Тормыш безне жәлләп тормады

Тормыш безне жәлләп тормады

«Безнең гәҗит»нең 1нче декабрьдә чыккан санында (№ 47, 2021 ел) Сарман районы Җәлил бистәсеннән Халисә Шәйдуллинаның «Хәерчеләр» дигән язмасы басылган иде. Язманы укыгач, әйтерсең лә бөтен балачагым алар белән узган кебек булды. Алар – Сарманда, мин Ютазы районы иске Уруссу авылында үстем. Яз башыннан кара көзгә чаклы аякка нәрсә киеп йөргәнне белмим дә. Укулар башлангач, чабатаны саклап кына киябез. «Мыеклары» чыга, тарала. Яз башыннан җәй буе «чебиле» аякларда чабабыз. Мунчаны чүп-чар, кипкән сыер тизәге ягып җылыта алсак, аякларны парлап юып, үлән сулар белән чайкагач, арба мае сөртеп, тагын йөгерәбез. Барлык йорт эшләре безгә иде ич.

Халисә ханым налоглар турында да искә төшергән әле. Бер сәкедә кочаклашып, салкыннардан бер-беребезне җылытып йоклаган бәрәнемне бирмәс өчен, бәрәңге базына төшеп утырганым булды. Көтүгә чыккач, барыбер «пропискага» керткәннәр.

Мәктәп минем өчен икенче дөнья иде. Дәреслекләр алырга акча юк. Шуның өчен дә мөмкин булган кадәр дәресләрне мәктәптә йә укытучыдан дәреслек алып, йә берәрсе белән кара тактага язып эшләп кайта идем. Өйдә башка эшләр көтә. Олавы белән солы, бодайны чүп-чардан аерып, кире колхозга илтеп тапшырасы. 25 ваттлы лампа яктысында таңга кадәр ашлык чистартабыз. Өч тәрәзәле, салам түбәле өйдә бозау, бәрәннәр дә, сыер да бозау имезергә керә, сугыштан соң туган миннән кечкенә ике бала да бар. Шулай да мәктәп еллары сагындырып искә төшә. Татар мәктәбе. Укытучылар нинди иде?!

1951нче ел булыр. Укытучы Гасыйма апа дәрестән соң кул эшләренә өйрәтә иде. Көн дә түгел. Чүбек тутырып курчак ясарга, гәҗитләр кисеп кием тегәргә. Беркөнне: «Крючок алып килегез. Яулык читләрен бөгәбез, челтәр бәйлибез», – диде. Туп-туры кул эшләре остасы Хәкимә апага чаптым. «Юк үскәнем, югалтырсың. Әнә андый әйберне бездән ерак түгел күпер башындагы Прохуастан ясатып ал. Бер күкәй акчасы кирәк инде», – диде. Нишләргә? Өйдә бер тиен акча юк. Заданиегә дип алып куйган күкәйнең бишесен сатарга тәки ризалаттым инәйне. Узган көнне буранлап яуган кар эреп, бөтен җирдән су ага. Аякта «мыекланып» беткән чабата. Станциягә бездән 3-4 чакрым. Вагоннарда торучылар бар. Берәмләп саттым күкәйләрне. Озак көтеп ипи дә алдым. Очып диярлек өйгә кайттым. Ипине куеп, крючок алырга чаптым. «Прохуас абый, крючок сат әле? Менә акча», – дип килеп керүем булды, абзый шап итеп ишеген япты да: «Бар, кит моннан!» – дип куып чыгарды. Елап Хәкимә апага киттем. Хәкимә апа тәгәрәп көлде дә, яшь чакларын сөйләп алды. Шәмсулла исемле икән ул. Ни өчен Прохуас дип йөрткәннәрен әйтмәде. Гафу үтенә-үтенә абыйның күңелен йомшарткач, миңа әлегәчә кул эшләренә яраклы крючок бирде ул. Үзе инде күптән бакыйлыкта, урыны оҗмахта булсын.

Мулине җепләре белән кофта якалары, күпме челтәр кулъяулыклар эшләнде. Җиденче классны тәмамлагач, мин акча эшләргә чыгып киттем. Салым күп, бераз ярдәм итәсем килде.

Еллар үтә торды. 5-6 елдан соң гына кичке уку мөмкинлеге туды. Эшче яшьләр мәктәбе урыс телендә генә укыта. Билгеле, башта җиңел булмаса да, укытучылар көчле булды. Кинодагы кебек, язмыш безнең буынны төрлечә сынады. Сугышында булмасак та, сәламәтлекне бик кайгырта алмадык. Инде аякка бастык дигәндә, 90нчы елларда ил башлыклары халык мөлкәтен пыран-заран китерделәр. Менә хәзерге түрәләр халык хәлен, сугыш чоры балаларын уйлыймы? Алар кәлҗемә ашап, яланаяк йөрмәгәннәр ич. Мин язмышыма зарланмыйм. Аллаһы Тәгаләнең мине үҗәт итеп яралтканына шөкер итеп дога кылам. Замандашларыма әйтер сүзем:

Туры килмәсә дә даннар алып,

Алкышларда йөзеп яшәргә,

Тап төшерми үттек тормыш юлын,

Үрнәк булып торыр яшьләргә.

Кәлҗемәдән дәрт, көч алып үстек,

Чыныгып җил-яңгырга, мәхшәргә.

Бирешмичә торыйк әле. Безгә кирәк

Оныклар үстереп яшәргә.

Яшәргә!

Рәйсә ЛОКМАНОВА,

Чаллы шәһәре

Комментарии