Әнием хатирәләре

Әнием хатирәләре

Әбием – Лаеш районының Саралан авылы кызы. 1908 елда туган. Барый бабама кияүгә чыгып, Чулпан авылында яши башлаганнар. 3 балалары туып, матур гына тормыш иткәндә, 1941 елның дәһшәтле сугышы бабайны да читләтеп үтми. Әби 3 бала белән тол кала. Бабай киткәч, күп тә үтми, кечкенә кызлары Рабига үлә. Ул елларда кайгы-хәсрәт һәрбер өйне сагалап кына йөри. Һәрбер йортта өй тулы бала, ачлык хөкем сөрә. Бала-чага аналарының басудан кайтканын тилмереп, тәрәзәгә ябырылып көтә. Оек балтырына яшереп өйгә 1 уч ашлык алып кайтсалар, өйдәге ач газиз балаларга тамак ялгарлык ризык була. Эх, шушы 1 уч бодай ул елларда күпме балаларны елатты, ятимлек утында яндырды, күпме аналарны төрмәләрдә саргайтты икән? Беркөнне безнең әбине дә иген кырыннан кайтканда кулга алалар. Шул оек балтырындагы 1 уч бодай өчен. Әниемнең бу турыда искә аласы да килми, күрәсең, 12 яшьлек сабыйның бала чакларын, яшьлеген суырып алган ачлык, михнәтле елларны хәтерендә яңартырга теләми. Шулай да, сораштыра-сораштыра, бер кайтуда әниемнең күңел дәфтәрен ачтым.

– Сентябрьнең бер бик матур көне иде. Әнине иртүк килеп 3 кеше өйдән алып чыгып китте. Миңа – 12, энем Рәискә 9 яшь иде. Йоклап яткан җирдән сискәнеп, сикереп тордык. Әнием киенде, безне соңгы тапкыр кочаклап үпте. Авылның 3 сатлык җаны эткәләп-төрткәләп әниемне өйдән алып чыгып китте. Ул басу буйлап күздән югалганчы, гел артына борылып карады. «Кызым, мин тиздән кайтырмын, зинһар, Рәисне сакла», – диде.

Без Рәис энем белән кулга кул тотынып, катып калгандай, бик озак басып тордык. басу буйлап күздән югалганчы, колакта гел шул бер аваз яңгырады: «Рәисне сакла!!!»

Баш очыннан каңгылдап киткән кош тавышына сискәнеп, куркып калдым. Төшемме бу, өнемме, дип елыйсым килде. Ләкин ниндидер бер илаһи көчме, янымда бер нәрсә дә аңламыйча басып торган 9 яшьлек энемме, мине тыеп калды. Шул вакытта алдымда җир убылгандай булды. Юк, җир убылып төшмәде, дөнья да бетмәде, ике сабыйның икенче тормышы башланды.

Без ул көнне энем белән әкрен генә яуган яңгырны да сизмичә, кояш батканчы, офыкка, әнкәй киткән якка карап басып тордык. Караңгылангач кына өйгә кердек. Безнең кайгыны уртаклашкандай, әллә сизенеп, сыер мөгри, эт елый…

Әнине Чуашстандагы хатын-кызлар төрмәсенә 5 елгаутырттылар. Без өйдә 2 бала, сыер, кәҗә, бозау, 4 сарык калдык. Ике бала өстенә күпме хайван, бакчада алынмаган 30 сутый бәрәңге. Ул елны бәрәңге бик уңды. Елый-елый бәрәңге казыйм. Чүпләргә чиләк юк. Урманнан төнлә чыбыклар җыеп кайтабыз. Үзебез куркабыз. Рәис елый. Кайвакыт аны йоклатып, үзем генә барам һәм шул тал чыбыкларыннан бәрәңге чүпләргә кәрзин үрәм. Бер елда да бәрәңге болай уңмаган иде. Бу безнең башыбызга уңган икән, дип елыйбыз. Баз тулды, баз өстенә өя башладык. 12 яшь кенә булса да, бәрәңгене алып бетерергә кирәклеген, калдырырга ярамаганын аңлыйм. Үзем әниемне алып киткәннәренә һаман ышанмыйм. Йә иртән, без йокыдан торганчы, йә кичен кайтып керер кебек.

Әни төрмәдә, түләүләр күп, эшләргә кирәк, печән әзерлим, төнлә урманга утынга менәм. Шул арада таң ата. Мәктәпкә барам. Мәктәбе дә салкын, ичмасам, дәрес вакытында эреп йокыга китәм.

Ике елдан соң әни төрмәдән кайтты. Эх, ул вакыттагы сөенеч. «Әни кайткан, әни!» – дип бөтен галәмгә яңгыратып кычкырасым килә. Язып та, сөйләп тә бетергесез шатлыклы көннәр булды ул.

