- 28.11.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №46 (24 ноябрь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Сталин культы корбаннары хакында ишетеп, йөрәгем телгәләнә. Минем дә бер улым шушы шәхес корбаны булды. Ул – 1918 елда туган Мәсгуд Идрис улы Гарифуллин.
Мәсгуд 1939 елда Совет армиясе сафларына алынды. Монголиянең Киахта шәһәрендә 2 ел хезмәт итте, аннан сугыш башлангач, 1941 елда аларны фронтка җибәрделәр. 1942 елда авыр яраланып, госпитальгә керде. Шушы елның азагында, декабрьнең соңгы көннәре иде, ике култык таягына таянган авыр яралы улымны өйгә – Ютазы районының Каразирек авылына китерделәр. Уң аягының тездән югары бот сөяге ярасы ябылмаган да. Хәтта карарга да чирканыч иде, сөяк ярылган, эреннәре агып тора. Улыма 2 группа инвалидлыкка документ биргәннәр.
Өйдә 2 ай торгач, ярасы төзәлмәсә дә, эшсез тору кыен дип, авыл Советына секретарь булып эшкә керде. 1943 елның март-апрель айларын эшләде. 1943 елның 23 маенда улымны Ютазыга районга эш белән дип чакырып алдылар, шул китүдән ул кабат өйгә кайтып керә алмады. Моннан соңгы көннәрдә улымның күргән газапларын язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел. Ул вакыттагы районның НКВД тикшерүчеләре Таһиров һәм Габитовлар улымның алдына Сталинга һәм хөкүмәткә каршы язылган язу китереп куялар. Сорау башлана:
– Син яздыңмы?
– Юк, – ди улым.
– Син язгансың, әйт, – дип палач Таһиров тотына җәзаларга.
Улымны бу вакытта үзләренең тикшерү бүлмәсе алдында тоттылар. Төнге сәгать икедә Таһиров кереп, сораулардан тинтерәп, ярасы сызлауга түзә алмый яткан улымның башына кыршаулы богау кидерә. “Яздым”, – дип әйттерергә теләп, төне буе газаплый. Икенче көнне Мәсгудне төрмәгә утыртканнар. “Атын килеп алыгыз”, – дигән хәбәр булгач, Ютазыга бардым. Улым янына керттеләр. Ул тикшерү бүлмәсенең алгы ягында утыра иде. Күзләре кып-кызыл, кепкасын алдын-артка кигән. Аптырап, кепкасын күтәреп карадым. Маңгаеның тиресен богау кыршавы уеп кергән, каны саркып тора. Алай да нахак бәлане үз өстенә алмагач, теге тикшерүче икенче көнне төнлә кереп, үзе белән савытта утлы күмер алып кереп, үзенең күз алдында кендек тимерен кыздырып, аны ачык ярага баса. Улым бер мәртәбә түзә, икенчесендә һуштан яза. Аңына килгәч: “Менә син “мин яздым”, – дип әйттең”, – дип кул куйдыралар…
Дошманга каршы көрәшергә тиешле япь-яшь ирләр менә шулай тылда палачлык белән шөгыльләнеп ятты. Кемнәр генә китмәде безнең Ютазы районыннан, шундый нахак сүзләр белән үлемгә дучар ителделәр. Ә улымны ни өчен гаепләделәр соң? Һәр шимбә көн авыл Советы яныннан язу табыла, сул кул белән язылган була ул. Улым сулагай иде, чөнки аңа ятимлек, ярлылык мәктәптә укырга мөмкинлек бирмәде. Үзлегеннән укып өйрәнде һәм менә шуннан бик оста файдаландылар да. Авылыбызда медпункт бар, 1940 елда авылга Казан кызы Хәят Дәүләтшина медфельдшер булып эшкә килде. Үзебезнең авыл кызы Камал Авзалова акушерка, бергә эшлиләр. Дәүләтшина – коммунист, Авзалова – авылда комсомол секретаре. Менә шушы ике партия әгъзасы берләшеп, Мәсгуд булып сул кул белән язу язып ташлыйлар. Авзалова улыма гашыйк булган икән, ә улымның сөйгән кызы башка иде. Менә шуннан соң ул улымнан үч алу юлына баса да инде. Язу сулагай язылганын сылтау итеп, улыма бернинди шаһитсыз суд ясап, 8 ел бирделәр. Шуннан кайта алмады ул.
Улым судка чаклы Бөгелмә төрмәсендә бер ел газап чигә, чөнки суд ясарга бернинди шаһит та, нигез дә булмый. НКВД тикшерүчесе Ибраһимов йөри торгач, җай таба. Ул авылга килеп, сельсоветны җыештыручы кыз Гайникамалны төн уртасында уятып алып чыга да: “Син Мәсгуд язды дип әйт. Мин күрдем, диген. Югыйсә хәзер атам”, – дип, күкрәгенә наган тери. Шунда кыз: “Әйе, күрдем, язды”, – дияргә мәҗбүр була. Ә соңыннан судта: “Юк, мин күрмәдем. Наган белән атам дип куркытып, шулай әйтергә куштылар”, – ди. Ә суд барыбер үзенекен итә: улыма 58нче маддә белән 8 ел бирә. Ул башта Бөгелмә төрмәсендә утыра, аннан Казанда, Казаннан Киров өлкәсенә тайгага урман кисәргә җибәрәләр. Улым салкын тайгада, ярасы төзәлмәгән килеш газап чигә, аннан 1947 елның июлендә аны Казан төрмәсенә кайтаралар. Шуннан соңгы хаты килде. Ноябрь аенда ул Казан төрмәсендә үлә.
