«Кызганыч, тик ачы хәсрәт килгән беренче һәм соңгы гаилә түгел бу»

«Кызганыч, тик ачы хәсрәт килгән беренче һәм соңгы гаилә түгел бу»

«Көләч йөзле Димабыз кебекләр бүтән юк инде». Казанның Авиатөзелеш районында урнашкан Коры елга бистәсе егете Дмитрий Кузьмин турында әнә шулай дип сөйлиләр... Аны соңгы юлга озатырга килүчеләр: «Әрәм булды, өч баласы калды», – дип тә өстиләр.

45 яшьлек Дмитрий Кузьминны Казанда күпләр белә, чөнки ул «Планета-фитнес» челтәрендә озак вакыт фитнес-тренер булып эшләгән. Аның саллы киңәшләре күпләргә аякка басарга ярдәм иткән. Профессиональ рәвештә спорт белән шөгыльләнгән, авыр атлетика һәм пауэрлифтинг буенча спорт мастерлыгына кандидат булган әлеге баһадирның шулай иртә җир куенына керәчәген берәү дә белми. Хәер, алар әле дә бу вакыйгага ышана алмый.

– Дима – ачык йөзле кеше. Күргән саен исәнләшә, ярдәм кирәк булса – ярдәм кулы сузарга авырсынмый торган кеше иде. Иде дип сөйләргә дә телебез әйләнми. Ул әле дә янда, әле дә безгә карап елмаеп китәр төсле, – дип искә ала Дмитрийны күршеләре.

Дмитрий бу елның җәендә эштән чыгып, үз теләге белән «Алга» батальоны составында фронтка китә һәм Украинаның Запорожск өлкәсендә барган хәрби операциядә катнаша. Әмма октябрь урталарында каты яраланып, Мәскәү госпиталенә кайтарыла. Ике атна үлем белән көрәшә, әмма 8нче ноябрьдә җан бирә. Дмитрийның якыннары аның үлеме турында әнә шулай дип сөйли.

– Хәрби бәрелеш зонасына китәчәген берәүгә дә әйтмәде, – дип күз яшьләрен сөртеп дәвам итә күршеләре. – Эшендә гаилә шартлары буенча дип озак вакытка ял алган. Хатыны белән балаларына бары тик контракт төзүе турында гына хәбәр иткән, әмма Украина территориясенә керәчәге турында әйтүне кирәк дип тапмаган. Гаиләсе өчен кайгыра иде шул, мәрхүм...

...Көн салкын. Болыт арасыннан чыккан кояш нурлары гына күзне иркәли. Шуңа карап, Коры елга бистәсе зираты янына җыелган 200дән артык кеше дә: «Яхшы кеше иде шул. Әнә бит, кояшы да чыга», – дип кабатлый. Без дә бер төркем арасына таба атладык. Арада яше-карты да, таякка таянган өлкән яшьтәгеләр дә, кечкенә сабыйлар да күренә. Дмитрийны соңгы юлга озатырга дип Казанның төрле почмагыннан килгәннәр. Башларына зәңгәр берет элгәннәр янына елыштым.

Дмитрийны соңгы юлга озатырга 200дән артык кеше килгән иде

– Дима Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итте. Үз илен яратты, хөрмәт итте. Үз теләге белән упкынга керүе дә шуңа бәйле, – дип сөйләде Татарстанның Десантчылар берлеге рәисе Юрий Суворов. – Хәрби операция вакытында алар ату астында кала. Диманың үпкәсе, аяклары һәм умыртка сөяге зыян күрә. Аяклары сызлый, аннары гангрена башлана. Аның ике аягын да кисәргә туры килгән. Әмма кызганыч, табиблар аның гомерен саклап кала алмый.

«Бездән башка кем?». Дмитрий десантураның әнә шул принцибы буенча яши. Хәрби хезмәттә дә, эштә дә, гаиләдә дә шушы шигарьгә буйсына.

– Гаиләдә аның сүзе бер булды. Юк, ул кырыс түгел иде. Ул беркайчан да авыр сүз әйтмәде, юкка-барга борчылып йөрмәде. Хезмәттәшләре дә аны шулай дип искә ала, – ди күз яшьләре аша Дмитрийның хатыны Елена Кузьмина. – Мин илгә хезмәт итәргә тиеш, диде. Армиягә барам, диде, Украинага керәм дип бер сүз дә әйтмәде. Безнең турында кайгыртты. Яраланган, дигән хәбәрне ишеткәч, кайтыр, без каршы алырбыз, күрешербез дип өметләндек.

