Тапкан түгел, баккан – Ана

Тапкан түгел, баккан – Ана

Кечкенә генә яхшылык эшләсәң дә, ул сиңа меңе белән әйләнеп кайтыр, диләр. Әтнә районы, Олы Мәңгәр авылында яшәүче Алсу Камалетдинованың язмышын тыңлагач, моңа тагын бер мәртәбә инандым. Ятимнәр йортыннан бала алырга килгәч, бер кызга күрсәтеп: «Бу баланы алмагыз, ул яшьтәшләреннән калыша, акылга зәгыйфь», – дигәннәр аңа. Ләкин гомере буе укытучы булып эшләгән әңгәмәдәшем кеше сүзенә карап тормаган: «Булса соң… – дигән ул – Мин аны үзем өйрәтәчәкмен!»

Узган ел Алсу ханымның баш миендә өч шеш тапканнар. Нинди генә уйлар кермәгәндер аның күңеленә. Яман шешнең күп очракта нәрсәгә китерүен барыбыз да белә бит. Ләкин шактый тикшергәннән соң, табиблар шешләрне «доброкачественный» дип диагноз куйган. Ирексездән, «Яхшылыклары үзенә кире әйләнеп кайткандыр», – дип нәтиҗә ясадым.

ИРЕН КЫЙНАГАННАР

Алсу апа укытучылар гаиләсендә туган. Әти-әнисенең кичләрен дәфтәр тикшереп утыруын күреп, күңеле белән шушы һөнәргә тартыла башлый кыз. Мәктәпне тәмамлагач та, озак сайланып тормыйча, Казан педагогика институтының математика бүлегенә укырга керә.

Студент вакытлар – иң хәсрәтсез, иң рәхәт чор. Алсу ханымның күңеленә ул шау-шуга күмелгән тулай торак, төннәр буе имтиханга әзерләнүләр белән генә түгел, беренче мәхәббәт белән дә кереп калган.

– Мин 8нче сыйныфта укыганда, бертуган апам кияүгә чыкты. Кияү булган кешенең туганнан туган энесе туйда мине күреп калып ошаткан. Ул үзе миннән бер яшькә олырак егет иде, ветеринар булырга укыды. Сораштырып, кайда яшәгәнлегемне белгән дә күрешергә килгән. Миңа нәкъ 18 яшь тулган көнне тулай торагыбыз бүлмәсенә килеп керде бу. Без табын әзерләп йөри идек, ул минем туган көн икәнен дә белмәгән, чыгып чапты. Шуннан соң бүләк итеп бер курчак алып керде. Шулай танышып киттек. Бик шаян, җор телле егет иде, очраша башладык, – дип искә ала бу вакытларны әңгәмәдәшем.

Берничә ел гына очрашканнар да, өйләнешеп тә куйганнар. Минзәлә районы, Тупач авылына килен булып төшкән ул. Бер-бер артлы ике кызлары туган. Ул чорларда хатын-кызлар, декрет ялы дип, өйдә утырмаган бит. Алсу апа да мәктәпкә эшкә чыккан.

– Кече кызны 1 яшь тә 2 ай вакытында ук балалар бакчасына бирдек. Шул кадәр бәләкәй иде ул – бакчада ашаган боткалары да эшкәртелмичә чыга иде, – дип көлә Алсу Камалетдинова. – Ирем Азат бик туры сүзле, уйлаганын шунда ук әйтеп бирә торган кеше иде. Бервакыт Сабан туе көнне кемнәрдер каты гына кыйнады аны. Нәрсә өчен икәнен дә белмәдек – берәрсенә ярамаган сүз әйткәндер бәлки… Кыйнаганда бик каты итеп башына сукканнар иде. Шуның аркасында, бераздан акылы авыша башлады иремнең. Ялгыш-йолгыш сүзләр сөйли иде, күзенә дә нәрсәләрдер күренә башлады. Барыбер бергә яшәдек әле. Ләкин бервакыт бик каты сүзгә килдек тә, ике баланы алып, кабат Әтнәгә кайтып китәргә мәҗбүр булдым…

Ирдән аерылып кайтуы турында башта әти-әнисенә сөйләргә курка ул. Ләкин сөйләми дә җай юк – барыбер кайчан да булса бер беленер иде бит. Куркуы юкка була Алсу ханымның. Кызын әти-әнисе аңлый, бергә дус яшиләр.

