- 30.05.2016
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2016, №21 (25 май)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Арча районында аларны белмәгән кеше юктыр. Алар башкаларга охшамаган, әллә кайдан игътибарны җәлеп итәләр чөнки. Әкиятләрдә телгә алына торган карыш буйлы кешеләрне, бармак буе малайны хәтерлисезме? Әкияттә генә түгел, тормышта да була андыйлар. Яшьләре бишенче дистәне вакласа да, буйлары 5-6 яшьлек баланыкы кадәр генә булган абыйлы-сеңелле Гөлхәбирә белән Фидаил Нәҗмиевлар – әнә шундый гадәти булмаган кешеләр.
Дөресрәге, алар шундый өч туган. Апалары Зәнфирә дә кечкенә буйлы. Ул бүген Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә яши, кияүдә. Арчага кайткач, Нәҗмиевләрнең фатирына да сугылдым. 90 яшьлек әниләре Гөлчирә апа да исән-сау әле. Үзенең катлаулы язмышы турында да, гадәти булмаган өч баланы тәрбияләүнең никадәр мәшәкатьле булуы хакында да сөйләде ул.
«СИНЕ АЙДАН СОРАП АЛДЫМ, ДИДЕ»
«И кызым, минем тормышны сөйләп бетерә торган түгел», – дип каршы алды Гөлчирә апа. Югыйсә, ничә ел үткән бит инде, авырлыклар онытылырга, яралар төзәлергә, кеше үз язмышы белән килешергә тиеш кебек – юк шул, онытылмаган да, җиңеләймәгән дә. Әңгәмә барышында Гөлчирә апаның күзенә мөлдерәп яшь тулуы шуны дәлилли.
Яшьлек еллары сугыш вакытына һәм аннан соңгы авыр чорга туры килә аның. «Арча районының Каенлык дигән авылында туып үстем мин, сеңлем. Байлар авылы иде ул. Авылдашларның күбесен, кулак, дип сөргенгә җибәргәннән соң, гөрләп торган авылыбыз бетте», – дип искә төшерә Гөлчирә апа.
Сугыш вакытында әтисен Мәскәүгә хезмәткә озаткач, Гөлчирә белән абыйсы аның урынына ат карарга калалар. Әңгәмәдәшем шул чорга кайтып килгәндәй була: «Нинди усал атларны җиктем мин!» – ди. Тавышында – горурлык та, көрсенү дә. Абыйсын сугышка алгач, кыз күршедәге Көтек авылына бер хатынга фатирга керә, сарык фермасына эшкә күчә. 100 баш мал, үлсә – үз кесәңнән түлисең. Ә ул кесәдә нәрсә булсын?! Шөкер, малкайлар исән кала. Гөлчирә язга чыккан саен хәллерәк кешеләрнең өйләрен юа. Көненә дүрт-биш йорт та эләгә кайчак. Буш итмиләр – йә бер-ике бәрәңге бирәләр, йә янчыкка бераз он салалар. Кыз аларны әнисенә биреп җибәрә: үзе ничек тә җан асрар, өйдә тагын сигез бала бар бит әле.
– Шушы Көтек авылында Фәрхетдин исемле инвалид егет яши икән. Буе үсми торган авыру бу. Сугыш вакытында һәм аннан соң да Көтеккә бик күпләр эвакуацияләнде, һәр йортка ике-өч кеше керттеләр. Фәрхетдиннәр йортына зур урында эшләүче бер кеше эләккән. Фәрхетдиннең бик белемле булуын күреп, шул кеше моңа: «Белемеңне әрәм итмә, эш сорап, Сталинга хат яз, адресын бирәм», – дигән. Шулай итеп, Фәрхетдин Мәскәүгә хат язып җибәргән. Аннан, «карагыз» дип, Казанга хат җибәргәннәр, Казаннан – Арчага. Шуннан соң Фәрхетдингә хисапчы эшен биргәннәр. Сталин урнаштырган эштә эшләде ул! Әле бу вакытта без таныш түгел, соңыннан сөйләшкән буенча гына беләм моны, – дип сөйли Гөлчирә апа.
