Колак тишү – бер күкәй

Өченче-дүртенче классларда укыганда иптәш кызларым колакларын тиштерә башлады. Кибетләргә алюминий, бакыр колак алкалары кайта башлаган чор бу. Кызыл, ак, ал пыяла кашлылары да бар. Аңга шулай кереп калган: һәр хатын-кызның колагы тишекле булырга тиеш кебек иде. Колак тишүче – үзебезнең урамдагы бер түтәй. Ире сугышта үлеп калган, бер улы, бер кызы белән үзе кебек ярлы гына бер гаиләдә өйдәш булып яши. Йортлы гаиләдә дә ике бала бар. Ике хатын да колхозчылар. Бөтен керемнәре – зур гына бәрәңге бакчасы һәм 7-8 тавык. Колхозчыларга көзен икмәкнең ничек чыгуына карап, хезмәт көненә 100 яки 200 грамм бодай яки арпа түләнә.

«Хирург» түтәй колак тишкән өчен бер күкәй ала икән. Инде буш кул белән килүчеләрне дә кире бормый. Ярар, берәр вакыт түләрсең әле, дип, колакларын тишеп җибәрә, ди.

Йөрәксенеп, иптәш кызыма ияреп, мин дә килдем бу йортка. Кесәмдә – бер күкәй. Түтәй ачык йөз белән каршы алды. Кулларын әйбәтләп сабынлап юып, иптәш кызымны өстәл янына утыртты. Башта сабын белән бик озаклап колак яфракларын ышкыды. Аннары колак яфрагын кер сабыны өстенә куеп, бисмилла әйтеп, энәнең күзле ягы белән кырт итеп тишеп алды. Ике-өч тамчы кан да чыкты. Мин ни үле, ни тере карап торам. Кесәдәге күкәй җылынып, кул тирләгәнгә юешләнеп бетте. Түтәй иптәш кызның колакларына ефәк җеп кидереп куйды. «Тору белән колакларыңны иртәнге төкерегең белән ышкы. Өегездә аракы булса, мамыкка тидереп, гел сөрткәләп тор. Кызу мунчага кермә», – дип, колакны алга таба ничек дәваларга икәнен дә өйрәтте әле. Колак тиштергәннән соң, кайбер кызларның колак яфрагы шешеп, кутырлап йөргәннәре дә була иде. Шунда түтәй: «Әйдә, хәзер син утыр», – дисә дә, ул көнне тәки тиштермичә кайтып киттем. «Әле мин түләргә әйбер дә алып килмәгән идем», – дип алдаштым. Бушка тишәм, дисә дә, ризалашмадым. Берәр елдан соң гына батыраеп бардым «хирург» янына.

Инде ул хәлләр онытылып, пыяла кашлы алкалар киеп йөргән, мәктәпне тәмамлыйсы елларда колакны тишми генә киеп куя торган «клипсы» алкалар чыкты. Башта моны авылга концерт-театр белән килгән артистларда күрдек. Болар – катлы-катлы, җилкәләренә кадәр салынып тора торган зур-зур кара, яшел кашлы алкалар. Без бит алка-йөзекләр кечкенә-җыйнак, аларның кашлары да кызыл яки ал булырга тиеш дип күнеккән. Шунлыктан, җырчылар колагында күргәч: «Ходаем, ничек колак яфракларын өзеп төшерми икән?» – дип гаҗәпләнгән идек. Шул еллардагы бер табышмак та истә калган әле: «Асылынган, салынган, кызлар шуңа ялынган».

Инде 70нче еллар ахырында алтын алкалар белән котырттылар хатын-кызларны. Алтын авыл кибетләренә кайтарылмый. Район үзәкләрендә, шәһәрләрдә генә. Шуңа, авырып киттем яки берәр авыру туган-тумачаның хәлен белергә барам, дип, җитәкчеләрдән сорап, шәһәр, район үзәкләренә чапкынладык. Алтын әйберләр кибетләргә кайта тора, сатылып бетә бара. Алтын кайтасы көнне бер танышым аша алдан белешеп, килдем район үзәгендәге кибеткә. Мин килгәндә халык кара болыт кебек иде. Кул аркасына номер сугалар, чиратта торганда хатын-кызлар белән танышасың. Шунда район үзәгендә яшәүче эшсезрәк хатыннар (алар чиратта гел беренчеләрдән) алтын сатылып бетеп, бернәрсә дә ала алмый калган хатын-кызларга яшертен генә үзләренә дип алган алтын алка, йөзекләрен кыйммәтрәк хакка саталар. Алабыз инде, нәрсә акчадан торырга монда. Килгән-килгән, ничек алтынсыз кайтасың?! Ә хәзер дөньялар үзгәрде. Ир-егетләр колагында да алка елтырый. Әле алкаларның бер генә колакта булуы модада санала икән. Инде алканы кендеккә дә тага башладылар. Хатын-кызы, ир-аты да берсеннән берсе әллә ни аерылмый.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии