Татар теле тулы хокуклы дәүләт телеме?

Татар теле тулы хокуклы дәүләт телеме?

«Безнең гәҗит»нең 17нче ноябрь санында (№ 45, 2021 ел) аның актив укучысы һәм хәбәрчеләренең берсе Зыятдин Вәлиәхмәтовның «Татар телен дәүләт теле итә алырбызмы?» дигән язмасы басылып чыкты. Автор, мәгънәле мәсьәләләр игълан итеп, язмасының исеме итеп куелган соравына җавап көтеп кала. Бу уңайдан хөрмәтле редактор Илфат Фәйзрахмановның да укучыларга мөрәҗәгатен исәпкә алып, мин кайбер фикерләремне белдерергә кирәктер дигән карарга килдем.

Безнең телебез, камил төзелешле борынгы әдәби тел буларак, хаклы рәвештә татар халкы өчен тулы хокуклы дәүләт теле булып санала. Аның бу хокукы Русия һәм Татарстан конституцияләрендә дә билгеләнгән һәм Татарстан халыкларының телләре турындагы закон тарафыннан да беркетелгән. Әмма объектив һәм субъектив сәбәпләр аркасында татарлар туган телләренең хокукларыннан тулысынча файдаланалар дип әйтеп булмый. Объектив сәбәбе – үзәк хакимиятнең төптән уйланылмаган карарлары нигезендә мәктәпләрдә татар балаларының туган телләрен өйрәнү өчен вакытның чикләнгән булуы (атнасына факультатив ике сәгать кенә) һәм татар мәктәпләренең нәтиҗәле эшләве өчен тиешле шартларның булмавы (чыгарылыш имтиханнарын рус телендә тапшыру тәртибе кертелү, милли телләр һәм әдәбиятларны 10нчы класска кадәр генә укыту системасына күчү һ.б.).

Субъектив сәбәбе исә – кайбер татар ата-аналарының рус мәктәпләрендә укыган балаларын атнасына ике сәгать кенә булса да үткәрелә торган татар теле дәресләренә йөртергә теләмәүләре, гаиләдә аларны туган телләрендә сөйләшергә өйрәтмәүләре һәм күп татарларның, туган телләренә битараф, ваемсыз карашта булып, бу телдә сөйләшергә, аны өйрәнергә теләмәүләре (Казандагы татарларның яртысыннан күбрәге үз телен белми яки начар белә һәм үзара русча аралаша). Татар кешеләренең күбесенең татарча китаплар, газета-журналлар укымавы, радио-телевидение тапшыруларын тыңламавы һәм карамавы, татар спектакльләренә йөрмәве – шулай ук субъектив сәбәп. Һичшиксез, туган теленә мондый гамьсез караш, үз телен һәм, димәк, милләтен өнәмәү халыкның милли аңы, милли горурлыгы тиешле дәрәҗәдә булмавы белән аңлатыла, һәм бу хәл, әлбәттә, татар теленең, татар мәдәниятенең һәм ахыргы исәптә татар милләтенең үзенең дә югалуына китерергә мөмкин.

Телебезнең тулы хокуклы дәүләт теле булып җитә алмавының тагын бер җитди сәбәбе бар. Монысы бер яктан караганда – объектив, икенче яктан карасаң – субъектив. Үз теленнән тулысынча файдаланырга теләп тә, моңа ирешә алмаган халык өчен ул объектив сәбәп, гомумән дәүләтле республика булып саналган Татарстан өчен ул субъектив сәбәп. Бу берникадәр сәер әйтелешнең хикмәте менә нәрсәдә.

Без милләтебез мәсьәләләрен үзәк хакимият аркасында теләгәнчә хәл итә алмаганда, бу хәл бездән тормый, димәк, объектив күренеш дибез, ә инде иң әһәмиятле мәсьәләләр Мәскәү аркасында түгел, бәлки үзебез, ягъни республикабызның җитәкчеләре, җаваплы кешеләре аркасында хәл ителмәсә, моны инде объектив сәбәп дип санап булмый. Безнең мохитта мондый күренеш тә бар. Бу фикерне ачыклап китү кирәктер.

