Әтиемә хат

Соңгы вакытта Бөек Ватан сугышында үлеп калган солдатларга хат язарга тәкъдим итеп, газеталарда язалар, радиоларда сөйлиләр. Минем дә әтием сугышка китеп, шуннан кайтмады. Без дүрт бала ятим калдык. Безнең, сугыш чоры балаларының, зарларыбыз уртак инде. Хөкүмәт безгә карата битараф булды. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы да исән кайтканнар һәм аларның балалары өчен зур бәйрәм. Ә менә минем кебек, «әти» дигән сүзне әйтүдән мәхрүм булганнар өчен бу көн сагышлы, күз яшьле 75нче бәйрәм. Шуның өчен мин бу язмамны әтиләре Бөек Ватан сугышында үлеп калган, гомерләре буе ятимлекнең ни икәнен татыган сугыш чоры балаларына багышлыйм. Хөкүмәтебезнең сугыш чоры балаларына булган мөнәсәбәтенә күңел бик рәнҗи. Сез, әтиләр, балаларыгызның Ил-Ана карамагына каласын белеп үлемгә баргансыздыр. Әмма ул Ил-Ана ышанычыгызны акламады, ятим балаларыгызны якламады. Ул сезгә бары тик таш һәйкәлләр генә салып куйды. Бу һәйкәлләр салкын, әтисез үскәннәрнең күңелләрен җылытмый. Әти җылысы сугыш ятимнәренә хәзер дә бик кирәк әле. Шуның өчен дә мин бу шигыремдә әтиемә мөрәҗәгать итеп, «Әтимә хат» дип атадым.

Белгәнсеңдер, әти, җаным, бала күңеленең

Мохтаҗлыгын «әти» сүзенә.

Исән кайтып кереп, миңа кыя булсаң,

Карап кына торган булыр идем күзеңә.

Һәр кешегә язмыш алдан языла дип,

Булды әниемнән ишеткән.

Безгә дә ул озак көттермәде,

Кара хәбәр какты ишектән.

Өчпочмаклы кечкенә хат кисәге,

Нинди хәбәр аның эчендә?

Кайту хәбәреме, әллә инде,

Хәсрәтме барыбыз өчен дә?

Әни йөрәге сизенгәндер инде,

Кулы калтырый хатны ачканда.

Телсез калды, йөзе ап-ак булды,

Йөрәгеннән каны качканга.

Хатны укып бетерә алмады,

Кәгазь төшеп китте кулыннан.

Күкрәген тотып бөгелеп төште,

Шушы басып торган урыннан.

Өнсез калдык, көтеп тын алмыйча,

Йөрәк сулкылдавы тынганын.

Сабый күңелем белән мин сизендем,

Каурый чыкмас борын сыңар канатымның сынганын.

Бала күңеле ышанамы шул кәгазьгә?!

Җибәрергә мөмкин алдап та!

Күзем олы юлда, каршы йөгерә идем,

Шинель киеп кайткан һәр солдатка.

Сугыш бетте, кайтасылар кайтты.

Сөенмәдем сугыш беткәнгә.

Сөенделәр әтиләр исән балалар гына,

Ирештеләр алар көткәнгә.

Эх, әтием, белеп үлмәдең шул

Сабыеңның күпме михнәт күрәсен.

Рәнҗү, кыерсытылулар аша

Күпме күз яшьләрен түгәсен.

Ятим булгач, аталылар кебек,

Тиешенчә укый алмадым.

Белсәң иде, әниемнең бер «таякка»

200 грамм арыш алганын.

Синең яшьтәш ирләр белән

Бүкән чаклы малай бергә атладым.

Җирне бергә сөреп, суктыргычка

Күпме көлтә генә атмадым.

Син белмәдең шул, әти, җаным,

Алда безне нәрсә көткәнен.

Син күрмәдең ятим балаларның

Ачка шешенеп үлеп беткәнен.

Шушыларны белсәң, ил өчен дип,

Кояр идеңме каныңны?

Дүрт баланы ятим итмәс өчен,

Бәлки, саклар идең җаныңны.

Күзем йомсам, күз алдымда торды

Солдат киемеңнән күләгәң.

Синең исемең язып, «Кара китап» –

Ил тоттырды безгә бүләген.

Сине искә алган саен

Шул китапны алам кулыма.

Син гомерең биргән «Ил-Ана»ның

Шул ярдәме булды улыңа.

Исән кайтканнарның балалары

Ил ярдәмен әле дә күрәләр.

Оныкларына фатир, йә булмаса,

Балаларына машина алып бирәләр.

Алсыннар ла, күпсенүем түгел,

Алар матур тормыш өчен сугышкан.

Тик йөрәк әрни, ятимнәрнең гаебе юк,

Әтиләре кайта алмагач сугыштан.

Сугыш шулай: кемдер үлә, кемдер кала,

Үлгәннәрнең калды баласы.

Ник онытты ил шул балаларны,

Бу дөнья бит барыбыздан да каласы.

Без дә хәзер өлкән яшьтә инде,

СССР да бетте таралып.

Ә ятимлек һаман ияреп йөри,

Янган йөрәкләрне яралап.

Мәрхәмәтсез сугыш ятим итте,

Тартып алды балачагымны.

Синең гомерең өчен, әти, җаным,

Хөкүмәттән ала алмадым алачагымны.

Рәис САДЫЙКОВ,

Азнакай шәһәре

Комментарии