– Бераздан әти үлде, кызлар буй җитеп, кияүгә китте, әни белән икәү генә калдык. Әнине ташлап кабат кияүгә китә алмадым, аяклары да авырта иде, саклап тордым. Аңа – мин, миңа ул иптәш булды. Бик акыллы хатын иде әни, бөтен нәрсәне дә аңлады, әйбәт яшәдек без аның белән. Ләкин ул да мәңгелек түгел бит. Әкренләп сөйләшә башладык та, ятимнәр йортыннан бер кыз бала алырга булдык, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

«БУ БАЛА – ЗӘГЫЙФЬ, ДИДЕЛӘР»

Өч-алты яшьлек бала эзләсә дә, ятимнәр йортында әтисез дә, әнисез дә калган «отказной» балалар булмый, бераз көтәргә кушалар. Көннәрдән бер көнне Алсу ханым исеменә хат килеп төшә.

– Бер район үзәгендәге балалар йортына юллама иде ул. «Сигез яшьлек Венера (канунга нигезләнеп, исеме үзгәртелде) исемле кыз бар, килеп карый аласыз», – дип язганнар. Сөенеп, шушы ятимнәр йортына киттем. Әле дә хәтерлим – бик матур, сыек зәңгәр төстәге бина иде ул. Ишегалларында йорт куяннары асрыйлар, үзләренең теплицалары да бар… Ләкин тыштан ялтырый, эчтән калтырый дигән мәкаль бар. Бу ятимнәр йортына бик туры килеп тора иде ул. Эчкә килеп кергәч тә, алама киемнәр кигән балаларны күреп алдык. Мине Венера янына алып килделәр. Кечкенә буйлы, ябык гәүдәле, куркак кына бер кыз бала иде ул. Аның кигән киемнәрен күрсәгез сез! Өстендә замогы ватылган куртка, аягында тишек оеклар… Баланы шул ук көнне бирергә ашыкмадылар, «Ул чирле, аның акылы зәгыйфь», – диләр. Янәсе, ул укуда да яшьтәшләреннән күпкә калыша икән! Әмма мин беркем сүзенә дә карамадым. Өйдә ничә педагог бар! Нүжәли тәрбияли алмабыз инде шул баланы, дип уйладым. Шушы ниятләрем белән кабат килдем ятимнәр йортына. Һәм Венераны алып китәргә теләвемне җиткердем. Баланың киемнәрен алып чыктылар. Элеккеге мода белән тегелгән әллә нинди күлмәкләре, акка кызыл белән бәйләнгән йон ноские гына бар иде. Ул оекның үкчәсе дә юк – тишелеп беткән. Колготкилары юыла-юыла җептә генә эленеп калган. Алама-а инде! Әле шул сәләмәләрне дә кире китерергә куштылар. Истәлеккә носкиын гына алып калдык, – дип хәтерен яңартты Алсу Камалетдинова.

Менә шулай итеп, 2008нче елның апреленнән Венера исемле кыз Олы Мәңгәр авылында яши башлый. Алсу апа үзе бу вакытта авыл мәктәбендә беренче сыйныфларны укыткан булган. Венера икенче сыйныфта укыса да, «мин аннан кеше ясарга тиеш» дигән максатымны күз уңында тотып, аны үз классына күчерттерә. Алар икәүләшеп өр-яңадан укырга һәм язарга өйрәнә башлый.

– Алып кайткан мәлендә бала китаплардагыча, басма хәрефләр белән яза иде. Кулыннан тотып өйрәткән кеше булмаган, күрәсең. Өр-яңадан язарга өйрәнде. Акылы зәгыйфь түгел, аның белән шөгыльләнүче кеше булмаган, шул гына. Хәзерге язуын күрсәгез! Тип-тигез, шундый матур!

