Тракторчы Миңзифа

Тракторчы Миңзифа

Бөек Ватан сугышында, тылдагы тырышлыклар бушка китмәде, халкыбызга сөенеч булып Олы Җиңү килде. Бу җиңүдә озак еллар тракторчы булып эшләгән Усай авылы кызы, Миңзифа Миннәхмәт кызының да зур өлеше бар.

Хәнифә әбиебез белән Миннәхмәт бабаебыз ничек кенә малай көтсәләр дә, бер-бер артлы биш кыз туа. Матур гына яшәп ятканда, 1937нче елны бабай үлеп китә, әбинең аягында гангрена башлана һәм аның бер аягын кисәләр. Шулай итеп, бер аяклы әби тәрбиясендә биш кыз бала кала. Иң кечесе – Хатыймасы күкрәк баласы гына була әле. Өйдә бар эш 13 яшьлек Миңзифа исемле кыз өстенә төшә, чөнки олы апалары Миңнегаян тормышка чыга, икенче апасы Миңҗиһан Ижауга китеп, шунда тормыш кора, соңыннан бала карашырга дип 10 яшьлек Гыйлмебаянны да үзенә алдыра.

Миңзифа Хүҗәмәт җидееллык мәктәбендә яхшы гына укып белем ала. Аның тагын да укып, укытучы буласы килә, ләкин бар кешенең тормышын, хыялларын җимерүче сугыш башлана. Аның яратып йөргән егете Шакирҗан да Совет Армиясенә хезмәт итәргә киткән җиреннән сугышның алгы сызыгына эләгә.

Ир-егетләр бар да сугышта. Колхозның барлык эшләре яшүсмерләр һәм хатын-кызлар җилкәсенә күчә. Минзәлә шәһәрендә кызлар өчен тракторчылар курслары ачылгач, Миңзифа да шунда иптәш кызлары белән укырга килә.

16 яшьлек кыз тимер тәгәрмәчле ХТЗ тракторында эшли башлый. Үзләрендә эш беткәч, күрше авылларда да көне-төне эшлиләр. Ирләр эшен эшләү кызларга җиңел бирелми. Ашарга биргән икмәкләрен дә, ашап бетермичә, гаиләне туйдырыр өчен җыеп баралар.

Бераз ХТЗда эшләгәннән соң, аны Чаллыга, газогенератор тракторында эшләү өчен курсларга укырга җибәрәләр. Андый трактор районда бер генә була. Агач шакмаклары – чүрәкәй ягып эшли торган трактор була ул. Миңзифа рульдә, иптәш кызы Нәҗибә чүрәкәй ягып бара. Менә шулай авыр елларда шундый трактор белән күрше-тирә авылларның да җирләрен сөреп, чәчеп йөргәннәр, гаиләләрен ачлыктан коткарганнар, чөнки ул елларда механизаторларга аз булса да икмәк бирелгән.

1945нче елны Миңзифаның сөйгән егете Шакирҗан бер кулын югалтып сугыштан кайта һәм алар өйләнешәләр. Шакирҗан – сельпода, ә Миңзифа яраткан эшен, тракторын ташламый, кайнеше Нургали бригадасында эшли. Алар бер гаиләдә өч килен бик тату яши. Инде башка чыгарга да вакыт җитә. Ссудага өй салып чыгалар, ләкин Шакирҗан авырып китә һәм 25 яшьлек хатынын, өч яшьлек кызын, өч айлык улын калдырып вафат була. Миңзифаның тормышы бик авырлаша. Ашарга икмәге, ягарга утыны юк, өй бурычын һәм башка хөкүмәт бурычларын да түлисе бар бит. Башына алмашка ябарга яулыгы да калмый аның. Ягарга утыны булмагач, кыш саен өйдәш булып әниләренә кайта, кечкенә өйдә 9-10 кеше яшиләр.

Вакытлар үткәч, тормыш азрак җиңеләймәсме дип, язмышын үзе кебек тракторчы егет Фәһим белән бәйли. Матур гына яшәп китәләр, тагын ике уллары туа. Төпчегенең генә гомере кыска була, авыр туфрагы җиңел булсын.

Әйе, һәр кешенең гомере зур бер роман язарлык. Ә Миңзифага килгәндә, ул минем әнием һәм балаларымның, оныкларымның яраткан әбиләре. Аның турында күп томлык китап язарга булыр иде…

Быел, әниебезгә 96 яшь тула. Әле хәтере Усай авылы тарихын язарлык – бик яхшы. Хәзерге вакытта авылда яши. Җиңү көнен һәрвакыт зур дулкынлану белән көтеп ала, чәчәк кебек яшь чакларына туры килгән сугыш елларындагы авырлыкларны хәтере аша уздырып, Ходайдан тынычлык, иминлек сорый.

Рәйханә ГАЯНОВА,

Минзәлә районы

Комментарии