Без – кырык беренче ел балалары

Сугыш! Әтиләр китте.

Без көмәндә калдык.

Ни кичерде икән әнкәйләр?

Өе тулы бала: өчәү, дүртәү, алты...

Нәрсә кияр, нәрсә ашарлар?

Кырык бернең көзе. Мин туганмын.

Пыскак яңгыр, салкын җилләре...

Тулгаклаган урман кисеп кайткан инәкәем.

Аллам биргән аңа ярдәмен.

Туганбыз да, әче тавыш белән

Кычкырганбыз, илау салганбыз:

«Ишетегез безне-е-е!

Сугыш кырларында сау-тазалар, сезнең дәвам без!»

Кем күтәргән безне, кемнәр каршылаган?

Ак биләүгә биләп куйганнар.

«Бәхет, тәүфикъ белән үс, бәбкәм», – дип,

Күз нурларын – безне сөйгәннәр.

Ә әтиләр кайтмадылар

Безгә ирек яулап, ил өчен.

Ә без үстек,

Үчләр итеп ачы язмышка.

Тол аналар үрнәк булды безгә,

Яшәү көче, дәрте биреп тормышка.

Яшьтәшләрем минем!

Кырык берләр!

Сәлам сезгә, Әнвәр, Миргазиян,

Рәис, Нәсимә, Әнәс, Сирин!

80 яшегез белән котлыйм сезне,

Балаларыбыз сугыш афәтләрен күрмәсен!

Хәсрәтле сөт имеп үскәннәр без,

Шөкер итик исән булганга.

Лаеклы ул-кызлар үстердек без,

Бәхет-тәүфикъ телик аларга.

Әнекәем белән бергә тагын бер авылдашы бәби тапкан. Аның сөте булмаган. Әнекәем икебезне дә имезгән. Ул егет Харис иде. Армиядә хезмәт итте. Бульдозерда эшләде. Хәзер вафат, урыны җәннәттә булсын.

Нинди генә авырлыклар күрмәгән тол хатыннар. Авыр хезмәт, ачлык, ялангачлык... Мин үземнең яшьтәшләрем һәм аларның әниләре турында язам. 80 яшем тулган көннәрдә инәкәемнең тырышлыгын, уңганлыгын, каты холкын искә төшердем. Балаларыма да аны сөйләп, үрнәк итеп куйдым. Үрнәк булырлык та ул. Колхоз биргән аз-маз оннан ипи пешерер иде. Ат кузгалагы яфрагын пешекләп, ипине шуңа изә. Казанда шикәр чөгендерен пешереп, кабак кырып куша. Менә дигән повидло була. Бәрәңге кәлҗемәсе пешереп, иптәшләргә дә өлеш чыгара. Зур ашъяулыкка ашарга яраклы үләннәр: яфраклы балтырган, татар какысы, ачы какы, кымызлык җыеп кайта идек. Чәй ясау остасы да иде ул. Мулла үләне дигән зәңгәрсу чәчәкле йомшак үләнне җыеп алып кайткач, тәүлек тотып суландыра, яхшылап сыгып, юып, чәй ясый. Кәҗә сөте белән менә дигән тәмле чәй! Бу – безне нинди генә шартларда да үҗәтлек белән яшәргә өйрәтү иде.

Миргазиян яшьтәшем дә әтисен озаткач туган. «Утыз яшьтән ялгыз калган әни үстергән бит безне. Өшемәсеннәр дип, йоклаганда тәне белән безне җылыткан», – дип яза ул истәлекләр китабында. Совет офицерына гаиләсе белән Кытайдан кала барлык илләрдә булырга туры килә. Хатыны Монтаһа белән аларның гаилә стажы биш дистә елдан артык. Уллары очучы, кызлары табибә.

Кемнәр кайда гына йөрсәләр дә, без авылда яшәүче яшьтәшләребезне сагынабыз, хәбәрләшәбез. Ә менә авылым Кәрәкәшледә яшәүче яшьтәшләремә аерата хөрмәтем зур.

