Үзгәрер әле

«Татарстан 24» дип аталган телеканалдан, вакыты гаять чикләнгән булса да, татар телендә тапшыру оештырыла. Ел ахырында Биләр тарихы тыюлыгы темасына доцент, галим З.Шакировның чыгыш ясавын тыңларга туры килде. Ул остазлары – тарих фәннәре докторы, байтак мактаулы дәрәҗәләр иясе Фаяз Шәрип улы Хуҗин, милли җанлы шәхесебез Рафаэль Сибгать улы Хәкимовның шәкерте буларак, Биләрнең борынгы Болгар белән ярышта алдынгы урынны ала алырлык төбәк булуын раслап бирә алды дияр идем. Урысча сөйләсә дә, садә, гади сөйләде. Афәрин! Ә бит остазы Р. Хәкимов ана теленә биш ай эчендә өйрәнә алды. Камиллеккә иреште. Милләте татар булган галим-голамәләргә дә ана теленә күчәргә нәкъ вакыт инде. Соңга калмагайлары.

Хөрмәтле З. Шакиров, инде бу Биләрнең чикләренә тирән чокырлар, саклану корылмалары төзергә кирәк булмас, дигән фикердә. Алайга калса, җиде күк катынача дивар төзеп куелса да, бу илдә урыс түгелләргә каршы юнәлдерелгән ахмак, аек акыл белән аңлый, төшенә алмый тилмерерлек тискәре караш ничәмә гасыр юкка чыгарылмаячак әле. Шуны белергә теләп тирәнгәчә төшәргә омтылган милләттәшләребезнең саны ничә бөртек?

Германия галимнәренең озак еллар уздырылган тикшеренүләре буенча туган телендә тиешенчә сөйләшә, укый-яза, аралаша белгән кешеләрнең гомер озынлыгы үз теленнән ваз кичкән, кичтерелгәннәрдән озынрак икән. Ничә елга икәнлеген әйтмим. Аңлашыла булса кирәк. Ана телебездә сөйләшү өчен йөрәк кирәклеге бәхәссез.

Монда бәян ителгәннәр күпләребезнең рәтен рәтләр дигән фикердә калам. Шәт, үзгәрер. Кем белә...

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Комментарии