Уфалла – тормыш арбасы

2нче декабрь көнне «ТНВ» каналыннан күрсәтелә торган «Туган тел» тапшыруында Габделфәт Сафинның «Уфалла арбасы» дигән җыр тапшырдылар. Инде өлкән яшьтә булсам да, Бөек Ватан сугышы еллары искә төште. Бер кычкырып еладым. Безнең балачагыбыз шул уфалла арбасын өстерәп үтте бит инде.

1943нче еллар булгандыр. Әти, Саимә апа, абыйлар Бөек Ватан сугышында. Әнием Маһибәдәр иртәнге өчтә торып, безгә тавык йомыркасы зурлыгында кабыклы өчәр бәрәңге, бер стакан әчегән сөт калдырып, басуга урак урырга китә. Сеңлем Хуриягә биш яшь, миңа 9 яшь иде ул чакта. «Төшкә кадәр дүрт арба, төштән соң дүрт арба печән җыеп, ишегалдына алып кайтып таратырсыз», – дип калдыра әни. Әни сүзе приказ, үтәми кара! Без шулай хәтсез генә печән киптереп, лапас түбәсенә өеп барабыз.

Бер көнне авыл артындагы такыр басуда мин урак белән печән урам, сеңлем мин урганны арбага ташып тора иде. Кинәт кенә безнең янга сиртмәле арбасына колхозның кара айгырын җиккән колхоз рәисе ярдәмчесе Хәй абый Хәбибрахманов килеп чыкты. Кычкырып, арбаны көчле куллары белән күтәреп, болгап җиргә бәрде. Арбаның тәртәсе чыраланып сынды. Тәгәрмәчләрен салдырып алып, арбасына салып китеп тә барды. Хәзер уйлап утырам, ул ни өчен фашистларга каршы көрәшергә китмәде икән? Сыерның хезмәте күп, әле хөкүмәткә 12 кило сары май (топленое масло) бирәсе, шул сыерның сөтеннән язган майны базарга алып барып сатып, хөкүмәткә 800 сум акча әзерлисе, 45 кило ит бирәсе, 8 кило йон, 200 йомырка тапшырасы бар. Әни көне буе колхозда эшли, бер тиен хезмәт хакы бирмиләр. Ничек түзде икән ул әни бәгърем. Бер көн колхоз эшенә чыкмаса, Удмуртиягә урман кисәргә җибәрәбез, Ивановога торф чыгарырга җибәрәбез, дип куркыталар иде. Сеңлем Хурия белән әнисез калабыз дип курка идек. Менә миңа шул елларны үтәргә туры килде. Абыйлар сугыштан кайтмады. Әтием Морзахан җиде елдан соң кайтты.

Ярый, ул еллар үткән инде. Әле дә бит менә телевизордан «Время покажет», «60 минут» тапшыруларын карасаң, гел сугыш турында гына сөйләшәләр. Сугыш турында гына бәхәсләшәләр. Капиталистларның каннары кайный. Сугыш үлем дигән сүз бит инде.

Кави МОРЗАХАНОВ,

Мамадыш районы, Ишки авылы

Комментарии