Нәсимә Җәүмәт авылында туып-үсте. Ул авыл юк инде. Харис белән өч кыз үстерделәр. Сугыш вакытында иң авыры ягарга булмау иде. Факияттәйнең алты баласы. Нәсимәләрнең өе янында пар каен үсеп утыра. Соңыннан укучылар белән алар авылына экскурсиягә баргач, ул пар каенның һаман да үсеп утырганын, аның яныннан гына чишмә агуын күреп, хәйран калдым. «Утынга интеккәндә нигә кисеп атмадыгыз?» – дим. «Истәлек каеннары, ирем белән бергә утырткан идек», – ди Факияттәй. Яхшы укыды Нәсимә. Хезмәте дә җиңелләрдән булмады. Миллионер колхозның токарь хезмәтен башкарып, лаеклы ялга чыкты. Хәзер ул өч баласының, оныкларының кадерлесе.

Әнәс яшьтәшем турында язмасам, ул үпкәләр. Икенче сыйныфта укыйбыз. Нигәдер соңгы дәресләрдән кача. Укытучыбыз сәбәбен белергә кушты. Зур малайларга ияреп, кәлҗемәгә бара икән Әнәс. Әнкәсе көне-төне фермада. Әнәс ул кайтышка кәлҗемәне юып, пешереп куя. Япь-яшь әнкәсе аны чын егет итеп тәрбияләде. Тол хатыннарга җәбер-золым күп булды. Ләкин Хәкимә түти түзде. Картлыгында бердәнбер улы һәм килене Венера белән дус-тату яшәп, ике онык үстерделәр.

Яшьтәшләрем Сәйлүн, Сирин, Әкътәс, Рәис, Гасима да авылыбызда эшләп, илне туйдыру өчен армый-талмый хезмәт куйдылар.

Әнвәр яшьтәшемә дә 80 тулды. Әтисе китеп, дүрт ай узгач туган ул. Гел бишкә генә укыды. Сугыш арты еллары ачлыгы белән генә түгел, салкыннары белән дә үзәккә үтте. Якында гына куаклык булса да, чыбык-чабыгына гына да тияргә ярамады. Әнвәрнең әнисе дүрт баласы белән үзенең туган ягы Лениногорск районына күченеп китте. Маһипәрвәз түтине туган авылы Зәй Каратай авылы үз кочагына сыендыра. Ике апасы, Кәүсәр абыйсы Әнвәрне кече яшьтән үк кайгыртып, хезмәтне яратырга өйрәтеп үстерә. Әнвәр яшелчәчеләр түгәрәгенә йөреп, үзенә бүлеп бирелгән түтәлләрдә яшелчә һәм чәчәкләр үстерә. Уңышы әйбәт була. СССР халык хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашып, 297790нчы номерлы таныклык тапшыралар. Кече яшьтән иҗат белән шөгыльләнә. Әнвәребез дөньяга танылган галим, филология фәннәре докторы, профессор. Лирик шагыйрь дә ул.

Без, кырык беренче елгылар, сау-сәламәт яшибез, илебезгә лаеклы хезмәт итә алганбыз икән, моның өчен инәкәйләребезгә бурычлы. Алар безне яшәргә, көрәшергә, кеше булырга өйрәтте.

Бу язмамны Әнвәр дустымның шигырь юллары белән тәмамлыйм.

Баш хәрефләр белән исемең язам,

И Инәкәй, нинди изге син!

Кайда гына булсам, нишләсәм дә,

Һәрчак тоям күңелем көзгесен.

...Җан тартыштың, дидең:

«Балалар! Балалар».

Чөнки синдә, инәкәй, ис китәрлек,

Безгә булган изге сөю бар.

Рәсимә ФӘРРАХОВА,

Ютазы районы, Кәрәкәшле авылы

Комментарии