Җил чәчсәң, давыл урырсың

Җил чәчсәң, давыл урырсың

Кем уйлаган инде, узган гасырның 1939-1950нче елларында Украина җирләрендә барган каршылыклар, көнбатыштан искән «салкын» сугыш җиле 80 елдан соң давылга әйләнеп исә башлар дип. Хәер, уйлаучылар да, бу хәлләрнең кабатланасын фаразлаучылар да бар иде бит безнең арада. Сәясәтчеләр, галимнәр түгел, ә үзебезнең гади халык арасында иде алар. Мәсәлән, безнең әти киләчәк турында сөйләшкәндә, бигрәк тә Горбачев хакимлек иткән чорда, завод-фабрикаларны, җир кишәрлекләрен, табигый җир асты байлыкларын халыктан тартып алачакларын һәрдаим әйтеп килде. Элеккеге байларның, кулакларның оныклары властька килде, болар барысын да сатачаклар, үч алачаклар, ди иде. Аның сизгер күңеле җилнең кайдан исә башлаганын аңлаган булган инде. Украина милләтчеләре, бандерачыларның баш калкытачакларын, ул җирләрдә биш елга якын сугышып йөргән яхшы танышым Фариз абый (исемен үзгәрттем) узган гасырның 60нчы еллар башында без балаларга, аннан соң егет булып үсеп җиткәч, кабатлап сөйләгәннәре истә калган. Беренче тапкыр сөйләгәне бигрәк тә хәтергә уелган.

Ул көнне без, бер төркем балалар, урамда уйнап йөргәндә, шарт-шорт мылтык аткан тавышлар ишетеп, арт бакчага чабып чыктык. Бу яз көне, сыерчыклар килгән вакыт иде. Ә анда бер төркем егетләр мылтыктан атып, ярышып яталар. Фариз абый әллә белеп, әллә ялгыш бер сыерчыкны атып төшергән. Без аны әрли башлагач, «Ялгышлык белән булды инде, егетләр, башыма әллә нәрсә килеп керде шунда», – дип аклана башлады. «Әй, егетләр, сез менә сыерчык дисез, белсәгез иде минем Украинада ничә кешене атып үтергәнне. Мин сезгә сөйлим әле бу турыда», – дип өстәп куйды. Бу хикәят шул вакыйга турында.

...Көчле шартлау алар төялгән машинаны юл кырыена алып атты. Танкка каршы кулланыла торган минаның шартлау дулкыны бик көчле иде. «Полуторка» кебек машиналарны йомычка кебек очыртып җибәрергә мөмкин. «Беттек», дигән уй Фаризның башына барып җиткәнче, бөтен дөнья тынычлыкка чумды. Ул үзенең һавада күтәрелеп очып барган кошлар төркеменә кушылуын күрде. Гәүдәсенең җиңеләеп китүен, ниндидер рәхәтлек килүен тойды. Шунда аның каршысына әнисе Мәрфуга килеп чыкты. «Фариз, улым, уян, җиргә төш. Әнә каргалар өере килә, күзләрегезне чукып алачаклар бит», – дип, җилкәсенә кагылды. Күзләрен ачып җибәргәч, мондагы хәлләрне күреп, аягына торып басарга ниятләде. Ләкин аны ниндидер көчле куллар җилкәсенә басып, җиргә аударды.

– Юсупов, очнись, ложись за пулемет, бандеровцы окружают, – старшинаның әлеге боерыгы аны секунд эчендә чынбарлыкка кайтарды.

Фариз авыл малае. 1927нче елны татар гаиләсендә туа. Аның елгыларны турыдан-туры фронтка алмыйлар, ә эчке эшләр (НКВД) гаскәрләренә җибәрәләр. Шулай итеп ул 17 яшендә Украинага барып эләгә. Аларны Украина милләтчеләре, бандеровчыларга каршы «махсус операцияләргә» әзерли башлыйлар. Өч ай эчендә пулеметтан, винтовкадан, карабиннан атарга өйрәнә. Граната ыргыту серләренә төшенә. Монда алган тәҗрибә аны күп тапкырлар үлемнән алып кала. Рота старшинасы Шалимов Петр Николаевич инде фронтта булып, яраланып, госпитальдә дәваланып чыккан кеше. Аны тылда яшь солдатларны өйрәтергә калдыралар. Озын таза гәүдәле, ләкин бик нечкә күңелле бу кеше алар өчен тәрбияче дә, әтиләре дә кебек иде.

Шартлау нәтиҗәсендә аңын җуйган Фариз бик тиз айный. Алар утырып килгән машина яны белән юл кырыенда ята. Исән калган солдатлар берәм-берәм шуышып, үзләренә җайлы урыннар табып, бандитларга каршы торырга әзерләнә башлады. Димәк, әле вакыт күп үтмәгән. Бандитларның бер төркеме урманнан чыгып, безнең солдатлар өстенә ябырылды. Фариз үзенең кул пулеметын, запас дисклар салынган вещмешогын сөйрәп, киселгән агач төбе артына барып өлгерде. Беренче тапкыр тере кешегә төбәп атуы иде аның. Ләкин ул турыда уйларга вакыт юк, йә син, йә алар – икенең бере. Иң алдан чабып килүче, кулына немец автоматы тоткан, кычкырудан авызы чалшайган бандит кинәт сөрлегеп, җиргә кадалып төште. Аның артыннан килүчеләр бер секундка тукталып калдылар, ләкин соң иде инде. Бертуктаусыз атып торган пулемет уты аларны чалгы белән печән чапкан кебек кырып салды. Аларның катып калган йөзләре, атылган пулялар тишкәләгән, тетелеп беткән киемнәре ачыктан-ачык күренеп, Фаризның хәтеренә мәңгегә уелып калдылар. Ул да булмады, бронемашиналарга төялеп, ярдәмгә солдатлар килгәне күренде. Старшина рациядән хәбәр итеп өлгергән булган икән. Калганын Фариз бик начар хәтерли. Старшинаның аңа аракы салып биргәнен, әле елый, әле көлә нәрсәдер аңлатып маташканын, үзләренең ниндидер томан эчендә калганнарын гына күрде дә, аңын югалтты.

