Кем яклар?

Олы яшьтәге кешеләрдән тормыш шартлары турында сорашсаң, алар бүгенге тормышны җәннәткә тиңли башлый. «Өйгә уты, газы, суы кергән, акчаны ай саен өйгә китереп бирәләр…» Билгеле, аларның элекке һәм бүгенге тормышны чагыштырырлык тормыш тәҗрибәсе бар: күбесе 1921нче елгы ачлык афәтен үз әби-бабасы авызыннан ишеткән, балачакта ачлыкны үзләре кичергән, шуның өчен өлкән буын кешеләре барына риза булып, шөкер итеп яши бирә. Ә менә яшьләргә ничек яшәргә? Бу сорауга җавап юк. Авыллар сугыш арты сыман бушап калды, дияр идең, җимерелгән йортлар юк, әмма ишегенә зур йозак салынган өйләр авыл саен бихисап. Совет заманында сөтчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән, 3 авыл җирләрен берләштергән «22нче партсъезд» исемендәге хуҗалыктан мең бәла белән аерылып, Карл Маркс исемле бер авыл – бер колхоз итеп берләшкән авылдашларга үз кырларын сөреп-чәчеп, уңышын җыеп рәхәтләнеп яшәргә язмаган: берничә ел элек «эреләндерү» атлы афәт килеп, мең бәла белән җыйган колхоз милкен пыр туздырып ыргытты. Нәтиҗәдә бүген фермалар гына моңаеп тора, сыерлар юк, атлар юк, машина-трактор паркы да юкка чыккан. Кая киткән – билгесез! Элек авыл кешесенең бакчасын колхоз тракторы үз вакыты белән сөреп чыга иде, бүген колхоз да юк, трактор да юк, ат та юк! Пай җирләренең рәхәтен инвестор күрә, авыл кешесенә мал асрар өчен саламына кадәр читләрдән сатып аласы, бодай-фуражын әйткән дә юк! Ә яшәргә кирәк, гаиләне ач итмәскә, балаларны үстереп, «аякка бастырырга». Кемнәрдер шәһәргә китү ягын карый, кемнәрдер ерак Себергә үк китеп бара, китә алмаганнар авылда яши бирә, шулай дип әйтергә яраса. Әйтик, кешеләргә почта хезмәтен күрсәтүче авыл кешесен алыйк. Совет заманында минем туган авыл Урманасты Үтәмештә почтаны дистә еллар буе искиткеч итагатьле, ачык күңелле, Бөек Ватан сугышы ветераны (хәзер инде мәрхүм, язганнар рухына дога булып барсын) Сәлимҗан абзый Хәниев таратты. Ул вакытларда колхоз абзыйга почта ташу өчен атын-арбасын биреп, авыр хезмәтенә күпмедер җиңеллек китергән икән. Ә бәлки мондый кайгырту югарыдан фәрман рәвешендә ирешкән, ни дисәң дә, ул заманда илебез кеше тормышын җиңеләйтергә тиешле социализм юнәлешендә үсеш алган иде. Һәр бишъеллыкта ирешелгән уңышларга һәркем шатланып яшәде: чирәм җирләр сөрелә, урманнар утыртыла, игеннәр чәчелә-җыела, завод-фабрикалары белән яңа шәһәрләр төзелә тора иде. Сугыштан соң коточкыч фәкыйрьлектә калган авылларда кешеләр үз тормышларын яхшырту өчен күмәкләшеп зур тырышлык куйды, бер-ике дистә ел эчендә арада миллионер хуҗалыклар үсеп чыкты. (Мәсәлән, Әлмәт районы, «Ярыш» колхозы).

Хат таратучы Сәлимҗан абзый шушы аты белән һәр көнне диярлек Иске Үтәмеш почта бүлегенә китәр иде, шул ук көнне шартларга җитешкән гәҗит-журнал тулы сумкасын җилкәсенә асып, авылыбызның икешәр чакрымлы урамнарын иңләп кешеләргә хат-хәбәрләрне таратып чыгарга да өлгерер иде… Урыны оҗмахта булсын, без, аның авылдашлары, шушы игелекле кешене күрүгә һәрвакыт шат идек.

