Тарих бер генә төрле була

Безнең авылга нигез 1654нче елда салынган. Бу Зәй крепостен төзү елларына (1652-1656) туры килә. Авылга беренче өй салучының исеме бирелә – Габдулла исемле кеше була ул.

Зәй крепостен Кама аръягында тынычлык урнаштыру өчен дип төзегәннәр. Ә анда тыныч булган. Дөрес, элек күчмә башкорт кабиләләре ул тирә авылларга һөҗүм итеп торганнар. Тик Уфа һәм Минзәлә крепостьлары төзелгәч, алар Урал аръягына кысрыкланганнар һәм тынычлык урнашкан.

Чынлыкта Зәй крепосте, башка крепостьлар кебек үк, Казан ханлыгы таркалгач, урыс дәүләтенең чикләрен киңәйтү, җирле халыкларга налоглар салу, андагы татарларны чукындыру, кыру һәм авылларыннан куу өчен төзелгән.

Бу чорда Габдулла авылыннан 7 чакрым ераклыкта, Игәнә елгасы буенда, Бишенде исемле үтә зур татар авылы булган. 1685-1690нчы елларда Останково бае, җирен үзенә алу өчен, Минзәлә һәм Зәй крепосте солдатларына ышыкланып, бу авылны куып тарата. Аларның күпчелеге Габдулла авылына, калганнары Мерәс, Чураш һәм башка күрше-тирә авылларга күченәләр. Минем сигезенче буын бабам да Габдулла авылына Бишендедән күчеп килгән булган. Ә Чураш авылында Бишенде дигән урам да булган. Ул урамда 1920нче елларда 18 йорт булып, 1921нче елгы ачлыкта юкка чыккан.

Ә Габдулла авылына күченүчеләр өч урам төзегәннәр. Ышна урамы, Олы урам, Инеш буе урамы. Бу урамнар бүгенгәчә сакланганнар. Ә Бишенде халкы, аларның балалары, хәтта оныклары да авылларыннан куылуны онытмаганнар. Габдулла һәм Мерәс авылыннан йөздән артык кешенең Пугачев восстаниесендә катнашуы да шуны күрсәтә.

Минем авылыбыз тарихын язуга алынуымның да сәбәбе – ул тарихның бозып күрсәтелүе. 1951нче елның июль аенда безгә Магнитогорск шәһәреннән Гыймазетдин (Гыймай) исемле кеше кайтты. Аны гаиләсе белән авылдан кулак дип куган булганнар. Безне бит инде гомер буе: «Кулаклар бай һәм совет хөкүмәтенә каршы булганнар», – дип ышандырып килделәр. Чынлыкта алар бай да, каршы да булмаганнар.

Һәр авылда булдыклы һәм тырыш кешеләр булган. Хәзер дә шулай. Алар матди яктан өстенрәк яши. Шундый крестьяннарны урта хәлле дип, башкаларын ярлы дип йөрткәннәр. Ә авылдан кууның максаты: ул чорда илдә гигант төзелешләр башлана, яңа завод-фабрикалар, тимер юллар, электр станцияләре, шәһәрләр төзелә. Ә анда бик күп эшче көчләр кирәк була. Өстәвенә бер казык та кагылмаган җирдә шәһәр кадәр шәһәр төзүне бары тырыш, булдыклы, үтә түзем кешеләр генә булдыра ала. Авылдагы урта хәлле крестьяннарны нәкъ шундый булганы өчен кулак исеме тагып, гаиләсе белән сөрәләр. Безнең авылдан кулак дип 16 гаилә куылган. Шуларның унбере – Магнитогорск шәһәрен төзү өчен, икесе Себер урманын кисү өчен, өчесе Ижевскида заводта эшләү өчен.

Гыймазетдин абзыйның әтигә ике көн буена рәттән анда ничек газап чигеп яшәүләрен сөйләвен тыңлап утырганнан соң, мин киләчәктә авылның чын һәм дөрес тарихын язачакмын, дигән ныклы фикергә килдем. Ул вакытта миңа 17 яшь иде. Әнә шул көннән бирле, 71 ел буена авылыбыз һәм якын-тирә авыл тарихларын эзләүдән туктаганым юк. Авыл тарихы турында өч китабым басылып чыкты. Бик күп тарихи язмаларым төрле газеталарда басылды.

Тагын бер мисал: милли мәктәпләр совет власте урнашкач кына ачылды, дип тә безне ышандырып килделәр. Ә безнең авылда беренче мәктәп 1917нче елның 22нче октябрендә (революциядән ике атна элек) ачылган. Ә бит аны ачылганчы бер ай буе әзерләгәннәр. Ике айлык укытучылар әзерләү курсларында да укыганнар. Монысы да яшерелгән тарих булган. Анысын да эзләп таптым. 1905нче елдан башлап мөселман халыкларының съездлары булган. Патша власте бәреп төшерелгәч, Казанда узган өченче съездда (1917нче ел, май аенда): «1917нче елдан ук милли мәктәпләр ачарга» дигән карар кабул итә. Мәктәпләр ачыла да. Һәм без 2017нче елның 22нче октябрендә беренче мәктәп ачылуга 100 ел тулу көнен, чит өлкәләрдә яшәүче авылдашларга кадәр чакырып кайтарып, зур итеп бәйрәм ясап үткәрдек. Ә 2004нче елда авылыбызга нигез салынуның 350 еллыгын бәйрәм иткән идек.

Ул яшерелгән тарихларның чиге дә юктыр. Мин колхозларны тарату, пай җирләрен законлы хуҗаларына бирмичә, аңа инвесторлар хуҗа булуларының уртасында кайнаган кеше. Бу хакта Раиф Гыймадиев ничә тапкырлар язды инде.

Ә бит ул болай булды: СССР таралгач, аның байлыкларын бүлгәләделәр. Гади халыкка да өлеш чыкты. Шәһәр халкына үзе яши торган фатирларын бирделәр һәм ул мәңгегә аныкы булып калды. Ә авыл кешесенә биш гектар җир алу хокукын бирә торган яшел кәгазь өләштеләр. Тик рәсмиләштерүне артык катлауландырып, аны крестьянга бирмичә, байлар-инвесторлар үзләренә эләктерде. Мин боларны яхшы беләм. Колхозның законсыз таратылуын дәлилләп, Ветераннар советы рәисе буларак, 205 пенсионер исеменнән район прокурорының ишек бусагаларын күпме таптап, судка биреп, колхозыбызны банкротлаштырудан саклап калдым. Пай җирләре өчен дә ел ярым көрәшеп, «ышанычлы зат» буларак, аларны рәсмиләштереп, тулысы белән үзебезнең колхозда калдырдык. Аллага шөкер, колхозыбыз бай, халыкка эш бар, шәһәргә көн саен 20 тонна югары сыйфатлы сөт кенә озата, сортлы орлык сата. Тик минем колхозны саклап калу тарихын Тукай районы газетасы язмый, язса да, бозып яза. Әнә шулай дөрес тарихны бүген дә яшерәләр. Тик без капчыкта ятмый.

Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН,

Тукай районы, Иске Абдул авылы

Комментарии