Гөлчирә апаның әбисе – бөтенләй күрми торган карчык. Андыйларга «коры паек» тиеш. Кыз, әбисен култыклап, авыл советына алып төшә. Ә анда кечкенә буйлы егет документларга мөһер сугып, нидер язып-сызып утыра. Хисапчы Фәрхетдин була инде бу. «Шунда күзе төшеп калгандырмы инде. Клубка «тансы»га чыкканда да баскыч төбендә гел мине күзәтеп утырыр иде. Сизәм инде: минем белән сөйләшәсе килә моның. Ә мин качам. Берсендә тәки сөйләштек бит. «Мин сине берәүгә дә бирмим, бергә булабыз, син – минем айга карап тели торган иң зур теләгем», – ди. Ул вакытта миндә егет кайгысы юк, тамак кайгысы гына иде. Мин яратканнар сугышка китеп бетте, шунда ятып калды. Үземнең дә биш абыем кайтмады. Сугыштан исән кайтканнарның кайсы бөкре, кайсы сукыр, кайсының акылы юк. Нишлисең инде, бер хәлең юк: мин, 180 метр буйлы чибәр кыз, 30 яшемдә кәтүк хәтле Фәрхетдингә тормышка чыктым», – дип, хатирәләр йомгагын сүтә Гөлчирә апа. Моңа хәтле әнисен бүлдерми генә тыңлап, чәй өстәле әзерләп йөргән Гөлхәбирә апа сүзгә кушыла: «И әни! Бөкре кешегә чыксаң, ичмасам, балаларың сәламәт булып туар иде. Болай үзең дә газапландың, хәзер менә без газапланабыз…» Гөлчирә апага карыйм. Фәрхетдингә кияүгә чыгуыма үкендем, дияр инде дип көтәм. Юк, үкенмәгән!
– Башка егетләрнең буе булса да, белеме юк иде. Мин Фәрхетдин аркасында гына югалмадым. Ул документ язып бирер, мин шуны тотып чыгып китәр идем. Бөтен кеше аңа киңәш сорап килде, законны да белә иде. Бик әйбәт кеше булды, җаным. Урыны оҗмахта булсын, 22 ел бергә яшәгәннән соң, 54 яшендә соңгы юлга озаттык. Риза булып бардым, риза булып тордым, Аллаһка шөкер. Бер дә үкенмим!
«БАЛАЛАРЫМ СӘЛАМӘТ БУЛСА ИДЕ…»
Фәрхетдин Нәҗмиевнең әтисе дә кечкенә буйлы булган, ә бертуганы Сәхау – озын буйлы. Гаилә коргач, балаларсыз да булмый бит. «Ярар, кушылуын кушылдык, балаларыбыз таза булып тусын иде инде», – дип тели Гөлчирә апа. «Безнең нәселебез шундый, бездә дә берәрсе кечкенә буйлы булмый калмас», – ди Фәрхетдин абый аңа. Тик бер-бер артлы туган өч балалары да инвалид.
– Туган вакытта шалкан шикелле булалар, тугач, буыннары киңәеп китә, күзгә күренеп үзгәрәләр. Беренче кызым Зәнфирә шундый булып тугач: «Һай җаным, монысы шундый булды, инде башкалары сәламәт булсын», – дип еладым. Аллаһы Тәгалә мине ишетмәгән, күрәсең. Икенче балам Фидаил 4 килолы булып туды, тик ул да сәламәт түгел. Ә өченчесе Гөлхәбирәне унынчы айга киткәч, укол ясап кына таптырдылар, – дип сөйли Гөлчирә апа.
Авыр вакытлар: торган җирләре – кеше йорты, өстәвенә бик иске, ашарларына – ризык, бала төрергә чүпрәк юк. Зәнфирәгә авырлы вакытта Гөлчирә апа урман кисә. Шулай итеп үз көчләре белән йорт җиткезеп чыгалар, мунчасын да булдыралар. Калган балалар шул үз йортларында туа инде.