Бүген дә бар безнең почта таратучыбыз. Зөһрә ханым Уразбаева ике дистә елга якын авыл халкына шул ук почта хезмәтен күрсәтә, тик ул аны үз җилкәсендә, биш чакрым ары җәяү йөреп ташый: яңгыр дими, кар дими, буран дими, салкын дими… Беркем дә аның хәленә керергә, нинди дә булса транспорт чарасы билгеләргә җыенмый. Аның һәм аның кебекләрнең эш атнасы яртылаш кыскартылган: почтаны районнан бүлеккә атнасына 3 тапкыр гына китерәләр икән. Шуннан чыгып, «Россия почтасы» андыйларның хезмәтен иң түбән – минималь эш хакының яртысыннан чыгып бәяләгән. Зөһрә ханымның эше шәһәрдә тулы эш көненә эшләүче почта таратучы кеше хезмәтеннән кай ягы белән ким икән? Җәяү биш чакрым юл үтеп, почта бүлегеннән кирәген төяү, шуны янә биш чакрым үз җилкәсендә күтәреп кайту, озын авыл урамнары буйлап кешеләргә таратып чыгу, аның өстенә пенсиясен, һәртөрле счет кәгазьләрен хуҗасына тапшыру, исәп-хисап эшен алып бару: йорт хуҗаларыннан акчаларын алып почтага илтеп түләү, янә дә түләгән кәгазьләрен алып кайтып хуҗаларына тапшыру гаять зур җаваплылык, төгәллек таләп итүче эш ләбаса! Биш чакрым ераклыктан күтәреп кайткан сумкасы шартлар дәрәҗәдә гәҗит-журнал белән тулмаса, башка нәрсә белән тулган булыр: бүгенге почта хезмәткәре вазифасына кешеләргә көнбагыш мае, сабын, чәй, башка кирәк-ярак китерү дә керә икән. Ничек уйлыйсыз: ун чакрым йөреп, арып-алҗып кайткан кеше почтаны шул ук көнне тарата аламы? Юк, дип уйлыйм мин, чөнки почтаны икенче авылга барып алып кайту күп вакыт һәм зур көч таләп итүче эш. Зөһрә ханым почта артыннан атнасына 3 көн барса, калган 3 көне алып кайткан почтаны таратуга, кешеләр белән пенсия, счет кәгазьләре, подписка, алып кайткан «товарлар» буенча аралашуга китә. Шулай булгач, ни өчен әле шулкадәр авыр хезмәт күрсәтүче кешеләргә тиешле хезмәт хакын кысып, гаделсезлек күрсәтелә? Бәлки «Почта России» компаниясе аларның эш югалтудан куркучы, чарасыз, яклаучысыз кеше икәнлекләрен аңлап шул рәвешле эш итә? Быелның 1нче гыйнварыннан иң аз эш хакы 12130 сум тәшкил иткән. Димәк, безнең авылда почта таратучыбыз кулына якынча 5276 сум ала дигән сүз. Ничек итеп кеше, ат урынына эшләп, ай буе шушы акчага яшәргә тиеш була икән? Утына, суына, газына түләргә, ашау-эчүгә тотарга, кием салым, дару-башкасын алырга, йорт тирәсен карарга… Юк, бу акчаның бүгенге бәяләр белән чактан ачтан үлми яшәргә җитүе дә шикле. Бу хәл «Почта России» кебек зур компаниянең кешеләргә карата бик зур гаделсезлеген күрсәтә.

Авыл кешесе тыйнак, адвокатлар яллый алмый, үзен үзе якларлык әрсезлек тә юк аңарда. Түзә алган кадәр түзеп, көчкә җан асрарлык акча хакына авыр тормыш йөген тарта бирә алар. Ә кем яклар андыйларны?

Фирдәвес ГАЛИЕВА,

Чирмешән районы, Урманасты Үтәмеш авылы

Комментарии