Дмитрийның өч баласы әтисез, хатыны тол калды. Балаларының иң кечкенәсенә, бердәнбер кызларына, 10 яшь. 19 яшьлек уллары Илья да бүген күз яшьләрен тыя алмыйча, үксеп елый. Әтисе аны нык булырга һәм күз яшьләрен күрсәтмәскә өйрәткән булса да, бүген ул хисләренә ирек бирде.

– Әтием – минем өчен герой. Ул һәрчак үрнәк булды. Аның ярдәме һәм ышанычы аркасында мин дә спорт өлкәсендә зур уңышларга ирештем. Бүген дә аягымда нык торам. Ул – тормыш кагыйдәләренә өйрәтүчем, яклаучым һәм саклаучым булды. Миңа дөрес тәрбия биргәне өчен аңа зур рәхмәт, – диде ул күз яшьләрен сөртеп.

Бүген һәркем елады. Зәңгәр беретлы абыйлар да күзләреннән тамган күз яшьләреннән оялмады. Ә бүтәннәр яшерен генә, күңел белән елаудан баш тартмады.

– Бу бәрелешләр күпме хатын-кызны тол, ничаклы балаларны ятим калдырды, – дип ачынып сөйләде Еленаның якын дусты Эльвира. – Мин өч кыз тәрбиялим. Күпләр: «Сиңа кайгырасы юк, кызлар бит», – диләр. Ничек кайгырмаска? Аларның да яшисе, тормыш корасы булыр бит. Телевизордан фәлән кеше үлде дигән мәгълүматны ишетү бер, ә үз күзләрең белән күрү, белгән кешеңне күмү икенче нәрсә икән.

Дмитрий Коры елга бистәсе зиратына җирләнде. Табутны зиратка алып барганда, һәр кешенең адымы моңлы оркестрга иярде. Зираттагы тынлыкны мылтык тавышлары бозды. Хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булганнарны хәрби хөрмәт белән әнә шулай итеп күмәләр. Ә җирләүгә киткән барлык чыгымнарны дәүләт үз өстенә ала. Хәер, бу ярдәм генә гаилә башлыгын югалту кайгысын баса алмас.

– Лена белән балалары әлегә Диманы югалту ачысын аңлап бетерми. Күзләре аның мәетен күреп, үз куллары белән аның табутына балчык сипсәләр дә, күңел түрләрендә алар аны көтеп яшәячәк. Һәм бу мондый ачы хәсрәт килгән беренче гаилә түгел. Кызганыч, соңгысы да булмас, – дип баш иде зиратта Еленаның якын дусты Наталья Самсонова.

«Ул хәзер бары тик сезнең догага мохтаҗ, – диде рухани Коры елга зиратында калкып чыккан яңа кабергә карап, – Аны исегездә тотыгыз, Дмитрийның гаиләсенә ярдәм итегез. Аның урыны җәннәттә булсын!».

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ: Диманың китүе шәхсән минем өчен дә зур кайгы. Ул фитнесзалда минем тренерым иде. Күп еллар сөйләшеп, аралашып яшәдек. Мин аның беркайчан да күңелсез вакытын, кемгәдер дорфа эндәшкәнен күрмәдем. Аңа дорфарак дәшсәләр дә, елмаеп җавап кайтарыр иде. Аның ярдәмендә умыртка баганасын ныгытучы, бил проблемаларын хәл итә торган күнегүләр белән шөгыльләндек. Әле алга таба да бергәләп шөгыльләнәсе идек. Тик гаилә хәлем буенча, ашыгыч рәвештә ватаныма кайтырга кирәк, көзен дәвам итәрбез, дип, капыл китеп барды. Ә ул гаилә мәшәкатьләрен түгел, илебез проблемаларын хәл итәргә киткән икән. Бүген мин шөгыльләнә торган спорт залы буш, күңелсез. Дима елмаеп килеп керер кебек. Юк шул, ул мәңгелеккә күчте. Урыны оҗмахта, авыр туфрагы җиңел булсын. Гаиләсенең, якыннарының, дусларының олы кайгысын уртаклашабыз.

Комментарии