«Сиңа нәрсәгә салам, анаң үлә, син кияүгә китәсең»

(Сугыштан әйләнеп кайтмаган әтиләргә дога булып ирешсен)

Безнең авыл капкасы

Ачык торсын, япмагыз.

Безнең газиз балаларны

Ятим диеп какмагыз, – дип, шушы җырны Таһир Якупов җырлаганда йөрәкләр әй әрни, күзләрдән яшь коела иде. Мәрхүмнең тавышы да үзәк өзгеч моңлы иде шул, үзе дә әтисез үскәнгә шундый булгандыр ул.

Менә тагын язлар үтте, майлар, Җиңү бәйрәмнәре үтте. Ул көннәр күңелемдә балачак истәлекләрен кузгата. Урамда уйнап йөрибез, безнең йортка бер ир кеше кереп китте. Әти кайтмады микән, дип, йөгереп өйгә кайттык. Әнием авыру иде, стенага тотына-тотына өйдән ул чыкты. Бу кеше әти белән бергә йөргән Аксубай районы кешесе икән. «Без Мәхмүт белән бергә идек, бик шаян кеше иде, сугышчыларга моңланып утырырга ирек бирмәде, көлдерде дә, уйнатты да, – дип сөйләде ул әти турында. – Мәхмүт разведкага йөрде. Берсендә немецларның корал складларының кайдалыгын белеп кайтты. Аны юк иттеләр. Мәхмүтне тагын тегеләрнең азык-төлек складларын табып кайтырга җибәрделәр. Шул китүдән кайтмады. Минага эләккәндер». Ул кеше районда берәр җитәкче урындагы кеше булгандыр. Әнидән: «Бу Мәхмүт балаларымы?» – дип сорады. Киткәндә, ярдәм итеп торырмын, дип әйтеп китте. Күпмедер вакыттан соң безгә 25 сум ярдәм килде. Шуннан ул кеше үзе дә озак яшәмәгән. Сугышта алган яралары алып киткән инде аны да.

Әти сугышка киткәнче, 40нчы елда зур йорт өлгертеп китә. Ләкин түбәсен салам белән генә ябарга өлгерә. Салам чери, өйгә шыбырдап яңгыр үтә. Өйдә нинди савыт-саба бар, яңгыр яуса, тамчы астына шуларны тезәбез. Әни урын өстендәге авыру, йөри алмый. Хәзер төгәл хәтерләмим, өченчедә укыган идем микән, дүртенчедәме – нәрәт вакытында председатель янына бардым. Имеш, өйгә яңгыр үтә, салам кирәк. Ул: «Сиңа нәрсәгә салам, анаң үлә, син кияүгә китәсең», – дип, иха-хайлап көлде. Мин елыйм, күздән ачыттырып яшь тама. Менә әле хәзер дә шушыны язганда күземдә яшь. Ни чыгып китә алмыйм, ни елаудан туктый алмый торам. Шунда бер абый: «Кызым, бар, кайтып тор әле», – дип башымнан сыйпагач кына чыгып китә алдым. Өебез шулай яңгыр астында череде. Пенсия акчасын җыеп, без ике бала бер бозау алдык. Ул бик матур тана булды. Берәүнең иске һәм кечкенә өенә шул тананы алмаштык.

Юк, бу зарланып язуым түгел. Ул вакытта без бәхетле дә булганбыз әле. Чөнки бөтенебез дә тигез, кайгыларыбыз да уртак, киемнәребез дә барыбызныкы бер төсле – сәләмә, ямаулы. Урам тулы бала иде. Барыбыз да тату идек, гөр килеп уйный идек. Ашыйсыбыз килсә, болын тулы үлән булды.

Мәктәпкә укырга кергәч, язу карасы юк. Мич корымын кайнаган суга салып бутыйбыз да, шул язу карасы була. Җәйге каникулда безне бригадир утауга алып китә.

Миңа инде 78 яшь, исән-имин яшәп торам. Аллаһка шөкер итәм, дөньяның җәннәтендә яшибез. Газ кергән, утын эзлисе юк. Сеңлемне соңгы юлга озаттым. Мине аның балалары карый. Сугыш кына булмасын да, балалар исән булсын.

Мин җиде класс бетердем, ул вакытта уку җиде класс иде. Аннары техникумга имтихан бирдем. Керүен кердем, ләкин укырга йөри алмадым. Ашарга юк, кулда акча юк, ягарга утын юк. Әни дә: «Эшкә кер. Эшнең олысы-кечесе юк. Сеңлең дә 3нче класс укучысы гына», – дигәч, колхозда эшләп калдым. Кая кушсалар, шунда йөрдем. Эшкә кияргә дә кием юк иде. Авыру әнине карадым, сеңлемне кияүгә бирдек.

Нужалы ул елларда авырлыклар ил белән бергә иде бит, бер бездә генә түгел. Яздым әле, сөйләсәң, күп инде алар…

Рәхилә НАСРЕТДИНОВА,

Аксубай районы, Яңа Ибрай авылы

Комментарии