Урман турында сүз киткәч, Гөлчирә апаның күзләре янә дымлана. Хатирәләре бигрәк авыр шул! «Ат җигеп, ирем белән урманга утынга барабыз. Фәрхетдин юл кырыенда атны саклап кала, мин, балтамны күтәреп, агачлыкка кереп китәм. Керәм дә елыйм. Монысына балта чапсам, урманчы ишетерме икән, дип куркам. Куркуымны Фәрхетдингә чыгып сөйлим. Ул: «Курыкма, карчык, урманчы килсә, үзем сөйләшермен», – дигәч, йөрәкләнеп китәм. Берәр агачны кисәм, өстерәп чыгып арбага төйим, Фәрхетдинне күтәреп утыртам, аннары үзем утырам. Үзем белән һәрвакыт энә-җеп салынган сумка йөрттем. Ат кузгалуга, кулыма бәйләү алып җыр суза башлар идем:
Карурманны чыккан чакта
Кисеп салдым куш каен,
Э-эх, аерылмаек, дускаем».
Балалар тугач, иңгә авырлыкның башка төрлесе төшә. Балаларны киендерергә кием табып булмый. «Әле ярый кулым эш белде», – ди Гөлчирә апа. Оекбаш та, шәл дә бәйләп сата ул, шуннан кергән табышка тукыма юнәтеп, балаларына һәм ире белән үзенә киемнәр тегә. Шулай әкренләп аякка басалар. «Тамагым ризыкка туя башлады. Дүртенче балам Наилнең сау-сәламәт булуын да шуннан гына күрәм мин. Их элегрәк тә тамагым туйган булса…» – ди әңгәмәдәшем.
Дүрт бала, шуның өчесе – инвалид. Ир бар, ләкин анысы да сәламәт түгел. Шундый хәлдә дә балаларын укытырга көч һәм мөмкинлек таба Гөлчирә апа. «Беренче класска укырга кергәч, укытучыбыз берле санын язарга гына өйрәтеп калды – сугышка алдылар. Тагын берәү килде, озакламый аны да алып киттеләр. Шулай килә-китә йөргән укытучылардан барлы-юклы өч класс белем алып калдым мин. Үзем укымадым, балаларымны укытам, шунсыз кеше була алмаслар, дидем», – дип хатирәләрен уртаклаша ул. Бер баласын, култык астына кыстырып, үз авылларындагы башлангыч мәктәпкә илтә, олыларын, ат җигеп, Казанбашка интернат-мәктәпкә төшерә. «Атна ахыры җитсә, интернат тәрәзәсенә капланып, ат башы күренүен көтәр идек. Әни атна саен мунчага алып кайта иде», – дип сүзгә кушыла Гөлхәбирә апа.
Әйбәт укый алар, әтиләре кебек акыллы булалар. «Алган белемнәре әрәм китмәсен, син райсобеска барып кара әле», – дип киңәш бирә Гөлчирәгә авылдашлары. Ул, Зәнфирәсен җитәкләп, районның социаль тәэминат бүлегенә китә. «Инвалидлар өчен ике җирдә уку йорты бар: Сарапулда һәм Оренбургта», – дигән сүзне ишеткәч, кызын кочаклап, елап җибәрә. Әллә кайдагы чит шәһәргә ничек чыгарып җибәрсен?! Үзе барып йөри алмый, өстәвенә, бер авыз сүз урысча да белми бит әле. Елап басып торган хатынны бер ир кеше тынычландыра: «Апа җаным, елама, Сарапул монда гына бит ул», – ди. Ире белән дә кайтып киңәшләшкәч, Зәнфирә белән Фидаилне Сарапулга инвалидлар өчен махсус һөнәри училищега алып барырга булалар.
«Фәрхетдин өйдә калды, аның бер сәламәт дусты белән мин, балаларны ияртеп, Сарапулга чыгып киттем. Андагыларны күргәч, безнекеләр Аллаһка шөкер икән әле, дидем. Фидаилне – хисапчы-электромеханик курсына, Зәнфирәне хисапчы-тегүчелеккә кабул иттеләр. Миңа иптәшкә килгән теге ир кеше белән кайтырга кузгалдык. Фидаил артымнан чыккан: «Әни, безне калдырып китәсеңмени?» – ди. Йөрәкләрем өзелеп төште шулчак. Әйбәтләп укыгыз, эшкә өйрәнегез, дип калдырып кайтып киттем», – дип күз яшьләрен сөртә Гөлчирә апа. Соңрак Гөлхәбирәсе дә шунда барып укый. Ә Зәнфирә училищеда танышкан бер кулсыз кешегә кияүгә чыгып, Сарапулда яшәп кала. 30 ел хисапчы булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Бүген телефоннан, интернеттан хәбәрләшеп торалар.