«АЙНЫК БУЛСАЛАР, АШАТАЛАР ИДЕ»

…Без сөйләшеп утырган арада, бүлмәгә инде буй җиткән 9нчы сыйныфта укучы Венера килеп керде. Әдәпле, акыллы, күп сөйләшми торган кыз булып чыкты ул. Юк, бу баланы берничек тә акылга зәгыйфь дип әйтеп булмый! Саф татарча, шундый дөрес җөмләләр төзеп, матур әдәби сүзләр белән сөйләшүенә гаҗәпләндем. Аның укытучылар гаиләсендә тәрбияләнүен әнә шулай бер сөйләшкән арада да аңларга мөмкин иде. Кызга авыр буласын белсәм дә, үткәннәре турында сораштым. Бәхетенә микән, кечкенә чагын начар хәтерли ул.

– Тумышым белән Теләче районыннан мин. Үз әтиемнең кем икәне билгеле түгел, сеңелкәш, аның әтисе, әни һәм мин кечкенә генә җимерек бер өйдә яшәдек. Әни бик каты эчә иде безнең. Көнаралаш әти дә салып кайта… Алар фермада эшлиләр. Айнык булсалар, эштән кайткач, берәр нәрсә пешереп ашаталар иде, ә болай күп вакыт ач йөрдек. Менә шулай ач булгангамы, әти-әнине тәрәзә төбенә утырып көтә идек. Бу гамәлебезне алар бер дә яратмадылар. Шунда утырганны күрсәләр, каеш, таяклар белән кыйныйлар иде…

Һәм кыз каз тәннәре чыгарырдай хатирәсен сөйли: тамаклары туймагач, сеңлесе белән әнисе эшләгән фермага барып, дуңгызлар алдындагы апараны ашаган сабыйлар. Шуңа күрә ятимнәр йортына эләгүен дә кыз «бәхет» дип атады. «Чөнки анда безне кыйнаучы юк иде, һәм иң мөһиме – ашаттылар», – ди ул. Алсу апа белән танышкан көнен исә шатлыклы вакыйга буларак белә. «Шундук ошаттым, шундук әйбәт апа икәнен сиздем әнинең», – дип сөйли Венера.

«МОНДЫЙ БӘРӘҢГЕ АШАМЫЙ ИДЕК»

– Венераны өйгә алып кайткач та, ул мине әни дип йөртә башлады. Ирем Азат белән төшкән карточкаларны тартып чыгарып: «Бу әтиме?» – дип сорый торган иде. Шаккаттым. Гаилә җылысына шулкадәр тилмергән булган, күрәсең. Кызларымны да бик яратты. Без дә аңа ярарга тырыштык инде. Бервакыт шулай сорыйм: «Венера, нәрсә ашарга яратасың, бәрәңге пешеримме?» – дим. Без бәрәңге яратабыз, шуңа сорадык инде. «Юк!» – ди бу. Аптырап калдык хәзер. Бәрәңге дә яратмагач, нәрсә генә ашатырбыз соң икән инде моңа, дибез. Шулай да табада бәрәңге кыздырдык. Ашады! «Бу бәрәңгемени, без мондый бәрәңге ашамый идек», – ди. Хайваннарга кабыгы белән бәрәңге пешерәләр бит, аларга әтиләре әнә шулай итеп ашаткан икән. Безгә кайтканда, яшелчә, җиләк-җимешләрне дә аермый, белми иде Венера. Ятимнәр йортында көн саен бирелеп барыла торган груша белән алманы аера, әлбәттә. Ләкин чия, карлыган, крыжовникны бик шикләнеп, «Нәрсә бу?» – дип сорый-сорый гына ашый иде. Ботканың исемнәре юк – дөгене – ак ботка, карабодайны кара ботка буларак кына белә иде. Дөресен әйтим, эш эшләп өйрәнмәгән иде, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Ләкин яңа әниле тормыш кызны үзгәрткән – ул хәзер теләсә нинди эшне башкара, бакчада чүп тә уташа, ә элек бәрәңгене ничек үстергәннәрен дә белмәгән ләбаса. Венера үз әнисен әле дә гафу итә алмый икән. Шулай да аның вакытлыча айнып, кияүгә чыгуы, бала табуы турында җиткергәннәр кызга. Ләкин ул сабый авыру булып туган һәм үлгән.

– Венераның башында аракы эчкән кешенең балалары авыру туа дигән фикер яши, шуңа ул хәзер аракыны бөтенләй күралмый. Мәҗлесләр вакытында да берәр хатын-кызның эчкәнен күрсә, сәерсенеп карый. Телевизордан эчкән кешеләрне күреп, минем әни дә шушындый иде инде, дип куя, – дип сөйли Алсу апа.

Венера ятимнәр йортына үзе генә китерелмәгән бит – аның сеңлесе дә булган. Сеңлесен бик күпкә алданрак Балтач районындагы бер гаилә тәрбиягә алган. Дөрес, алар Венераны да алырга теләгәннәр, тик: «Акылга зәгыйфь», – дип, тәрбиячеләр өлкән кызны бирмәгән. Кыскасы, апалы-сеңелле ике кыз икесе ике районда яшәп ята бүгенге көндә. Тик алар аралашып, алай гына да түгел, күрешеп яши. Һәм барысы да Алсу ханымның тырышлыгы нәтиҗәсе.

– Сеңлесенең башка гаиләдә тәрбияләнүен белеп, аларны эзләп таптым. Берничә ай уйланып йөрдем дә, шалтыраттым боларга.

Балаларны очраштырасы иде, дидем. Алар да риза булды. Шуннан соң Венераны утыртып, җәй көне мин монда бардым. Сеңлесен тәрбиягә алган ханым Венераны күреп кычкырып елап җибәрде. «Бу Венерамы?! Шушындый хәлгә китерә алдыгызмы аны?» – дип елады. Чынлап та, Венера кыска вакыт эчендә бөтенләй танымаслык булып үзгәрде. Матур итеп киендердек, чәчләрен матур итеп үрдем, кыскасы, бу балага бары тик тәрбия генә җитмәгәнлеген Балтачтагы ханым да аңлады, – дип елмая Алсу апа.

Апалы-сеңелле ике ятим очрашкач, бер-берсеннән аерыла алмый азапланалар. Бик елагач, балаларны берничә көнгә аермаска, бергә калдырырга булалар.

– Биш көн кунак булды Венера Балтачта. Рәхмәт ул гаиләгә дә! Искиткеч яхшы кешеләр алар. Хәзер дә йөрешәбез. Алар безгә кыш киләләр, без җәй көне кайтабыз. Балалар аралашып үсә…

ЧИР СОРАП ЙӨРМИ

Венера белән сөйләшкәндә, аның чынлап та Алсу ханымга булган хөрмәтен, яратуын сизеп була. Күз карашына ук язылган – рәхмәт әйткән кебек карый ул аңа. Бер-берсенә иптәш тә, дус та, ярдәмче дә алар. Ләкин узган ел бәхетле тормыш куркыныч астында калган.

– Кисәк кенә башым әйләнә һәм авырта башлады. Кан басымым югарыдыр инде, дип кенә уйладым. Андый вакытта дару йотасың да, онытыла, – дип елмая Алсу Камалетдинова. – Тикшеренгәч, баш миемдә шешләр таптылар. Операция дә кичердем инде. Шөкер, яман шешләр түгел. Шулай да даими рәвештә тикшеренергә тиешмен. Инде сәламәт булырга гына язсын…

Шулчак сүзгә Венера да кушылды.

– Мин бәхетле мине нәкъ шушындый әни тәрбиягә алган өчен. Әни чирләгәч борчылдым. Аны югалтырмын дип курыктым! – диде дә елап та җибәрде ул.

Шулчак Алсу апа, Венераны кочагына алып: «Йә елама, бетте-бетте», – дип тынычландырды. Кыз да әнисенә сыенды. Венерага карагач, үземнең дә күзгә яшь килде. Ул ялгыз түгел, менә бу кочаклаган куллар – аның яклаучысы, башын салган менә бу күкрәк – аның терәге. Тапкан ана түгел, баккан ана, диләр. Венера да әнә шундый фикердә.

Айгөл ЗАКИРОВА.

Казан – Әтнә – Казан.

Комментарии