Чын тарих. Нәсел тарихы

Бик күптәннән үзебезнең нәсел, әби-бабайлар, әти-әниләр турында язып калдырырга кызыгып йөри идем. Миңа инде 81 яшь, алда күпме гомер барын беркем белми... Үзем белгәннәрне балаларга, оныкларга мин сөйләмәсәм, кем сөйләр? Бу уйларымны 2022нче елгы каты авыру тагын да ныгытып җибәрде.

Көннәрдән бер көнне кулыма Флера Тарханованың «Капка» дигән поэмасы килеп эләкте. Бер тын белән укып чыктым. Бу поэма минем башымда кайнаган безнең нәсел тарихын бер җепкә тезгәндәй булды. Һәм мин кулыма каләм алдым.

...Мунча буендагы эскәмиядә уйларыма чумып утырам. Җилкапкабызны ачып, хәрби киемнән берәү килеп керде. Бу – минем Закир бабам. 1914нче елда Герман сугышына алына ул. Җиде ел ярым хезмәт итә. Вакытлы хөкүмәтне төшерүдә, Украинадагы сугышта катнаша. 1921нче елда исән-сау туган якларына әйләнеп кайта. Ул елны безнең якларда бик каты корылык, ачлык булып тарихка кереп калган. Икенче яз башында Татарстанга Украинадан чәчәргә ашлык алып кайтуда минем бабай да катнаша. Исән-имин кайтып җитәләр. Алып кайткан ашлыкны халыкка бүлеп бирәләр. Кайбер гаиләләр ачлыктан шулкадәр тилмергән – чәчәргә дигән ашлыкны ашап бетерәләр. Бабай ничек итсә итә, өч бармаклы кулы белән ашлыкны чәчә. Ашлык бик уңа. Икенче елларда бабай үзебезнең авылның, Курса, Шыңар авылларының үзләре чәчә алмаган кешеләренең җирләренә уртакка чәчеп, иген үстерә башлый. Эшләгән, уңышка ирешкән кешедән көнләшүчеләр гел табыла бит ул. Бабайны да, бай, кулак, дип гаепли башлыйлар һәм кулга алырга киләләр. Аллаһның рәхмәте, бабаебыз качып чыгып китәргә өлгерә. Энесе аны төнлә Арчага илтеп куя. Ә әбиебезне ат арбасы артына бәйләп алып китәләр. Шунда егылып имгәнә һәм гомере буе бөкре булып кала. Кулга алырга килгән кешеләр өйдә бернәрсә дә калдырмый алып чыгып китәләр. Мич казанына кадәр кубарып алалар.

...Менә тагын капка ачыла. Аннан әти килеп керә. Тагил якларыннан кайтып төшкән ул. 14 яшендә шул якларга эшкә чыгып киткән була. Тракторчы һөнәрен үзләштереп кайта. Башта ике ел Сабада, аннан соң үзебезнең авылда эшли.

...1937нче ел. Капкадан керүче шат, бәхетле яшьләр – әти белән әни. Шул елда әти – Закир улы Кыям үзебезнең авылның Сәләхи бабай кызы Зәйтүнәне алып кайта. Без өч бала – ике апам һәм мин туабыз. Шулай матур гына яшәп ятканда сугыш башлана. Әтиебезне дә сугышка алалар...

...Капкадан икәү чыгып баралар – бабай белән әни бу. Урман кисәргә китеп барышлары. Кыш буе паровозларга ягу өчен урман кисәргә йөртәләр аларны. Агачны ат белән Курса станциясенә чыгарырга кирәк. Ике юл чыгарганга бер кисәк ипи бирәләр. Әни аны өйгә алып кайта. Шуны алты кешегә бүлеп ашый идек. Бер кабарлык тия иде... Яз көне әни 35 чакрымдагы Шәмәрдәннән симәнә ташый. Анысы да ат белән. Бөтен эш кулдан башкарыла. Ул кадәр араны йөрергә чабаталар түзми. Бозлы кар суында әниләрнең аяклары ничек түзде икән? 25 сутыйлы бакчага бәрәңге утыртуы бик авыр иде. Ничек казыганнар, симәнәсен ничек тапканнар – бер елны да бакча утыртылмый калмый иде. Бәрәңге утыртып бетергән көн бәйрәм – без балаларга берәр күкәй бирәләр.

...Тагын капка ачыла. Йөгерә-йөгерә өч-дүрт бала килеп керә. Үзләре кычкыралар: «Кыям абый кайта! Кыям абый кайта!» Кичке аш ашап утырган җирдән барысы да әтине каршыларга чыгып йөгерә. Ә мин: «Үлгән кеше кайтмый ул», – дип өйдә калам һәм өч кашык он болгатып пешергән ашны да, бәрәңгене дә ашап бетереп, күбенәм. ...Әтине каршыларга чыккан җирдән әби керә алмады, йөрәге чыдамагандыр инде. Бабай аны күтәреп алып керде. Урын өстендә бер ел ятты...

Җәй көне безнең өчен әйбәтрәк иде: болын тулы үлән, ашаганын җый да аша. Миңа бигрәк тә ошаганы: тегермәнче бакчасы янында яр буенда үсә торган, бармак башы зурлыгындагы кара тамырлы, кара кабыклы, эче сары тәмле үлән иде. Нәрсә булгандыр ул? Тик су буенда иркенләп йөреп булмый. Хаҗинур дигән кеше балыкка йөри. Шул мине: «Ах, бай малае!» – дип куып тота да суга сала.

Без бала чактагы тагын бер бәйрәм – тегермән буасы эшләнеп беткән көн. Анда борчак боткасы пешерәләр иде. Үги ана яфрагына җидешәр кашык салып бирәләр. Күзне йомсам, ул ботканың тәмен әле дә тойган кебек булам.

...Яралардан дәвалангач, әти тагын сугышка китә. Соңгы хатында менә ниләр язган ул: кыска гына ял вакытында сафка тезеп, аларга Сталинның рәхмәт хатын укыйлар.

Әтиебез сугыштан әйләнеп кайтмады. Германиянең көньяк-көнчыгышындагы Лаузенхор дигән шәһәрдә җирләнә. Соңрак аның җәсәден Польшадагы туганнар каберлегенә күчерәләр. Безгә билгеле булган документларда әтинең пулеметчы булуы турында язылган. Бервакыт ул яраланган килеш 12 дошман солдатын юк итә һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

Барысын да язып бетереп булмый. Аңа көч тә җитми, йөрәк тә чыдамый.

Әти сүзен әйтеп үсмәдек без,

Белмим аннан авыр ни барын.

Боекканда җыелып укый идек

Әткәбездән килгән хатларны.

Бәхетлеләр күреп, күзебез янса,

Әни безгә андый чакларны

Укый иде йөзләр яктырганчы

Әткәбездән килгән хатларны.

Суык булса безгә, әни тагын

Шул ук сандык төбен актарды.

Җаннар җылынганчы укыдык без

Әткәбездән килгән хатларны.

Озата барды безне гомер буе

Әткәбезнең фронт хатлары.

Алар безне түбән төшүләрдән,

Хурлык эчүләрдән саклады...

Шулай әтине юксынып гомер узды... Колхозда иң авыр эшләрне миңа тапшыралар иде. Тырышып, намус белән эшләдем.

...Олы капканы ук ачып куйганнар. Биш балабызның әнисен– хатыным Илсөяне соңгы юлга озатабыз. Бәхет бер булмаса, булмый икән ул. Инде менә 18 ел язмыш кочагында ялгыз яшим. Аллага шөкер, балаларыбыз барысы да исән-саулар. Аллаһ балаларыма, кияү-киленнәргә, онык-туруннарыма саулык-сәламәтлек бирсен.

Рәис КЫЯМОВ,

Саба районы, Югары Симет авылы

Комментарии