Сугыш ятименең зар-моңы

Сугыш ятименең зар-моңы

Сугыш башланганда миңа 2 яшь булган. Әткәй дә, 24нче елгы абыем да бу сугыштан әйләнеп кайта алмады. Мин аларны күрмичә, белмичә үстем. Әткәй дигән сүзне мин үз-үземә кабатлап, аның әйтелүен, ишетелүен «тәмләп» йөри идем. Абый-апалар эштә булгандыр инде, мине 11-12 яшьлек вакытта иртәнге биштә үк уятып, ипи чиратына җибәрәләр иде. Ипи кибете бер генә тәрәзәле таш ларек. Аякның туңуы үзәккә үтә, чөнки яланаяк. Чиратың җитеп, 1 буханка (бер кешегә бер генә буханка бирелә) ипи ала алсаң, ул көнне бәхетнең чиге юк инде. Әмма торып-торып ипи җитми калган көннәр дә була. Өске урамнан берничә «слушай» (служащий) хатыннары төшеп, чиратны бер якка этеп, чиратсыз гына ипи алып китәләр. Әбиләр, бала-чага нишләсен соң инде?! Болар беркайда да эшләмәүче, битләре ялтырап торган, таза начальник хатыннары. Күп көнне ипи сатылып бетүгә, икенче көн өчен чират алабыз. Ул чиратны көне буе килә-китә барлап йөрисе. Пекарня кибет артында гына. Икешәр кеше носилка белән пекарнядан ипи ташырга тиеш. Мин дә, әрсезләнеп, бу эшкә эләгергә тырышам. Көчем дә чамалы булгандыр инде, мине еш кына «бракка» чыгаралар иде. Ә ташыган кешегә ипи чиратсыз сатыла.

Җиде классны тәмамлаганчы, аяктан чабата төшмәде. Яз-көз күтәрмәле чабата, җәй – яланаяк. Ул чабата бик чыдамсыз, кайберләре атна-ун көнгә дә түзми, «чәчәк ата».

Дүрт класс бетергәннән соң, җәйге каникулда яшелчә бакчасында эшләдек. Анысы Сарманнан 3-4 чакрымдагы Мортыштамак авылы янында. Анда чүп утарга, елгадан ташып яшелчәләргә су сибәргә, тәпкеләргә йөрдек. Тик яшелчәләр өлгерә башлауга безне анда якын җибәрмиләр иде. Июль-август айларында без инде ындыр табагында. Күпме хезмәт көне язганнардыр, аңа нәрсә тигәндер, аларын әнкәйләр барлагандыр инде. Әле колхоз эшеннән тыш, үзебезнең хуҗалыкта да 20-25 сутый бәрәңге. Аны тәпкеләү, утау, төбенә өю, көтү каршылау (аны күпер төбенә үк барып каршы аласы, көндезге челлә аркасында бик туенып кайтмаган маллар тагын каядыр качу ягын карый), өйгә коедан су ташу, бакчага сибәргә булган чиләкләргә, тасларга инештән су ташыйсы. Коры килгән елларда бәрәңгегә дә сибә идек.

Июнь азакларында иске бәрәңге бетә, яңа бәрәңгене ипләп кенә актарып, әчтерхан чикләвеге кадәр 1-2 бәрәңгесен алып, 1-2 чүмеч су сибеп, кабат бик әйбәтләп күмәсе. Әле ярый ул елларда колорадо коңгызы булмады.

7нче классны тәмамлаган елны иптәш кызым белән комбайннан салам төшерүдә эшләдек. 8нче класстан соң гүпчим әйбәт эшкә алындым. Эшли бу, ялкау түгел, диптер, бер кыз белән комбайннан капчык атарга куйдылар. Дөньяда салам төшерү, капчык ату кебек эшләрнең булганын йөз кешенең берсе белә микән хәзер? Тормышның бик караңгы якларына кереп киттем. Бу – безнең әтисез, ач-ялангач үскән балачак. Капчык ату нинди эш икән ул дип кызыксынучы булса, менә болай. Комбайнның сул як өлешенә җирдән 1 метрлап биеклектә, озынлыгы 1 метрдан артык бер сәндерә ясалган. Урта бер җиренә бункердан өскә күтәреп-шуыштырып ачу өчен сапсыз көрәк кебек бер җайланма урнаштырылган. Ике кеше кара-каршы басып, бункерда бөртек җитешле кадәр суктырылгач, шуны капчыклар белән янәшәдән баручы ат арбасына атабыз. Атта күбрәк үсмер малайлар эшли. Икмәкле капчыкларны атканда комбайн туктап тормый, ул бара тора, ура-суга тора. Комбайн да, ат та икесе дә хәрәкәттә. Олау өстендәге яшүсмер егет тә арбага аягөсте басып, барган хутка гына капчыкны бушатып, безгә кире ыргытырга тиеш. Капчыклар бары икәү. Менә шунда комбайн тәгәрмәченә арба тәгәрмәче эләгергә мөмкин, олаудагы малайның берәр түмгәклерәк (басуда төрле урын бар, ул сиңа асфальт түгел) урынга туры килеп, очып та төшкәннәре булды. Капчык атканда үзебез дә чак мәтәлеп төшмибез. Капчыкларны бик тутырмыйбыз инде, беребез өстеннән, икенчебез төбеннән тотып атабыз. Әле бит басуда бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшлибез. Басуга кояш чыкканчы барып җитәргә кирәк. Соңга калып барсаң, бердән, эшеңнән очыртулары бар, аннан комбайн эшли башлап, басу түренә менеп китсә, җәяүләп тагын 2-3 чакрым агрегатны куып барасы бит. Без 7 кеше эшлибез. Комбайнны тартып баручы тракторчы, комбайнчы, аның ярдәмчесе, 2 кеше капчык ата, 2 кеше салам төшерә. Төшке аш дигән нәрсә юк. Кем өеннән нәрсә алып килә, шуны капкалыйбыз. Миңа әнкәй ике телем ипи, ике күкәй, 1 фляга чәй җибәрә иде. Комбайнның берәр ышанычлы тимеренә чүпрәк сумкаңны элеп куясың. Ашарга җай чыкканчы ул шунда селкенеп йөри. Кайбер көннәрдә сөтле чәй әчеп тә чыга. Су салырга, майларга тукталсалар яки берәр төзексезлек-ватылу булса, салам төшерүчеләр белән без сөенәбез. Тукталып, бераз ял итеп, чүмәлә өстендә черем итеп алырга була. Булган ризыкларны тәмләп ашыйбыз. Ашау проблема түгел, ни суктырсак, шуны ашыйбыз. Арыш, бодай, һич булмаса, солы да чәйнәргә ярап тора.

10нчы классны тәмамлыйсы ел. Май ае. Инде имтиханнар башланды. Тик миңа хәзерләнеп, китап укып яту насыйп булмады. Инде атналар буе тирес эше белән мәтәшәбез. Безнең Сарманда иң каһәрле эш инде бу тирес кирпече сугу. Үз малы булган кешеләр кыш буе мал астыннан чыккан тиресне абзар артына өеп бара. Яз көне абзар-кураларны чистартып, шул өемгә өстисе. Көннәр бераз җылыту белән, шунда ук юынтык суларны түгәсең. Ул «хуш исләр» чыгарып пешә. Май азакларында күчне ишек алдына ташып, су сибә-сибә, гаиләдәге бөтен кеше яланаяк басабыз. Салам, мал тизәгеннән торган катнашма, баса торгач, үзле камыр хәленә килә. Иске-москы калайлар, такта кисәкләре каплап, бу күчне тагын 2-3 көн тотасы әле. Аннан инде кирпеч сугу башлана. Кирпечне ишек алдың тулганчы, сыймаганын урамда – үз турыңда вак таш, пыяла кисәкләреннән арындырып, себереп, рәт-рәт итеп тезәсе. Агачтан икешәр бүлемтекле, балалар өчен бер бүлемтеклесе дә бар, калыплар эшләнә. Шул калыпларга пешеп утырган теге массаны салып, камыр баскандагы кебек басып тутырасың. Өстен су белән «майлап», махсус куелган тактадан суырып алып, илтеп каплап саласың. Ул көннәрдә малларны да бауга җитәкләп кенә йөртәсе, берүк кирпечне таптамасыннар. Әле фермада эшләүчеләр тагын ферма артында, Саз елгасы буенда да шулай кирпеч сугалар.

Миңа 81 яшь. Бу – сугыш ятименең йөрәк зары. Хөкүмәттән безгә бернинди дә файдалы гамәл булмады. Безнең үлеп беткәнне көтәләрдер инде.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии