Әткәй кайтыр, килерсез

Әткәй кайтыр, килерсез

Самавыр куйдым күмерсез,

Кайнап чыгар, күрерсез.

Әтекәем кайтып җитәр,

Менә тиздән килерсез.

Бу җырны өйрәтүче малай-абыйлар бакыйлыкка күчте инде. Урыннары җәннәттә булсын.

Гомеребез озын булды, шөкер. Менә без өч туган: олы апа Мәгъсүмәгә 92 яшь, Разия апама 84 яшь.

Олы апам! Туганнарның 12 баласы да аны шулай дип атый. Хәтта оныкларыбыз да. Абзыкаем Мөдәррис сугыш чорында иң оста чабата ясаучы үсмер иде. Ул да 87 яшенә җитеп вафат булды.

Абзыкай чабата ясый, инәй Ширәмәткә китәсе 16 яшьлек кызына кием-салым әзерли. Ә мин, 6-7 яшьлек бала, җырлыйм. Инәйнең күз яшьләре ага, җырдан хисләнеп, уйга кала. Түтәй белән күршебез минем җырны тагын җырлаталар. Аллаһы Тәгалә гомер биргәч, без сугыш чоры балалары да инде картайдык. Мин әткәй сугышка киткәч, октябрьнең пыскак яңгырлы көнендә туганмын. Туганнар әнигә әйтәләр иде: «Инсафетдин синең бәхетеңә бүләк калдырган», – дип. Инәйне алтынчы яшемә кадәр имдем мин. Өч туганым гомерем буена ярдәмчем, таянычым булды. Инәйнең кияүләре Рәис, Монакаф, Рәсим дә үзара дус яшәде. Дүрт туган бура бурау, өй күтәрүне күмәкләп эшләделәр. Җизнәйләрем белән абзыкаем ирем Рәсим белән миңа да хәзер яши торган өебезне салыштылар. Табыннарыбызда һәрвакыт ике як туганнар булды.

Разия апам миннән өч яшькә өлкәнрәк. Барлык йорт эшләре, мине карау аның өстендә булды. 13 яшеннән торф чыгарды. Салкын су агып торган карьерда ике тоткалы кискеч белән торф кисте ул. Аякта шахта башмагы. Бездә, урман саклау өчен булганмы, Кызыл таң һәм Кәрәкәшле сазлыкларыннан торф чыгарттылар. Кисү бригадасына дүрт кешегә алтмыш кирпечтән торган киетка өяләр иде. Норма 100! Түләү бик аз. Аны ипигә генә тотабыз. Ат белән Ютазыдан кайтарылган ипине нибары икешәр буханка бирәләр. Ә безнең өй алты почмаклы, квартирантлар кертәбез. Аның өчен түләү – көнгә бер буханка ипи. Бу ипи алтын бәясе иде безнең өчен.

Җиденче сыйныфтан соң Разия апам сарыклар карады. Гаиләле булгач, гектарлаган чөгендер эшкәртте. Чүбен ике кат утау, сирәкләү, алу, кисү, төяп озату – бар да кулдан эшләнде. Гаилә белән эшлисең. Аңа да түләү бик аз.

1952нче елда, мин икенче сыйныфны тәмамлагач, инәебез ике ай чирләде. Саташа, яна. Башын тота алмый торган хәлдә калды. Әткәй юк, табибка кем алып барсын? Зирекле елга (ул авыл хәзер юк инде) авылына өшкерүче әбигә алып бардык. «Чирегез килеп җитте, атна буе чирләдем. Ләкин өметегез бушка, әниегез үлми дә, терелми дә», – диде. Талпан тешләүдән булгандыр, ул калган гомерендә башын йә маңгайдан, йә ияктән турылап, җайлап сөйләшә иде, Ашау кыен булса да, үз җаена ашарга, яшәргә өйрәнде. Ихтыяр көченең ныклыгы үрнәк булды безгә. Сыкранмады инәкәем, нык булды. Шул гарип хәлендә дә хатын-кызларга кулдан алъяпкыч, күлмәкләр тегеп бирә иде. Ә түләве – алъяпкыч өчен ярты кадак, күлмәккә бер кадак сыер мае иде. Инәйгә медицина ярдәме дә, пенсия дә юк, ә яшәргә кирәк. 25 сутыйлы бәрәңге бакчабыз туйдыручыбыз да, киендерүчебез дә булды.

Инәй чирле булгач, Разия апага 18 яшь тулмый торып, абзыкайны армиягә алмый тордылар. Армиягә киткәндә аңа 24 яшь тулган иде. 3 ел да 4 ай Германиядә хезмәт итте. Урыны җәннәттә булсын, җиңги белән 60 ел бергә гомер иттеләр. Бик кадерле булды минем өчен абзыкаем. Мине кабык арбага салып, үзе белән печән чабарга да алып барган ул.

Инде миңа да, әти сугышка киткәч туган төпчегенә дә, 80 яшь тулды. Минем бүгенге исәнлегем, Аллаһы Тәгалә биргән акылым, ихтыяр көчем инәкәемнең тәрбиясе һәм туганнарымның ярдәме ул. 1957нче елда автоһәлакәткә юлыктым. Фронтовик табиблар сынып беткән сөякләремне, умыртка баганасын үз урынына куеп, дәваладылар. Разия апам 43 көн мине саклап больницада ятты. Мине кашыктан ашатты. Аларны онытырлыкмыни?!

Гаилә корып, балалар үстердек. Укытып, пенсиягә чыктым. Шөкер итәм туганнарымның исәнлегенә. Дүрт туганга дистәдән артык балалар, аларның үзләренең балалары, оныклары...

Сугыш... Әтиләр китте...

Без көмәндә калдык.

Туганбыз да әче тавыш белән

Кычкырганбыз, илау салганбыз:

«Ишетегез безне-е-е,

Әтекәйләр!!!

Сау-тазалар, сезнең дәвам без!

Рәсимә ФӘРРАХОВА,

Ютазы районы, Кәрәкәшле авылы

Рәсемдә: сулдан уңга: Рәсимә Фәррахова, Мәгъсүмә апа, Разия апа

Комментарии