Синсез килгән язлар...

Синсез килгән язлар...

Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья,

Соңгы тапкыр кояш балкыды.

Таң атмады бүген, көн тумады,

Алды җирне сугыш ялкыны.

Р.Вәлиев

Тормыш Аллаһ кулында, Аллаһның әмере белән киләбез, аның әмере белән китәбез, дисәләр дә, көтмәгәндә генә газиз балаңны югалтудан да ачы хәсрәт юк икән. Берәүнең дә мәңгелеккә килмәгәнен, иртәме-соңмы якыннарыбызны югалту ачысын татырга туры киләчәген күзалласак та, яшь кенә егетләрнең вакытсыз китүләре йөрәкне тырный. Кадерле улыбыз – гвардия лейтенанты Айнур Измайлов та Украинадагы махсус операция вакытында һәлак булды. Аңа нибары 24 кенә яшь иде.

Вафатына бер ел вакыт узса да, үлеменә күңелебез һаман ышанмый... Үзе исән чагында да улыбызның дуслары, танышлары гаять күп иде. Аны барысы да үз иттеләр, яраттылар. Үлеме белән бик күпләр килешмәде, хәзер дә ул барыбыз өчен дә исәндер шикелле…

Улыбыз Кукмараның 3нче урта мәктәбендә белем алды. Аны һәрвакыт искә алып торалар. 2022нче елның 8нче маенда Кукмара 3нче урта мәктәбендә Җиңү көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы линейкада Айнурыбызны искә алдылар һәм 8нче сыйныф укучылары җитәкчеләре (В.Г. Нәҗмиева, Г.Г. Хәсәнова, М.А. Романова) белән берлектә каберенә чәчәкләр куйдылар.

Аның исемен мәңгеләштерү йөзеннән, 1нче сентябрь – белем көнендә истәлек тактасы урнаштыруга багышланган тантаналы митинг оештырылды. Бу эш ир-егетләрнең илебез иминлеген саклап калу өчен барысын да эшләүләрен, ил тынычлыгы бәрабәренә кайтмый калуларын укучылар белергә, алар үрнәгендә үсеп килүче буын тәрбия алырга тиеш дигән максатны күз алдында тотып ачылды. Мәктәп директоры Диләрә Хәким кызы Ганиева инициативасы белән, халык үз герое итеп таныган улыбыз Айнур истәлегенә музей почмагы да булдырдылар. 23нче март көнне барлык укытучылар коллективы, укучылар улыбызның батырлыгын тагын бер тапкыр искә алу уңаеннан, музей почмагын рәсми төстә ачуга безнең гаиләне дә чакырды.

Мәктәпнең ишеген ачып керүгә барлык кешене фото аша нурлы елмаюы белән Айнурыбыз сәламли. Музей почмагында аның шәхси әйберләре: киемнәре, орден, медальләре, грамоталары урын алган. Дөньядан вакытсыз киткән улыбыз укытучылар, укучылар хәтереннән җуелмас, аның батырлыгы тарих булып язылыр. Монда куелган һәр әйбер бик күп нәрсә турында сөйли.

Улыбызның истәлеген хөрмәт итүчеләр саны күп, чөнки хәтер кичәсенең икенче өлеше халык белән шыгрым тулы актлар залында узды. Кызыл тасма киселгәннән соң, барыбыз да актлар залына җыелдык. Улыбыз истәлегенә багышланган чарада бөтен мәктәп коллективының, укучыларның бик күп көч куюлары әллә каян күренеп тора.

Чараны мәктәп директоры Диләрә Хәким кызы ачып җибәрде: «Мин Айнурны күреп белмәсәм дә, ул минем күңелемә якын. Илебез тынычлыгы хакына батырлык кылуы әйтеп бетергесез. Безнең мәктәптә Айнур шикелле кыю йөрәкле егетләрнең белем алуы горурлык булса да, аларның безне иртә ташлап китүләре белән йөрәк килешми. Аның кылган батырлыгын онытмыйча, музей почмагын киләчәктә тагын да тулыландырып, укучыларга аның турында һәрчак искәртеп торырбыз», – диде ул.

Сәхнәгә чыгып үзләренең уй-фикерләрен җиткергән Кукмара районы хәрби комиссары Альберт Гомәровның, олы улыбыз – майор, батальон командиры Ленар Измайловның, Кукмара районы ветераннарының иҗтимагый оешмасы «Боевое Братство» әгъзасының сөйләгәннәрен бөтен зал тын алмыйча тыңлады.

Музей экспонатлары белән якыннан таныштырган, аны барлауга зур өлеш керткән тарих укытучысы Марина Евгений кызы, Айнурның сыйныф җитәкчесе булган, бүгенге көндә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләүче Ләйсән Фердинант кызы, кыскасы, улыбызны белгән һәр кеше аның тарафына бары тик җылы сүзләрен җиткерде.

Халкыбызның рухи мирасын, аның тарихын өйрәнүдә киләчәк буынга чын мәгънәсендә әхлак тәрбиясе бирүдә батырларга багышланган музей һәм хәтер почмаклары эшчәнлеге әйтеп бетергесез әһәмияткә ия. Кичәдә яңгыраган үтемле сүзләр, мәгънәле җырлар, шигырьләр барысы да улыбыз рухына дога булып барып ирешсә иде...

Айнур истәлегенә районның «Барс Арена», «Зилант», «Ялкын» спорт сарайларында спорт ярышлары үткәрелеп килә. 15нче апрельдә Айнурның истәлегенә багышлап иптәшләре уздырган мини футбол буенча I ачык турнир ныклы әзерлек белән узды.

Улыбыз кечкенәдән үк спортны үз итте. Хәрби училищеда укыган елларында Айнур Казан шәһәренең «Кадар» спорт сараенда профессиональ рәвештә самбо белән шөгыльләнде. Анда да аның истәлегенә даими ярышлар үткәрелеп тора. Әлеге чаралар дәвамлы булыр дигән өметтә калабыз.

Күптән түгел Айнурның абыйлары ул хезмәт иткән җирдә булып кайтты. Алар сөйләве буенча, Улан-Удэ шәһәрендә урнашкан хезмәт частендә махсус хәрби операциядә һәлак булган солдат, офицерлар истәлегенә хәтер почмагы булдырылган.

Сүземне тәмамлап, шуны әйтәсем килә: авыр чагыбызда бик күпләрнең күңел җылысын тойдык. Янәшәбездә безнең олы кайгыбызны үзләренеке итеп тойган, җылы сүзләре белән юаткан, матди һәм рухи ярдәм иткән һәр кешегә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Безнең башка төшкән ачы хәсрәт һәркемне читләтеп үтсен иде. Низаглар бетеп, илләребез имин булып барчабызга исән-сау яшәргә язсын.

Айнур Измайловның әнисе Раушания ИЗМАЙЛОВА,

Кукмара шәһәре

Комментарии