Минем кече яшьтән көтү көтеп, ярлы хуҗалыкта, ялгыз ана тәрбиясендә үскән, комсомол, фронтовик, армиядә комсостав, 2 группа Ватан сугышы инвалиды булган улым Мәсгуд Идрис улы Гарифуллин шулай юкка чыга. Судтан соң Хәят Дәүләтшина белән тикшерүче Ибраһимов өйләнешеп, Казан ягына китте, чөнки эшләре уңышлы чыкты. Ә Авзалова Камал кияүгә чыгып, Уруссу эшчеләр бистәсендә эшкә урнашты, хәзер пенсиядә. Менә кемнәр иде ул халык дошманнары, вәхшиләр, кеше үтерүчеләр!
Ибраһимов, Дәүләтшина, Авзалова, сез партия сафларында торып, үзегезне намуслы ветераннарга санап йөрисездер. Вөҗданыгыз кузгаламы? Юктыр, кеше үтерүчеләрдә вөҗдан булмыйдыр ул. Ишетегез! Бу юлларны сезгә Гарифуллин Мәсгуднең 98 яшьлек тома сукыр әнисе Маһисрур Гарифуллина яздыра. Хөкүмәтебез безне какмады, хәзер мин Башкортстанның Туймазы шәһәрендә, 73 яшьлек кызым тәрбиясендә, хөкүмәт йортында оҗмах эчендә яшим. Пенсияне өйгә китереп бирәләр. Ләкин бу көннәргә ирешкәнче, күпме газап, хурлык күрергә туры килде! 98 яшемә җитеп, улымның кыршауга кысылып, суелган маңгай тиресенә һәм ботындагы пуля ярасына ут кебек кызган тимер басулары әле дә булса күз алдыма килеп, йөрәкләрем тетрәнә.
Маһисрур ГАРИФУЛЛИНА.
Башкортстан, Туймазы шәһәре. 1989 ел, 22 март.
(Ф. Бәйрәмованың “Гулаг – яралы язмышлар” китабыннан).
26 ноябрь – Халыкара аналар көне
Халык хатын-кыздан башлана
Татар халкының классик язучысы Г.Ибраһимов 1913 елдагы публицистик язмасында хатын-кыз язмышына багышлап, болай дип язган: “Анабыз Һава хәзрәти Адәмнең сул кабыргасыннан яратылды”, – диләр. Бөтен ислам халыкларын каплап басып яткан бу авыр хорафат өстенә, ул кабырганың кәкре икәнен, шулай булгач, аны турайтырга тырышу мәгънәсез булуын искәртәләр дә, аннан соң: “Хатынның чәче озын, гакылы кыска”, – дигән гамәли нәтиҗәгә киләләр.
Гавәм болар өстенә үз иҗатыннан: “Эт белән хатынга ышанма!” – дип куша да шуның белән мөселман хатынының тәкъдире тәмам була”.
Ниләр генә күрмәгән безнең татар хатын-кызы?! Октябрь борылышына хәтле татар хатын-кызлары иҗтимагый яктан хокуксыз булган. Хатын-кызларны үзе теләмәгән кешегә кияүгә бирү, аның белән исәпләшмәү бик рәнҗеткән, нәфрәтләндергән. Рухи каршылык йөзеннән аларга үз хокукларын яклап мөрәҗәгать итәрдәй урыннар да булмаган.
Татар яңарышы аналар кулында дисәк, бер дә ялгышмабыз. Бу юлларны язганда, кайчандыр укыган шигъри юллар искә төште.
И ана!
Әгәр син булмасаң,
Сүнәр иде дөнья,
Булмас иде җирдә тереклек.
Хатын-кызның тормышыннан канәгать булып, ихластан елмаюы зәңгәр күктә кояш балкуга тиң. Әмма кырыс чынбарлык, тормыш авырлыгы, мохтаҗлык, кешеләрдә көчәя барган битарафлык вә мәрхәмәтсезлек яңа гомерләрнең чишмә башы булган аналарыбызның соклангыч елмаюы балкышын сыпырып алгандай юкка чыгара.
Соңгы ун-унбиш ел эчендә икътисадыбызның базар мөнәсәбәтенә күчүе беренче чиратта хатын-кызларга тиде. “Кыргый капитализм” вәзгыяте күпме әхлаксызлык, гаилә фаҗигаләре китереп чыгара.
Совет хакимияте хатыннарны ирләр белән бертигез итәм дип, белепме-белмиме нык ялгышты. Аларга берьюлы ике камыт кидерде – өй эше һәм завод-фабрика, авыл хуҗалыгы хезмәте. Игътибар итсәгез, иң авыр хезмәт: юл эшләре, төзелеш, тимер юл, терлекчелек – аналар-кызлар җилкәсендә. Шуңа күрә Русия һәм Татарстан хатын-кызларының уртача гомере 65-67 яшьтән артмый. Америка, Көнбатыш Европа хатын-кызлары – 78-80, япониядә 85 яшькә кадәр яши.
Күпчелек илләрдә кыз бала тәрбиясенә зур игътибар бирелә. Гарәп илләрендә хатын-кызлар гомумән эшләми. Ул ана буларак, бары тик бала тәрбияләү белән генә шөгыльләнә, гаилә учагы булып тора.
Гаиләнең сәламәтлеге беренче чиратта, аналар сәламәтлегенә бәйле. Хатын-кызларның, бигрәк тә йөкле ханымнарның саулыгы елдан-ел какшый. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының гаиләне, аналарны һәм балаларны саклау республика үзәге мәгълүматларына караганда, соңгы елларда анемия 2,2 тапкыр, сидек юлларындагы авырулар 2 тапкыр, калкансыман биздәге авырулар 4,5 тапкыр арткан. Бары 34% бала табу очрагы гына өзеклекләрсез уза.
Гаиләне планлаштыру проблемалары да соңгы чиктә. Моннан 40-50 еллар элек авылларда гаиләдә балалар саны 4-5тән дә ким түгел иде. Мәсәлән, мин үзем 7 балалы гаиләдә үстем. Сугыштан соң авыр еллар булуга карамастан, гаиләләрнең 80-90%ы ишле иде. Ә бүген гаиләдә бала 1-2 дән артмый. Халыкта популяр аклану бар: “Тагын бер хәерче үстерәсе килми”, – диләр. Һәм хаклык бар бу гыйбарәдә.
Соңгы 15 ел эчендә Русия халкы биш миллион кешегә кимегән. Быелгы җанисәп нәтиҗәләре дә мактанырлык булмас. Мәсәлән, мин яши торган авылда гына да узган ел 14 кеше үлде, ике генә бала туды.
Русия хөкүмәте демографик хәлне яхшырту йөзеннән, “ана капиталы”н булдырды. Ләкин аның файдасы бәхәсле, чөнки бу ярдәмне бер гаиләнең дә үз кулына алганы юк. Ул бары тик кәгазьдә генә. Билгеле, моңа ышанып, ярлы гаиләләр, алкаш ата-аналар акча өчен ишәергә булды. Туган балаларның күбесе гарип яисә берничә айдан дөнья белән хушлашты. Хәзерге йөклелекнең өчтән ике өлеше вакытыннан алда өзелә. 15 яшькә кадәрге кыз балалар арасында аборт ясатучылар саны артты. Кайберәүләр бу яшькә җиткәнче, берничә тапкыр бала төшертергә өлгерә. Аналар үлеме һаман да кимеми. Берничә ел элек шул вәзгыятьтән котылу чарасы итеп Дәүләт Думасында депутатлар “каш ясыйм дип күз чыгармакчы” да булды: 14 яшьтән никахлашу мөмкинлеге бирү мәсьләсен тикшерделәр.
Бүген дә гаиләнең бәхете, баланың ничек булуы, иң беренче чиратта, аналарга бәйле. Без, ирләр “моңа өйләндем, моны яраттырдым”, – дип масайсак та, барыбер соңгы сүз хатын-кызда. Кызганыч, соңгы елларда үз кадерен белмәгән кызлар күбәеп бара. Аш-су әзерләүгә, өйне чиста тотарга, зәвык белән киенергә, бизәнергә өйрәнергә иде аларга. Татар халкы гомер-гомергә мәдәниятле, әдәбиятлы, талантлы булды. Әмма соңгы 558 елда явыз колониаль сәясәт вакытында аңа рухи һәм физик яктан зур зыяннар китерелде. Шул сәбәпле тел, уңай традицияләр юкка чыга язды. Татар кызларының 44%ы башка милләт кешеләре белән никахта. Генофонд югалып бара. Тәрбия өлкәсендә ананың төп алымы: балага кайнар хисләре, татлы уйлары, йомшак куллары, олы мәхәббәте, түземлелеге, якты ышанычлары. Атасыз бала да ятим. Әмма әнисезләр өч мәртәбә ятим. Шуңа күрә аналарны күз карасы кебек сакларга кирәк.
Татар хатыны гаиләдә милли горурлык та тәрбияләргә тиеш. Бу милләтчелек түгел, бәлки милләтне, халыкны саклауның бер шарты гына. Һәр кыз бала, сеңел, ана кеше шуны истән чыгармаска тиеш. Табигать аңа иң изге эшне йөкләгән. Шагыйрь Евтушенко тикмәгә генә: “Халык хатын-кызлардан башлана”, – димәгән.
Роберт ЗАРИПОВ.
Азнакай районы, Урсай авылы.
Комментарии