Иң тәмле ризык

Тиздән Бөек Җиңүнең 75 еллыгы җитә. Әнием Хафизова Хәдичә Хафиз кызы – тыл ветераны, сугыш чоры баласы. Әтисе Харьков шәһәре янында барган сугышта хәбәрсез югала. Әнием бик яшьтән авыр эшләрдә эшли. Гомере буе колхозда хезмәт итә.

Әнием сөйләгән бер вакыйганы язасым килә. Аларны – яшь егет-кызларны, олырак апаларны урман кисәргә җибәргәннәр. Әнием яшь булганлыктан, аңа ботак чабарга кушалар. «Аякта чабата, ул бик тиз тузды, – дип сөйли иде әни. – Безне бер чуаш гаиләсенә фатирга керттеләр. Хуҗа кеше бик игелекле иде, минем аяктагы чабатаның арткы өлеше юк икәнен күрде дә: «Әнә авыл башында елга бар. Шуның янындагы чокырга авыл халкы кирәкмәгән әйберләрен ташлый. Шунда барып кара әле, булмасмы», – ди». Шул чокырдан яхшы хәлдәге бер пар чабата табып алдым. Сөенә-сөенә кайттым да, хуҗа хатынга рәхмәт укыдым. Атнага бер тапкыр урман кисүчеләр янына авылдан җигүле ат килә. Бөтен халык шунда йөгерә. Ә мин йөгерми идем. Әнинең миңа бирерлек әйберсе югын беләм бит. Кырыйда гына басып торам, халык ат яныннан таралышкач, атның хуҗасы миңа кычкыра: «Хәдичә, ә син ник килмисең? Кил, әниең сиңа да ашамлыклар җибәрде». Ышаныр-ышанмас кына бардым. Абзый миңа бер төенчек бирде. Сөенә-сөенә үзем яшәгән фатирга йөгердем. Аякларым җиргә тими кайттым да, төенчекне чиштем. Ә анда черек бәрәңге кәлҗемәсе. Эченә турап чөгендер дә салынган. Елый-елый, әнигә рәхмәтләр укый-укый, ашадым. Үзенең авызыннан өзеп миңа җибәргән бит. Шуннан да тәмлерәк ризык ашаганым булмады».

М. ИВАНОВА,

Апас районы, Кызылтау авылы

Комментарии