Сәер бәйрәм

4нче ноябрьдә «Халык бердәмлеге» көне бәйрәм ителә. Ни өчен «Халыклар бердәмлеге» түгел? Русиядә 200дән артык төрле халык яши бит. Монда сүз бер халык турында гына барамы?

Бу сәер бәйрәмнең асылына төшенү өчен бераз гына тарихка күз салырга кирәк. Поляк интервентлары Русияне басып ала. Мәскәүне дә алалар. Кыскасы, халык күтәрелә аларга каршы. Пожарский халык ополчениесе туплап, полякларга каршы чыгалар. Халык катнашкан дип, Русия хөкүмәте бу көнне бәйрәм дип игълан итә. Ни өчен нәкъ менә 1612нче елның 4нче ноябре? Ни өчен, мәсәлән, 1812нче елның берәр көнен, әйтик, Наполеонны җиңгән көн түгел? Җавап ачык – Наполеонны татар фельдмаршалы Кутузов – Котдусов армиясе җиңгән. Монда халык катнашмаган дип санаганнар. Гәрчә халык катнашкан булса да. Бик күп партизан отрядлары сугышкан анда.

Тагын шунысы кызык: 1612нче елда ополчениедә урыслардан башка татарлар һәм башкортларның атлы гаскәрләре дә сугышкан. Русиянең башка халыклары катнашуы билгеле түгел.

Сәер хәлләр моның белән генә бетми. Мәсәлән, татарларның бер өлеше ополчениедә сугыша, бер өлеше Лжедмитрий II ягында була. Ә Казан ханлыгы, мөстәкыйльлеген торгызып, Русиядән аерыла. Менә ул татар тарихында «кара тап» булып калган. Кем идарә иткән Казан ханлыгы белән? Аның исеме ничек? Сугыштан соң язмышы ничек булган? Монысы караңгы тарих.

Бу бәйрәм 7нче ноябрь көненә альтернатива буларак кабул ителде. Советлар союзы җимерелгәч, аның кирәге калмады. Коммунистлар юкка чыкты, идеологиясе таркалды, бәйрәме дә юк булды. Коммунистлар ул көнне урамга миллионлаган халыкны куып чыгаралар иде. Ә нәтиҗәсе – СССР юк. Бу миллионлы демонстрацияләрне чит илләр дә күрә иде. Имеш, СССР нинди көчле, бердәм, дип, куркып торалар. Ә бит бу ясалма бердәмлек, «показуха» гына иде.

4нче ноябрьгә килсәк, монда бернинди дә халыклар бердәмлеге юк. Халык бәйрәм итми аны, күңел генә ача: артистлар, һәвәскәрләр генә сәхнәдә ду китереп җырлый, бии. Бу ясалма күренеш, театральләштерелгән тамаша гына. Иске бәйрәмнәр юкка чыкты, ә яңаларын халык бәйрәм итәр хәлдә түгел. Мөгаен, алар шул күңел ачу, тамаша гына булып калыр да. «Яшәсен халыклар бердәмлеге!» «Бердәмлеккә дан!» дигән плакатлар күтәреп, урамда йөрүчеләр күренмәде.

Рәис ЯКУПОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии