Вакытсыз өзелгән яшь гомер

Без бала чакта Сарманда аэродром бар иде. Нишләптер аэропорт диюче юк, аэродром. Ул Саз елгасы артында, элеваторлар янындагы ямь-яшел чирәмлектә. Тарлау авылы белән ике арадагы буш (көтүлек) тарлауга 5 чакрымнар булгандыр. Самолет «кукурузник» дип атала. Ул АН-2 булган икән. Яз-җәй башларында самолет эчендәге 12 кешелек тимер урындыкларны алып куеп, басуга ашлама (бәлки агу булгандыр) сибәләр. Очучылар ике кеше (берсе, күрәмсең, техник ярдәмче булгандыр). Аэродром безгә ерак түгел. Кич сыерларны да шунда саклый идек. Көнгә 1-2 тапкыр (пассажирларның күпме булуына карап) шушы ук самолет Казанга халык ташыды. Үсә төшкәч, үземнең да очып кына барып кайтканым булгалады. Бәясе дә кыйммәт түгел иде.

Бу аэродром тирәсендә күбрәк малай-шалай һәм кәҗәләр чуала иде. Элеваторлар ярты метрлап биеклектә, асты ачык. Икмәкләр бозылмасын, күгәрмәсен өчен шулай эшләнгән икән бу. Монда берничә районның запас икмәге сакланган. Бәлки, сугыш вакыты өчен запас икмәкләр булганнардыр. Сарман кәҗәләре, тезләнеп, шул элеватор астында ялманып йөриләр. Үзләре чыкмыйча торып, аларны берничек тә чыгарып булмый, хәтта каравылчының эте дә курка иде алардан. Каравылчы дигәне дә нибары бер кеше, килгәндә килә, килмәсә, склад мөдире үзе көне буе шунда була, ишекләрне ачып җилләтә, тикшерә. Сарманның усалрак малайлары төнлә борау белән элеватор стенасын тишеп, кимендә ярты чиләк сыешлы берәр янчык икмәк агызып алалар да, тишекне кәгазь яки берәр иске чүпрәк кисәге белән тыгызлап бөкеләп куялар иде. Кәҗә малы бик ушлы бит ул. Малайлар тишкән шул тишекне табып, бөкесен тартып алалар да, туйганчы бөртек ашап кайталар. Аның тишеге бик зур булмый иде, чәнчи бармак сыярлык кына. Әле без, ике кыз да, шул малайларга ияреп, бераз куырып ашарлык бөртек алып кайткан булды. Ул бик акрын коела иде. Шулай тавыш-тынсыз гына үрмәләп, элеваторның арткы ягына чыгып, читтән уратып таябыз. Вакыт барында кирәксә-кирәкмәсә дә элеватор тирәсендә чуалабыз. Пассажирларның әйберләрен күтәрешеп кайтабыз, аның өчен безгә 1-2 перәннек эләгә.

Самолет ташлы авыл урамыннан чапкан машина кебек кузгалып китә, әле очканда кисәк убылып аска да төшеп киткәли (ул чагында бөтен эчәк-бавырлар урыныннан куба иде инде).

Минем сүзем яшь кенә Актаныш егете турында иде бит әле. Аны юллама белән Сарманга мәдәният йортына эшкә җибәргән булганнар. Мин үзем дә ул елларда Сарманга кергән бер авылда эшли идем. Хәтерем ялгышмаса, 70нче еллар иде ул. Шул егет самолет белән Казанга очучы бер иптәшен озатырга килгән булган. Инде кешеләр урнашып беткәч, саубуллашып, самолет ишегеннән сикереп төшкән дә, әле кабынып өлгермәгән самолет пропеллерлары астыннан гына иелеп чыкмакчы булган. Шул минутта, әллә күрми калган, әллә ялгышлык булган, летчик самолетны кабызып та җибәргән. Үзем күрмәдем, кешедән ишеткәнне генә язам. Имеш шул минутта егетнең башын кыеп кына алган. Сарманга кайткан чакларда аэродром ягына күз салган саен шул хәл исемә килеп төшеп, чигә тамырларым кабарып чыга. Нинди генә планнары булмагандыр инде ул егетнең. Яшьли өзелгән гомерләр бигрәк жәл.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии