Кемнән куркабыз?

Башкортстанда киң күләмдә, дәүләт дәрәҗәсендә Салават Юлаевның туган көнен билгеләп үттеләр. Бу шәхес инде күптәннән илнең брендына әверелде. Салават шәһәре, районы бар, колхозлар чорында шул исемдәге колхозлар һәр районда бар иде. Уфадагы иң озын урам Салават проспекты дип атала. Аңа куелган һәйкәл дә Уфаның иң биек ноктасында. Ул табыну урынына әверелде. Бу һәйкәл республиканың дәүләт гербында да сурәтләнгән. Шул уңайдан Татарстан гербына да тукталасым килә. Татарстанда, белүемчә, ниндидер мифик хайван сурәте. Аны шулай ук бренд та итмәкчеләр. Әгәр үзебезнең тарихка күз салсак, Татарстанда халык күңеленә якын, үз иткән объектлар бар бит. Мәсәлән, Сөембикә манарасы. Аны да гербка кертеп булыр иде. Ул бит бик мәһабәт, дөнья күләмендә билгеле һәйкәл дияргә була. Ә Сөембикә үзе?! Ул бит татар халкы тарихындагы иң күренекле шәхес, ханлык тарихының иң катлаулы, хәлиткеч чорында ил белән җитәкчелек иткән. Казанны исән калдыру, ханлыкның бәйсезлеге хакына үзен корбан иткән. Тарихта башка андый шәхес булдымы икән? Мин бу хакта белмим. Аның иң зур хатасы – Явыз Иванның сүзенә ышануда. Аның кем икәнлеген белгән дә бит, ләкин соң булган.

Башка илләрдә мондый мәшһүр шәхескә күптән һәйкәл куйган булырлар иде. Ә без һаман да Мәскәүдән куркып яшибез. Шул ук Казанны яклап һәлак булучыларга да һәйкәл юк. Монысы да Мәскәүдән курку галәмәтедер. Ә бит Казанны яклап сугышу – тиңдәше булмаган вакыйга. Үзеңнән биш тапкыр күбрәк гаскәр белән ай ярым сугышып кара әле син! Бу бит кул белән сугыша торган чор. Менә сезгә биш кеше ташлансын әле. Күпме каршы тора алыр идегез?!

Русия тарихына күз салыйк. Урыс патшалары ничә гасыр буена яулап алу сугышлары алып бару нәтиҗәсендә гаять зур территориягә ия булганнар, Европа һәм Азиядәге күпме халыкны буйсындырганнар. Уйлап карагыз: бу чорда бер генә ил дә, бер генә халык та Казанны яклаган кебек соңгы канынача көрәшмәгән. Һәм без менә шундый геройлык күрсәтүчеләргә әле дә булса һәйкәл куя алмыйбыз. Моны башкара алган җитәкче тарихка, халык күңеленә кереп калачак бит. Бу хакта инде матбугатта, телевидениедә сүз алып барыла. Тик сүздән эшкә керешүче генә һаман да юк, монда беренче чиратта ил җитәкчеләренә кыю эш итәргә кирәк тә бит. Теге елларда, зур каршылыклар булуга карамастан, суверенитет турында референдум үткәрә алдык бит. Нигә әле дә шулай итмәскә?

Татарстаннан читтә яшәүчегә шулай фикер йөртергә җиңел ул, диючеләр дә булыр. Мин бит гади халык фикерен җиткерәм, чөнки үзем дә шул ук гади халык арасында яшәүче гади бер кешемен. Мин милли хәрәкәттә актив катнаштым, Казанда күп тапкырлар булганым бар. 50 ел редакцияләрдә эшләдем, шуның 25 елын мөхәррир булып. 6 китап чыгардым. 3 сугыш ветеранына мемуарлар чыгарырга булыштым. Миңа инде 84 яшь, һаман да язышам әле.

Хаҗи ӘХМӘТҖАНОВ,

Русиянең журналистлар берлеге әгъзасы,

Башкортстан, Бәләбәй шәһәре

Комментарии