- 30.11.2021
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2021, №46 (24 ноябрь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Аллаһы Тәгалә бәндәләрен бу фани сынау дөньясына үзенә гыйбадәт кылсыннар өчен яралткан.
1941нче елда көзге суыклар тотынгач, авыл янәшәсендә окоплар казый башладылар. Шунысы гаҗәп, ул окоплар, ДОТ, ДЗОТ, землянкалар, танклар үтә алмаслык чокырлар Зөя елгасы белән урман арасындагы сазлык уртасында. Бу җирләр безнең бәрәңге бакчасыннан бераз арырак кына. Ул корылмаларны урманнан имән агачларын кисеп ташып ныгыттылар. Кемнең башына килде икән сазлык җирдә халыкны җәфаларга? 1942нче елны ул корылмаларны язгы ташу вакытында су басты, барлык җирләр янәдән сазлыкка әйләнде. Шулай итеп, газапланып эшләнгән ДОТлар, ДЗОТлар сазлыкка әйләнеп юкка чыктылар. Окоп корылмаларын тирә-күрше авыллардан китерелгән халык эшләде. Эвакуацияләнеп зур шәһәрләрдән килгәннәрне дә окоплар казырга мәҗбүр иттеләр. Әмма аларның күбесе авыр эштән, салкыннардан вафат булып, безнең авылдагы рус зиратында җирләнде. Чөнки аларның кышкы киемнәр булмады. Нәзек оеклар, үкчәле түфлиләр, гомумән, алар җәйге киемнәрдән генә иделәр. Сугыш алдындагы елларда безнең илгә һөҗүм итүчеләрне «шапками закидаем» дип, халыкны ышандырдылар. Шуңа күрә йорт-җирләрен ташлап чыгарга мәҗбүр булган халык, озакка китмәбез, дошманны җиңәрбез дә, тиз әйләнеп кайтырбыз, дип хыялланды. Кайчакта төнлә белән безнең өйгә дә авыл Советы рәисе Әһелулла утызар кеше кертә иде. Халык берсе өстенә берсе кысылып, шәрә идәндә йоклый, иртән кояш белән торып эшкә чыга. Безнең авыл халкына янәшәдәге тау башында окоплар казырга кушылды. Миңа ул елның 3нче октябрендә 11 яшь тулды. Без – күршедә яшәүче 12 яшьлек туганнан туган Әхтәм һәм әле 3 ай чамасы гына элек күрше егетенә яшь килен булып килгән күрше хатыны белән өчәү нәкъ тау башында зенит пушкасы куяр өчен окоп казырга билгеләндек. Кайда, ничек казу урынын хәрби кеше күрсәтеп китте. Әйтергә генә рәхәт казырга дип, ул тау ташын ватып ничек казыйсың? Ул тауда таш арасында чикләвек, чия һәм башка агач-куаклар урман булып үсеп утыра. Аларның тамырларын йолкып алу таш ватуга тиң. Без анда балта, зубило, лом, чүкеч, көрәк белән иртән яктылык төшкәч үк һәм кичке караңгыга кадәр эшли идек. Ашау ягы кысан, шул кадәр арыта, өйгә кайткач ашарлык хәл калмый… Ял итәргә туктаган арада куактан җиргә коелган чикләвек җыеп ашыйбыз.
1941нче елның җәендә 3 мәртәбә боз яуды, ул игеннәрне харап итте. Ә берсендә шундый көчле яңгыр булды: тау башыннан бер метр чамасы зурлыгындагы ташлар тәгәрәп-агып төштеләр. Мин бу хәлне өй тәрәзәсеннән карап тордым. Шуңа күрә иген уңышы бик начар булды.
Җил, яңгыр кар астында, үзәккә үтәрлек салкыннарда ноябрь, декабрь айларында, нужа чигеп, 1942нче елның гыйнвар урталарында зигзаг рәвешендә,
Ул чакта тау-таш ватып окоп казыганда кулланган лом, чүкеч һәм зубилом әле хәзер дә саклана. Авылда металлолом урлаучылардан саклап торам. Ташлар чокып-ярып окоп казыганда беребез зубилоны тотып тора, беребез зур чүкеч белән бәрә иде. Зур чүкеч белән ялгыш кулга сугылмасын өчен, зубилога такта яисә агач бәйләп куябыз. Бу эшләргә инде 80 ел үткән булса да, кулга зубилоны алгач, кулларым калтырый башлый, 11 яшьлек бала чагымда ничек түзелгәндер…
Нурислам МИНКАШОВ,
Бәбке-Казан
Комментарии