәктәпкә 150 сум түлисе бар, ул акчаны каян алырга? Бераздан анысын да җайладык. Бу – минем беренче тиеннәрем, беренче шатлыгым иде. 10нчы сыйныфны тәмамлагач, документларымны Казанга физматка җибәрдем. Колхоз мине җибәрмәде, чакыру кәгазен яшереп куйганнар.
1957-1958нче еллар. Абый авылдагы өйне сатты, мин, 18 яшьлек саф кыз, урамда калдым. Бер елдан соң ПТУга укырга кереп, СМУда штукатур-маляр булып эшли башладым. Яшьтән үк рәхәт күрмәгән кызга салкын тиз тиде, бөерләрем белән бик озак хастаханәдә яткач, укуымны дәвам иттем. СМУ-61дә беренче эш хакым 12 сум 50 тиен иде. Акчаны кулга алу белән, 2 кг макарон алып пешереп, туйганчы ашадым. Шатлыктан елап җибәргәнемне сизми дә калганмын. Аннары Төмәнгә мастер-нормировщик итеп җибәрделәр. Көндез эшләп, кич укыдым. Анда 17 ел эшләдем.
1964нче елдан башлап, мин инде бәхетсез түгел идем, тик саулыгым гына беткән иде. Инвалидлыкка чыгаргач, 1980нче елда Әлмәткә кайттым. Әни: «Миңа торырга урын юк», – дип, хат язды. 5 елдан соң 16 яшендә малаем бер алкаш хатын алып кайтты, алардан котылыр өчен, фатирымны алыштырып, Лениногорскига кайттык. Мин башта әнидән, аннары төрек мулласыннан дин сабаклары алып, үзлегемнән дә укып, 13 ел мәчет-мәдрәсәләрдә укыттым. Теләгем укытучы булу иде бит, Аллаһка шөкер, максатыма ирештем.
Кайнар сәлам белән, Зәмзәмия апагыз.
Лениногорск шәһәре.
Комментарии