- 30.06.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №25 (27 июнь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Без хезмәт көненә бер таякка эшләдек. 10 тиен эләксә, шатландык, 30 тиен тисә, кичен кинога кердек. Ә хәзер яшүсмер малайның кулында телефон, икенчесендә туңдырма, кесәдә акча, ул киемнәре ни тора… Үзе мотоциклда, машинада элдертә. Мәктәбендә укуы ничектер? Бу бәдбәхетләрдән ни көтәсең? Тарихны белмәгәннең киләчәге ничек булсын? Йөрәгем әрни: замана шушы ялкау, вөҗдансыз, алдакчы, сәрхүшләргә кала ич…
Заманында чүпрәк-чапрак, сөяк, тимер-томыр тапшырып, үземә китаплар, бумазый букча урынына сумка алганны хәтерлим. Үсәрәк төшкәч, кирпеч заводында җәйге каникулда эшләдем, анда мичтән чыккан кызу кирпечләрне эсседә, кояш астында сигез сәгать буе рәт-рәт итепөеп торасы иде. Хезмәт хакыма мәктәп формасы, аягыма ботинка алдым, әнигә дә бераз өлеш чыгардым. Менә ул саф күңел, тырыш хезмәт баланы ничек тәрбияли…
Бүген дә яшелчә, җиләк-җимеш бакчасын берүзем казып бетердем, яшелчәләр утырттым. Эшкәрткән җирем 15 сутыйдан күбрәк булыр. Калган 25 сутыен трактор сукалап, бергәләп утырттык. Аллага шөкер, әлегә эшләп арыганым, эш бетмичә утырганым юк, чөнки без кычыткан, балтырган шулпасы, черек бәрәңге ашап чыныгып үстек, тәмәке тартканым булмады.
…3нче сыйныфта укыганда, дәрестән соң, өлкәннәргә ияреп, «Чулпан» басуына черек бәрәңге җыярга киттек. Өстебездә бер кат юка кием, аякта күтәртмәлечабата. Анда таш юлдан2 км дан артык барасы. Бу җир Казан юлы, таш юлдан астарак, елга буенда. Без: Рәүф, Йосыф, Наил, Раил, өлкәннәр – Рафаэль, Шәкүр абыйларга ияреп, алар артыннан кара туфраклы, язгы кояшта эри башлаган, бәрәңге җиреннән атлыйбыз. Араларыннан берсе «Килегез, бәрәңге таптым», – дип кычкырды, шунда ашыктык. Бу Шәкүр абый икән. Кулга чиләк күтәреп, аларның табышын күзәтеп торганда, Рафаэль абый: «Ах», – дип көрәк, чиләген атып, этә-төртә чапты, аның артыннан иптәше Шәкүр абый да китәргә ашыкты. Без, куркып, бер-беребезгә карап торган арада, Наил: «Малайлар, бу кешенең кул йодрыгы ич, әнә, кулы аста, гәүдәсе, боз астында калган», – диюгә, кайсыбыз кая йөгердек.
Күрше Янсыбы авылыннан тире җыючы Вәли, авылына кайтышлый буранлы көндә адашып үлә. Асылмалы кырсумкасында кызыл йөзлекләре дә хәйран гына чыга. Шәкүр, Рафаэль абыйлар кайтып, авыл Советына хәбәр бирүгә, бистәдән кызыл погонлылар да килеп, тикшереп, казып, боздан арындырып, экспертиза үткәргәннән соң, бар да ачыклана. Шул көннән соң янәшәдәге басуга да йөрми башладык. Әле дә биредән үткәндә шул чаклар күз алдына килеп баса. Гыйбрәтле, ачлык еллары булса да, саф күңел, балалык еллары, дусларым сагындыра.
Яз көне тирес өемнәре кызып өлгергәч, өчәр рәт киң сайгактан, тирән итеп ясалган парникларда кыяр, помидор, кәбестә, шалкан үстерелде, өсләренә пыяла рамнар капланып, салам тутырылган маталар беләнҗылытылды. Як-якларына, парник эчләренә кызган ат тиресләре, кара туфрак белән күмелеп, кәлшәләр чәчелде. Алар өлгереп, көннәр ачылгач, яшелчәчелеккә, янәшәдәге елга буена күчерелде. Бу эштә атчылар: Нигъмәтулла, Сәләй, Хәлиулла, Вафа абзыйлар зур тырышлык куйды… Эшне оештыруда бригадирыбыз Бибинур апа Хазиева башлап йөрде. Хәзер бу матур тургайлы язларны сагынып сөйләргә генә калды. Язы да үзгәрде, тургайлары да ишетелми, күренми, су ташулары башкача.
Хәзер бу парник урынын әрекмән басты, яшелчәчелектә малайлар туп тибә. Койма белән тотылып, каен үсентеләре утыртылып, кәҗәләр, олы маллар ышкынып, койманы җимереп кереп, сынганнан калган каеннар шавында, биредә яшелчәчелектә фидакарь хезмәтләрен куеп, үзләрен аямыйча эшләгән апаларны, атчы абзыйларны, каравылчы Кәримулла картны да искә алгандай, исән калган каен яфраклары җәйге җилләрдә сихри моңнар ишеттереп, шаулап утыралар. Алма бакчасын да әрәмәлек, куаклыклар басты, өй урыннарында тигәнәклекләр хасил булды. Ярый әле 60 еллардан чыршылар утырту башланып, алар үсеп, бу каеннарның беразын каплады, араларындагы алмагачлар, безне ятим иттегез, дигәндәй, каеннар арасында кысылып калганнар…
Бу урыннардан үткәндә каравылчы Галим, Нурихан, Габдрахман абыйларымны, Бибинур апаны искә алам. Бибинур апа бөтенләй иртә китте, 42 яшендә вафат булды. Кара кашлы, матур, зифа буйлы апа иде. Барысының да урыннары оҗмахта булсын, бу язмам да дога булып ирешсен. Әлеге юлларны язганда күзләремнән яшь ага, йөрәк әрни, аларга бүгенге көнне, мул табынны күрсәтергә, сыйларга, матур киемнәрдә йөртергә, газлы, сулы, уңайлы өйләрдә яшәтергә иде, дип уфтанып куям. Без эш узгач кына искә алабыз, кадерли башлыйбыз. Аларны бездән башка кем искә төшерер. Аларга орден да, медаль дә кирәк булмады, халык өчен, хаклык өчен тырыштылар. Гадел, намуслы, бер-берсенә ярдәмчел булдылар, ару-талуны белмәделәр, бер телем икмәкне бишкә бүлделәр. Аларның балалары да үзләредәй үрнәк кешеләр, оныклары да әби-бабайлары исеменә тап төшерми.
Нурислам ГАЛИЕВ.
Зур Кукмара авылы.

Комментарии