Үрнәк була алмадык

 

Сугыш чоры балалары елдан-ел кими бара. Сугыш башланганда миңа 7 яшь иде. Безнең авыл урман эчендә, зур авыл түгел. Бәләкәй колхозларга тракторлар, комбайннар килмәде, чөнки аларга икмәк белән түләгәннәр икән.

Сугыш алдыннан өч ел игеннәр бик нык уңган. Хезмәт көненә икмәкне бик күп биргәннәр. Авыл халкының барысының да буралары тулы була. Налог түлисе булмаса, сугыш беткәнче икмәк җитәсе булган. Сугышның беренче ике елында тамак тук иде әле. Соңгы ике елында бик авырга калды. Ярый әле күп хуҗалыкларның сыеры бар иде. Сөтен сепараттан аерып, маен хөкүмәткә бирсәк тә, безгә әйрәне белән катыгы калды. Печән аз, сыерга иртән бер, кич бер тапкыр өйгә кертеп башак бирәбез. Өйдә лакан дип аталган агач тәпән бар иде. Шуңа саламны турап тутырып, кайнар су белән болгатабыз. Сыер башак ашаган арада савып алалар да, аннары лапаска чыгаралар. Исән-сау үссә, әле аның бозавы да бар бит. Сыер коткаручыбыз иде безнең.

Җәй көне районнан килгән түрәләр кич белән бакчаларга терәлеп торган урман буендагы инеш ярына җыелып, аракы эчәләр, җырлашып утыралар иде. Безгә кызык, качып кына тыңлап торабыз. Җырларын отып калырга тырышабыз. Хәзер уйлыйм, биш-алты бала белән калган апаларга бер дә кызык булмагандыр шул аларның юньсез җырлары.

Без, малайлар, җир кардан ачылу белән, узган елгы бәрәңге җиренә бара идек. Анда күмелеп калган бәрәңгеләрне кар суы юып чыгарган була. Безнең әнкәйләр черек бәрәңге ашаган, дип язучылар булды. Черек бәрәңгене ашап булмый. Болар өшегән бәрәңгеләр иде. Тырнак белән генә кырып кабыгын салдыралар да, төеп, коймак кебек пешерәләр. Бик яратып ашый идек. Аны нишләптер кәлҗемә дип йөрттеләр.

Яз җиткәч инде ашарга яраклы үлән эзли башлыйбыз. Аларның күбесен бездә кукы дип атыйлар, кайбер районнарда какы диләр. Безнең урманда күке башы дигән үлән үсә иде. 20 сантиметр биеклектә, зәңгәр төстәге чәчәк ата ул. Аның чәчәген дә, сабагын да өзеп ашый идек. Аннары инде кузгалаклар чыга башлый. Юа дигән үлән бар иде, анысы кыргый сарымсак, безнең якта бик сирәк табыла. Татар кукысы, ачы кукы, балтырган, шома көпшә, тагын күп төрле көпшәләр бар иде. Әрчеп ашый идек. Кәҗә сакалы дигән үсемлек була иде әле тагын. Анысының тамырын да ашый идек. Сабагын ашаганда, иренгә тигезсәң, иренне чабырта. Икмәк арасында үсә торган йонлы бәрәңге дигәнне дә ашадык. Тагын сарана дигән үлән бар. Бер генә сабак булып, галәмәт биек булып үсә торган. Чәчкәсе кечкенә генә, күп төстә, бик матур. Төбендә сарымсак сыман суганчасы бар, сары төстә, лайлалы, тәмле дә түгел, тәмсез дә түгел. Ашыйсы килгәч, ашый идек инде аны да. Исе шулкадәр тәмле иде ул үләннең. Бервакыт Казанда автобуста барганда бер ханымнан шул сарана исе килә. Шулкадәр тәмле инде, яныннан китәсе килми. Әллә берәр җирдә бу үләннән хушбуй ясыйлар микән, дип уйлаган идем.

Аш пешергәндә балтырган яфрагы, алабута, сәрдә кулланыла. Шулай да иң күп ашалганы кычыткан яфрагы булгандыр.

Әнкәйләр яңа ел башыннан утыртырга бәрәңгенең күзәнәген алалар иде. Ике ягыннан юка гына телеп алалар да, базда саклыйлар. Бәрәңгенең үрентесен дә утыртучылар булды. Аның да бәрәңгесе була икән. Бәрәңге чәчәк аткач, вакыт җиткәнен белеп, әнкәй һәр төптән ашарга яраклы берәр бәрәңге актарып ала. Актарганда ялгыш ваклары да өзелеп чыккалый иде. Мин аларын да бик тәмләп ашый идем. Бер тапкыр алабута оны бирделәр, бер ипи пешерерлек кенә. Ипие җем-җем кара булды. Үзе тәмсез. Ашадык инде, ашыйсы килә бит. Арыш ура башлагач, он бирәләр иде. Җан башыннан булгандырмы, анысын белмим. Куе умач ашы бик тәмле була иде.

Авылда армиягә алынмаган олы яшьтәге абзыйлар да бар иде. Аларның морҗаларыннан ипи исе килә иде. Алар барысы да ындырда ашлык сугуда эшләде. Җайлап, үзләренә җитәрлеген дә алып кайта торган булганнардыр инде. Колхоз иң башта икмәген тиешле күләмдә хөкүмәткә тапшыра, аннары тиешле күләмдә чәчәргә алып кала, малларга җитәрлеген бурага сала. Аннан соң да икмәк калса да, колхозчыларга бирергә рөхсәт итмәделәр. Әле бит колхозчыларның налогларын да түлиселәре бар иде. 40 кило ит, сөтнең күпме икәнлеге онытылган, акчалата, 100 күкәй, тагын заем дигәннәре бар. Анысын түләмәсәң дә була. Ләкин түләмәсәң, сельсоветка килгән агент, син советка каршы, дип куркыта.

Колхозчының бар терәге бакчасында үскән бәрәңгесе белән сыеры иде. Сугыш вакытында хәерчеләр дә күп булган, ләкин безнең авылда хәерче булмады. Хәерчеләр зур авыллардан киләләр иде. Аларга урман ерак, мал тизәгеннән кизәк сугып киптереп, мичкә шуны яктылар. Бер-ике ел бәрәңге бакчасына тирес кертми торсаң, бәрәңге тиешенчә үсми. Бөтен ризыгыбыз бәрәңге иде бит ул чакта.

Сугыш бетте. Безнең әткәй исән-сау кайтты. Сугыштан кайтучыларның күбесе аракы эчәргә өйрәнеп кайткан иде. Алар башкаларны да өйрәтте. Без дә яшьләргә үрнәк була алмадык, тамак туйганчы аракы эчәргә өйрәндек (хәтеребез начар). Халык арышны пешереп, шуннан аракы ясый башлады. Кибеттә дә бетеп тормады ул эчемлек. Бүлеп тә саттылар. Хатын-кызлар да ирләрдән калышмады. Аракы эчмәгән кешене яратмыйлар иде. Вак-төяк урлашуларны да күрми башладылар. Икмәк комбайннан машина белән «сулга» китә башлады. Колхоз оешканда һәр хуҗалык атын, арбасын, сукасын, тырмасын биргән. Колхозлар таралганда алар өчен түләргә тиешләр иде бит.

Совет иле тумыштан юлбасар, ватып-җимереп, талап яралды. Алдый-алдый талап яшәде дә, кешене талый торгач, таралды.

Әзһәр ГАТАУЛЛИН,

Әлмәт шәһәре

 

 

Комментарии