Гөлхәбирә исә Сарапулда аяк киеме тегү фабрикасына эшкә урнаша. Бу вакытта Наил армиядә хезмәт итә. Гөлчирә апа кызын үзе янына чакырып кайтарта. Шул көннән бирле ана белән кыз бергә яши.
ЯЗМЫШКА РӘНҖЕРГӘ ЯРАМЫЙ
Гөлхәбирә апага 52 яшь. 12 ел Казанда да эшләп кайткан ул. Бүген дә тик утырмый. Заказга түбәтәйләр чигә. Үзенә яраклаштырып кечкенә итеп эшләнгән өстәле дә сәйләннәр, тегелә башлаган түбәтәйләр белән тулган. «Бервакытта да эшсез утырган булмады безнең. Эшкә өйрән, дип, әни бүлмәдә бикләп чыгып китә иде. Эшеңне бетермичә ашау юк», – ди, елмаеп, Гөлхәбирә апа. «Халык һөнәре остасы» таныклыгы һәм күкрәк тамгасы белән дә бүләкләгәннәр аны.
Энекәшләре Наил бүген үз гаиләсе белән Көтектәге төп нигездә гомер кичерә икән, өч улы бар – барысы да сау-сәламәт. Килеп йөриләр, ярдәмнәреннән ташламыйлар. «Әниегезне карау кыендыр бит, нишләп төп йортка, сәламәт улы белән килене янына кайтармыйсыз?» – дип сорыйм Гөлхәбирә ападан. «Әни миннән башка тора алмый бит ул. Без гомер буе бергә. Мин аны үзем дә берәүгә дә бирмим. Үзем исән булып, соңгы юлга әнине үзем карап озатсам иде, дип кенә телим», – ди ул.
Фидаил абый белән дә сөйләштек. «Безнең шикеллеләргә ничек яшәргә кирәк, дип сорыйсың киләдер, сеңлем. Эшләп яшәргә», – ди ул да, әнисенең сүзләрен куәтләп. Ул быел 57 яшен тутырган. Гомере буе электромеханик булып эшләгән, кайда гына булмаган! Сүзгә саран булып чыкты, гомер юлын фотографияләр ярдәмендә генә «сөйләде». Күбесендә – яшь Фидаил озын буйлы чибәр кызлар янәшәсендә. «Мине яраткан кызлар күп булса да, өйләнү генә насыйп булмады», – ди, сурәттәге кызлар белән таныштыра-таныштыра.
«Элегрәк мине куып җитеп булмый иде, ә хәзер менә таяк белән йөрергә калдым», – ди Фидаил абый. Без аларга лилипут дип дәшәргә күнеккән. Тик лилипутлар кечкенә буйлы булса да, сәламәт була шул. Ә Нәҗмиевләр лилипут түгел, аларның үсми калу сәбәбе – сөяк авыруы. Шуңа күрә аяк-куллары шешкән, йөрүе кыенлашкан.
«Язмышка рәнҗегән чаклар буламы?» – дип сорамый кала алмыйм. Уйлана Фидаил абый һәм бөтенләй мин көтмәгән җавап бирә:
– Төрле чак булды инде. Сәламәт кеше дә кайчак язмышыннан канәгать булмый бит. Язмышка түгел, кәкре аяк дип мыскыллаучыларга ачуым килә иде минем. Көч җиткәненең кирәген бирәсең, көч җитмәслек булса, ишетмәмешкә салышасың инде. Язмышка рәнҗергә ярамыйдыр, дим мин.
Фәнзилә МОСТАФИНА,
Казан – Арча – Казан

Комментарии