- 30.06.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №25 (27 июнь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Мин 1944 елгы, Сугышлыныкы. 1958 елда зур авырлык белән мәктәпне тәмамладым. Укуым начар булмады: «4»ле, «5»ле билгесенә укыдым, бары тик 9 яшьтән әнине карап, хуҗалыкны үземә алып барырга туры килде. Ул 24 ел урында бер хәрәкәтсез ятты. Битен юдырам, тотып ашатам, күтәреп карават кырыена китереп, йомышлата идем. Караватта гына юындырдым. Эчемнән генә, тагын ничек күтәрим икән, дип кайгыра идем. Ә әтием сугыштан авыр яраланып кайтып, урында ятып үлгән. Аны белмим дә.
Ул вакытта утынын табарга, кисәргә, ярырга кирәк. Кәҗәләр, тавыклар бар иде. Йортыбыз су буенда булгач, шундагы талларны сындырып, кәҗәләргә ничәшәр йөз көлтә бәйләп, аларны ташып өй түбәсенә тезеп киптерә идем. Бәрәңге бакчасы зур, каты, көрәк белән казып, үзем утырттым. Дәрес әзерләргә ничек җитешкәнмендер?!
7 сыйныфны тәмамлагач, колхозда төрле эштә эшләдем. Кайбер көннәрне әни мин кайтуга идәнгә егылып төшкән була иде. Аны тагын идәннән ничек күтәреп салганмындыр?! Әнинең мине эшкә чыгарып җибәрәсе килмәде, барма, дип елап кала иде. Аның пенсиясе – ул вакыттагы акча белән 3 сум 20 тиен, бабайныкы – 4 сум иде. Әле әнинең әтисе дә бар иде бит, аны да мин карадым. Ул 90га җитеп, акылга җиңеләепүлде.
1962 елда йортыбыз янды. 40 көн күршедә (туганыбыз) тордык та, аның малае өйләнергә уйлагач, кире үзебезгә чыктык. Әнинең караваты өстенә, түбәгә, күршеләр калай куйды, ишеген рәтләде, яңгыр үтепторган өйдә яшәдек. Колхоз өй салып биргәнче күпме вакыт үткәндер, хәтерләмим.
Кияүгә чыгып та бәхетем булмады. Ирем эчте дә кыйнады. Бөтен эш берүземә булды. Маллар да асрадык, өч бала үстердек. Балаларымның берсенең дә бәхете булмады.
Менә хәзер аз пенсияне барына да җиткереп бетереп булмый, утка, газга түләргә кирәк. Бер чиләк чүп чыгармасам да, штраф салабыз дип куркытып, чүп өчен дә ай саен түләтәләр.
Ничә еллардан бирле беркая чыгып йөри алмыйм, аякларым, хәзер инде кулларым да авырта. Кулбаштан ук чатный, чатнаганда кулда әйбер булса, төшә дә китә. Күп еллардан бирле астма бронхиты белән дә чирлим. Быел кыш урамга чыга да алмадым. Тыштан өйгә кергәч, берничек тынны алып булмый. Хәзер җәен дә җилсез көн бик сирәк була. Әле чирле малаем да бар, авырулары күп. Миннән калса, ул нишли?
Якын-тирә шәһәрдә берәр мәрхәмәтле табиб, чирләремне тикшереп, дәваламаса да, өйдә ниләр эчәргә, ниләр сөртергә икәнен генә әйтсә дә, бик рәхмәтле булыр идем. Йөгереп йөрүче байлар группага чыгып бетте. Менә тагын йөрәкләрдән кан тамызып, 9 майда исән кайтучыларны зурладылар. Сугышта әллә булганнар, әллә күрмәгәннәр дә… Сугышның эчендә булганнар күптән үлеп бетте, кырыенда гына йөргәннәр исән кайтты, дигән сүзне еш ишетәм. Әти сугыш азапларын күрсә дә, безгә бер тиен дә ярдәм булмады, акча да алып тормадык. Ятимне кем күрсен инде аны? Аллаһы Тәгалә генә ташламасын.
Талибә апагыз.
Лениногорск районы.
Комментарии