- 30.09.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №38, (26 сентябрь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Без үскәндә гаиләдә тугыз бала идек. Әти-әнием бик тырыш булса да, тормышыбыз авыр иде, чөнки колхозда таякка эшләделәр. Урларга ярамый. Черек бәрәңге алыр өчен, әти колхозга утыз чиләк су сыешлы имән мичкә ясап бирде. Колхозның көздән алынмый калган бәрәңге җире бар иде. Шуны буразналап бүлеп бирделәр, безнең өчен бу зур байлык булды. Укыйсым килсә дә, укый алмадым. Чиләк күтәрә ала башлагач, фермага бозаулар карарга керттеләр. Яшьлегемдә дә рәхәт күрмәдем. Картлыкка да нинди заман килде. Биш мең сум пенсияне утка, суга, газга түләгәч, күпме калганы билгеле инде. Бәяне һаман күтәреп, безнең кебекләрне тизрәк үтермәкче булалар, мөгаен.
Хәзер ике бертуган бергә яшибез. Беребезнең фатирына кеше керттек, акча җитми бит… Түбән Камадагы сеңлем белән бергә яшибез, икебез дә инвалид. Ике операция кичергән кеше нинди эшләр эшли алсын инде?! Бу юлларны сайлаулар булганда, бәяләр артканда нәфрәт белән яздым әле, аптырагач сезгә җибәреп карарга булдым.
Кайда дөреслек?!
Зур түрәләр ял итә
Читтә гаиләсе белән.
Бу ялларга эшчеләрнең
Тир тамчылары кергән.
Ел саен яңа машина,
Чит илдә өйләр сала.
Хезмәт хакы җитми моңа,
Түрә соң каян ала?!
Олы-олы җитәкчеләр,
Акчадан һич туймыйлар.
Кризисларга сылтау итеп,
Миллиардлар урлыйлар.
Гади халыкны юктан да,
Һичшиксез, төрмә көтә.
Закон бит ул халык өчен,
Түрәгә юк берни дә.
Халык өчен кайгыручы,
Берәр зат табылырмы?
Пенсионер берәр кайчан
Рәхәттә коенырмы?!
Фәйрүзә МӨХӘММӘДИЕВА.
Теләче районы,
Кече Мирәтәк авылы.
Комментарии