Әниебез генә бик үзгәргән: үз эченә бикләнгән, таушалган. Сау-сәламәт, чибәр, без басу капкасыннан озатып калган әни түгел иде, бөтенләй башка әни булып кайтты. Төрмәдән кайткач, бик озак авырды, тәмам бетерешкән иде. Әни гел авырый торган булды, үпкәсенә салкын тидереп кайтты. Рәисне дә укытырга кирәк. 14 яшем тулды. Колхозга эшкә чыктым.

Тагын өйдә җылылык урнашты, янәдән әни кочагында. Әни назында төннәрен икебез әниебезнең ике ягына ятып йоклыйбыз. Менә кайда икән рәхәт тормыш!

Бу рәхәтлек тә озакка бармады. Әле язмыш безгә сынауның тагын да ачысын әзерләгән икән. 1950 елда төнлә 3 авылны су басты. Чулпан, Бачыга һәм Агач Башы авыллары су астында калды. Төрмәгә киткәндә дә күз яшен күрсәтмәгән әнкәй инде бу юлы ачыргаланып елады… Үзе елый, үзе яшь аралаш: «Әле ярый баздагы бәрәңгене суга тидермәдек, ташып өлгердек», – дип сөенә.

Шулай итеп балачак хатирәләре, уйнап үскән болыннар, урманнар, сукмаклар – бар да су астында калды. Ачлы-туклы язмыш өч авылны таркатты. Кемнәрдер бәхет эзләп читкә, Караганда шәһәренә китте, кемнәрдер Кече Елга, Державино авылларына урнашты һәм Яңа Чулпан урамнары барлыкка килде.

Нигез калдырып китү бик авыр. Еш кына әниемнең авылы ягына карап, уйланып, моңланып, «Мөмкин булса, 1 генә уч нигез туфрагын алып килер идем», – дигән чакларын еш ишетә идем бала чакта.

Аллаһы Тәгалә амин дигән сәгатькә туры китергән икән. 2010 елда, 60 ел узганнан соң, җәен Идел суы кимегәч, шул су астында калган авыллар калкып чыкты. Әни үзенең баз чокыры буенча санап, урам башыннан 3 өйне, зиратларын табып, нигезенә килеп, 2 рәкәгать намаз укып, нигезенә ятып туйганчы елап, күңелендәге яраларны бушатып, нигез туфрагын алып килде.

Адәм баласына үлгәч,2 метрҗир кирәк булса, җанын тынычландырырга бер уч нигез туфрагы да җитә икән…

Су басудан соң яңа урынга күченгәч тә, әни гел авырды. 14 яшемдә50 кгкапчыклар күтәреп ташый идем. Минем эшләгәнне карарга басуга хатыннар менгән. «Кара әле, үзе орчык кадәрле генә, ирләр күтәрмәгәнне күтәрә», – дип карап торалар икән. Ул вакытта мине фәрештәләр саклагандыр инде, кызым.

Ике ел Нәзирә белән сарык карадык. Ул елда кырылып сарыклар үлде, ә безнең кулда булганнары 2 ел буе бер генә башка да кимемәде. Шуның өчен премия итеп безгә 3әр сарык бирделәр. Каюм абый белән Казан базарына барып, 3 сарыкны сатып кайттым».

1956 елда әнием белән әтием никах укытып, олы тормыш юлына аяк басалар. Аларга тормышның әчесен дә, төчесен дә күп татырга туры килә. Яшьлек елларында бәхет эзләп Караганда шәһәренә китәләр, әмма бәхет дигән нәрсә беркайда да колач җәеп каршы алмый шул. Бәхетне читтән түгел, туган яктан эзлә, дигән борынгылар, янә кайтып туган җирдән бәхетне тапкан алар. Әни белән әти 45 ел районда алдынгы умартачылар булдылар. Быел бергә торуларына да 56 ел. Әтиебез бу елларда каты авырый. Әни гел янында, бер дә зарланмыйча, бала караган кебек тәрбияләп, ярый әле әтиегез исән, дип үзенә көч алып, тормышның ямен табып яши.

Их, рәхәт чакларым, бала чакларым, яшьлек елларым дип еш искә төшерергә яратабыз. «Әни, синең, их, яшьлегем, рәхәт чакларым, дип искә алырлык көннәрең юктыр», – дим. Диванда тәсбих тартып, гомер буе балаларга, кияү-киленнәргә хәер-дога кылып утыручы әнкәем, әкрен генә елмаеп: «И балам, шул яшьлегемдәге ачлы-туклы көннәремне, печән чапкан болыннарымны әле дә булса төшләремдә күреп саташам, 50 яше дә тулмый үлеп киткән Рәис абыеңны, Караганда шәһәрендәге яшьлек дусларымны – Равил Абдуллинны, Саймәне (Яшел Үзән районы, Карагуҗа, Бишнә авылларыннан) бик сагынам. Безнең яшьлек чабаталы булса да, сезнекенә караганда, рәхәтрәк иде», – ди.

Үзенең күзләрендә сагышлы-сагынулымы, шатлыклымы күз яшьләре. Күз яшьләрен миңа күрсәтмәскә тырышып, пыш-пыш килеп янә тәсбихын тарта: «Лә иләһы иллалаһы, Мөхәммәде рәсүлулаһы». Юк, бу ачулы, рәнҗүле күз яшьләре түгел. Шатлыклы күз яшьләре әкрен генә әнкәйнең дә, минем дә бит уртасыннан тәгәри.

Әнкәйне рәнҗетергә теләми генә, азрак орышып та алам. «Әниеңне төрмәгә япкан, сине ятимлектә иза чиктергән шушы сатлык җан белән ничек бер авылда яшәргә, эшләргә була. Әле шул Г.абыйның әнисенә җомга саен безгә сәдака илттерә идең. Әни, син юләр булгансыңдыр», – дим.

«Юләр түгел идем, кызым, юләр түгел идем… Аның әнисенең ни гаебе бар? Алар бит минем авылдашларым иде. Заманы шул булган, кызым, заманы», – диюдән башка бер сүз әйтмәде. Ә 12, 9 яшьлек сабыйларның күз яше, гаебе булды микән соң?

Күтәрелеп карасам, сәгать төнге 3 тулган. Әнкәй, сәгать 3 тулганга шатланып: «И, Аллага шөкер, иртәнге намазга да күп калмады, тәһарәт яңартып керим», – дип чыгып китте. Мин кереп яттым. Урамда җил. Ябылмый калган тәрәзәне җил дөбер-шатыр китереп бәрә. Урамдагы җил тавышы бөтен йокыны ачты. Үземне, балаларымны әни урынына куеп карыйм. Әнинең шул сүзләрен нәфрәт белән кабатлыйм: «Имеш, авылдаш, имеш, заманы шул булган». Ә хәзер нинди заманда яшибез соң?

Кызым дәү әнисенең сөйләгәнен тыңлап утырды-утырды да: «Әни, бу чынмы, әллә әкиятме?» – дип сорап куйды. Әйе, бу безнең балалар, безнең буын өчен ышанмаслык хәл. Без дә 7 бала үстек. Ач та булмадык, тук та булмадык. Тормышның әчесен-төчесен тоеп, эшләп үстек. Әтиебез безне 1 минут та эшсез тотмады. Әти-әни иртәнге сәгать 6да чыгып китәләр, кичен кайтып керәләр иде. Ә өйдәге эшләрне барыбыз да бүлешеп, ялт иттереп эшләп куя идек. Әниемнең сабырлыгы, акыллылыгы аркасында гына җидебез дә, Аллага шөкер, тормышта төшеп калмадык, бөтенебез дә югары уку йортларын тәмамладык. Тормышыбызга шөкер итеп яшибез. Ә әнинең сабырлыгына шаккатам. Китапта, Сөләйман пәйгамбәр сабырлыгын бир, дип теләргә кушкан. Ә мин гел, йә Раббым, әниемнең сабырлыгын бир, дип сорый идем Ходайдан.

Әниемнең күргәнен язып кына бетереп булмый. Кече Елгада кемнән генә сорасаң да, «Миңнегаян күргәнне берәү дә күрмәгәндер», – дип җавап бирерләр.

Газета битләрендә, бер метр җир өчен күршеләре белән әрләшеп яшәгән кешеләр турындагы язмаларны укыгач, әниемнең тормышы үзе бер могҗиза, кеше ышанмаслык гыйбрәт булып тоела.

1 уч бодай өчен 2 ел гомерен төрмәдә үткәргән әбием өйдә калган тормыш, балалар турында ниләр уйлагандыр? Ничек йөрәге түзгәндер?

Таң атканчы, күземә йокы кермәде, соравыма җавап таба алмадым. Ник без хәзер 2-3 тапкыр шалтыраткач, телефон трубкасын балалар алмаса, борчыла башлыйбыз? Без шулкадәр холыксызмы? Куркакмы? Әнкәй әйтмешли, тагын заманасы шулмы?

Гәүһәрия ВӘЛИУЛЛИНА.

Лаеш шәһәре.

Әнием хатирәләре , 1.0 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии