Ул нинди ышаныч булды икән?

«Безнең Гәҗит»нең 2017нче елның 31нче май санында (№22) Казандагы мәчеттән мөселманнарны авыз ачтыру өчен дип әзерләнгән ризыкларны урлаганнары турында язган идегез.

Мин 1960нчы елның декабрь аенда Буа районы Исәк авылына юллама белән эшкә килдем. Мәдәният хезмәткәре булуым өстенә, ике ел ярты ставкага Исәк мәктәбенең бухгалтериясендә дә эшләдем.

1963нче еллар. Яз көне, бөтен җирдән шаулап ташу ага, бернинди транспорт йөрми. Исәк авылы советы рәисе Җәмалиева Шакирә апа мине чакырып алды да, иртәгә атка атланып, Буадагы банктан хезмәт хакларын алып кайтырга кушты. Иртәгә соңгы көн икән, вакытында алмасак, безне судка бирәчәкләр, ди. Минем гомеремдә атка атланып караганым юк.

Иртән барлык документларны алып, җәяүләп юлга чыктым. Районга кадәр 30-35 чакрымнар булыр. Әнкәбә авылына җиткәч, авыл башында Кәлимуллин Нурулла абый очрады. Миннән кая баруымны сорады. «Буага банктан акча алып кайтырга барам», – дидем. Ул миңа бу юлдан бармаска кушты. Әлки авылы янында юлны ташу юган, үтәрлек түгел, ди. Миңа Алатыр юлы белән барырга кушты. «Ерак түгел бер үзәнлек булыр, шуннан чыкма», – дип калды. Таптым мин ул үзәнлекне, ике ягында яшеллек, уртасыннан тар гына су ага. Шушы үзәнлек буенча барып, юлым Чуаш Аксуы күперенә китереп чыгарды. Ул күпер үзе озын, үзе иске, бишек сыман тирбәлеп тора. Өстеннән шаулап су ага, аяк астында күпер такталары да күренми. Үзе ыңгырашкан аваз чыгара. Коры җир күренми, җир өсте диңгез кебек, кап-кара су гына. Ульяновск ягыннан бер-берсен куа-куа шундый да зур дулкыннар килә, үзләре кап-кара, үзләре бакча башындагы кара мунча зурлыгында – шундый да куркыныч. Кинога төшерәм дип эзләсәң дә мондый күренешне таба алмас идең.

Теләсәң нәрсә эшлә – артка юл юк. Күпернең төбе бармы-юкмы, керергә кирәк. Керергә кыймый торганда аз гына уртасындагы тактасы күренеп китте. Мин тиз генә чишендем дә, чираттагы дулкын килеп җиткәнче, бар көчемә йөгереп күпергә кереп киттем. Дулкын күперне күмеп киткәнче икенче ярда идем инде. Гомерем буе шушы күпер күз алдымнан китмәде. Хәзер дә колагымда аның ыңгырашкан тавышы ишетелеп тора сыман.

Буага барып җитеп, акчаларны банктан алдым да, авылга Шакирә апага хәбәр иттем. Үзем әнием ягыннан туган тиешле кешеләргә кереп төн кундым.

Иртән кайтыр юлга чыктым. Чурак авылын чыккач, Байтирәк дигән авыл бар. Аның аша «Үрнәк» колхозына, Югары Лащега чыктым. Аннан Югары Әнбәч. . . Ташуларны кичә-кичә, никадәр акча белән җәяүләп исән-имин кайтып җиттем.

Газетадагы теге язманы укыгач, шушы хәлләр исемә төште. Ник без шул кадәр түбәнлеккә төштек. Кем гаепле моңа? Үзебезме, заманамы? Кайда безнең кешелек сыйфатларыбыз, әдәп, вөҗданыбыз? 18-19 сәгать буе ураза тоткан карт-карчыкларга, юлаучыларга дигән ризыкны талап ашарга калдыкмыни инде хәзер?

Теге елларда тормыш авыр булса да халык кешелекле, намуслы иде. Кайсы көнне акчага барасыларын авыл халкы белә. Минем дә киткәнемне күреп калдылар. Үз халкына ышанмаган булса, Шакирә апа мине дә – чит авылдан килгән, ире сугышта ятып калган тол ананың бердәнбер баласын яшәү белән үлем арасына, шаулап ташу акканда нинди җаваплы эшкә 30 чакрымга җәяүләп чыгарып җибәрмәс иде. Ул үзенең авылына, үз халкына ышанган. Халык намуслы булган. Еллар авыр булса да, халык бердәм иде шул. Берсе мунча якса, никадәр кеше кереп юыныр иде шунда. Берәрсе таба ризыгы пешерсә, күрше-тирәне авыз иттерми калмас иде. Тәртипле иде авыл.

С. З. ӘХМӘТОВА,

Буа шәһәре

Комментарии