Милләтебез, мәдәниятебез язмышына караган мәсьәләләр кайчакта җирле хакимият әһелләренең үз вазыйфаларын тиешле дәрәҗәдә башкармаулары аркасында уңышлы хәл ителми кала. Мәсәлән, узган гасырның 90нчы еллары башында республикабыз парламенты гаять әһәмиятле закон – Татарстан халыклары телләре турында закон кабул итте. Бу канун буенча рус мәктәпләрендә укучы татар балалары (барлык укучыларның яртысына якыны) атнасына дүртәр-бишәр сәгать татар теле һәм әдәбияты укырга тиеш иде. Бу закон уңышлы гамәлгә ашырылса, безнең күп меңләгән татар егетләре һәм кызлары туган телен, әдәбиятын, мәдәниятен яхшы үзләштергән милли кадрлар, халкына нәтиҗәле хезмәт итә алырлык белгечләр булып җитешерләр иде. Әмма булмады шул, булмады. Төп сәбәбе: мәгариф органнары бу игелекле эшне тиешенчә оештыра алмадылар. Теләк булганда, җитди максат куеп эшләгәндә бу мөмкин иде. Монда инде үзәк хакимиятне гаепләп булмый.

Аннан килеп, моннан өч еллар элек Татарстан парламенты депутатлары татар телен атнасына ике сәгать кенә укытырга дигән карарны, фикер алышмыйча гына, бердәм рәвештә кабул итеп куйдылар. Дәүләт Думасында Татарстаннан сайланган депутатлар һәрвакыт диярлек югарыдан килгән күрсәтмә буенча милләтләрнең, шул исәптән татар милләтенең дә, алга баруына, мәдәнияте, теле үсешенә комачаулый торган закон проектларын хуплап кабул итеп утыралар. Үзебезнең татарлар, республикабыз кешеләре шундый ямьсез гамәлләр кылганда, татар теленең дә тулы хокуклы дәүләт теленә әверелүе мөмкин булмый, әлбәттә. Безнең халыкның милләтпәрвәрләре азрак шул әле.

Зыятдин Вәлиәхмәтовның челтерәп агу дөресме, чылтырап агумы, вазифамы әллә вазыйфамы дигән соравына җавап болай: безнең телдә аларның ике төре дә кулланыла, татар телендә мондый күренеш бар: ачы-әче, аз-әз һ. б. Әмма хәзерге вакытта телебезне куллануда җитдирәк хаталар да күп. Татарча газета-журналларда, радио-телевидение тапшыруларында (һәм хәтта берникадәр матур әдәбият әсәрләрендә дә) сүзләрнең ялгыш мәгънәләрдә кулланылуы, дөрес ясалмаган сүзләр һәм тәгъбирләр, сөйләмдә сүзләрнең табигый бәйләнеше бозылуы һәм башка төрле меңнәрчә ялгышлар хөкем сөрә. Телебез бик нык бозыла, торган саен күбрәк русчадан уйламыйча калькалаштырып алынган сүз-әйтелмәләр белән сугарыла бара. Бу хәл бүгенге көндә туган телебезнең лаеклы әдәби тел – дәүләт теле булу сыйфатына җитди зыян китерә.

Язма авторының республиканың төп газетасы булып саналган «Ватаным Татарстан» тел мәсьәләләренә тиешенчә катнашмый дигән фикере белән килешми булмый. Бу матбугат органы хезмәткәрләренә башка төрле тәкъдим-киңәшләр дә бирергә мөмкиндер әле.

Сүзебезне йомгаклап, шуны әйтик: «Безнең гәҗит» журналистларының, укучылары фикерләренә тиешенчә игътибар итеп, алар белән шулай актив аралашып эш итүе – мәгъкуль күренеш. «Безнең гәҗит»челәргә киләчәктә дә татар халкына уңышлы хезмәт итәргә язсын!

«Безнең гәҗит»не кызыксынып

укып баручы академик Рүзәл ЮСУПОВ

Комментарии