Күзен ачып җибәргәндә ул үз янында йөрүче ак халатлы кешеләрне күреп, аптырап китте. Тәүлек буе лазаретта саташып яткан икән. Яшьлек үзенекен итте, ул терелеп чыгып, башка операцияләргә катнаша башлады. Бандитларның ыржайган чырайлары, тетелеп беткән кимнәре озак вакытлар төшенә кереп йөдәтте. Мишеньга ату белән тере кешегә атуны чагыштырып булмый шул инде. Аларга һәр операция алдыннан һәм аннан соң 100әр грамм аракы бирә башладылар. «Облава» вакытында табылган самогоннардан да авыз иткәләделәр. Фариз белән бер взводта Назыйм исемле татар егете дә бар иде. Ул шәһәр малае. Саратов якларыннан. Татарча да, урысча да яхшы сөйләшә. Бервакыт шулай чираттагы рейдтан соң, болар медицина грелкасына тутырып самогон урлап кайттылар. Үзара татарча сөйләшеп, грелканы яшерергә урын эзләделәр. Старшина яныннан узганда: «Бу кяфер сизмәсен, белгертмәскә кирәк», – дип әйтүләре генә булды, кинәт кемдер артларыннан килеп, икесен дә якаларыннан тотып караватка атып бәрде. «Бирермен мин сезгә кяферне, анагызны сатыйм!», – дип, старшина Петр Николаевич саф татарча эндәште. Баксаң, ул Мамадыш якларында туып үскән керәшен татары икән. Шуннан соң бик дуслашып киттеләр. Кызганыч, ул 6-7 айдан хезмәт срогын тутырып, өенә кайтып китте. Егетләрнең әле өйләренә кайту турында уйларга вакытлары да юк. Ике-өч көнгә бер тапкыр «облава»га, рейдларга чыгарга туры килә.

Агентурада алынган хәбәр буенча, җәйнең бер көнендә кичке сәгать алтыларда аларны тревога белән күтәреп, машиналарга төяп алып киттеләр. Урман буенда урнашкан бер урамлы кечкенә генә авылда бандитлар җыелган икән. Тумышлары белән күбесе шушы җирлектән булып, гаиләләренә кайтканнар, азык-төлек алып китәргә уйлаганнардыр инде. Кайсы йортларда урнашканнарын төгәл күрсәтүче «наводчик»та була монда.

Йортларны чорнап алдылар. «Вы окружены, сдавайтесь!» – дип кычкырып торуга карамастан, чыгучылар күренми. Шуннан соң йортның ике ягыннан пулеметлар куеп, йортның түбәсеннән башлап, тәрәзәләргә төбәп ата башлыйлар. Ишек ачылып китеп, ике кешенең кулларын күтәреп чыгып барганы күренде. Аларны җиргә егып, кулларын бәйләп маташканда, ишектән кулына обрез тоткан бер хатын-кыз атылып чыкты. «Проклятые москали, красноперки», – дип, солдатларга төбәп атарга кереште. Бәхеткә, берсенә дә тидерә алмады, аны шунда ук атып ектылар. Бер сержант өй ишеген ачып, бер-бер артлы ике гранатаны эчкә тондырды. Өйгә ут капты. Бандитларның берсе: «Там дети, женщины», – дип кычкыра башлады.

Сугыш сугыш инде ул. Син атып өлгермәсәң, сине атып егалар. Мондый хәлләрне, мондый бәрелешләрне бик күп күрергә туры килде Фаризга. Беркөнне аларга приказ укыдылар. МГБ тарафыннан хәбәр килеп ирешә. Төнлә билгесез самолеттан парашютчылар сикергәне билгеле була. Аларның ротасын тиз генә җыеп, урманга таба алып киттеләр. Бара торган юлларында бер хутор урнашкан, шуны тикшереп чыгарга уйладылар. Хуторга барып җитәргә бер 300 метрлар кала, аннан чыгып килүче үзебезнең хәрбиләрне күреп алдылар. Болар кемнәр икән соң, документларын тикшерергә кирәк, дип, аларга туктарга боерык бирелде. Якынрак килгәч, берсенең майор, икесенең сержант булуы ачыкланды. Ләкин алар кинәт кенә автоматтан ут ачтылар һәм урман ягына таба йөгерә башладылар. «Не стрелять, живьем брать!» – дигән команда яңгырады. Тегеләрнең артларыннан унлап солдат ташланды. Аларның берничәсе шинель чабуларына буталып егылып калды. Берәр километрлап куып бара торгач, Фариз үзенең бер сержант белән генә калганын аңлап алды. «Юсупов, стреляй, уйдут ведь!» – дип, автоматтан ата, ләкин тидерә алмый. Фариз да чабып барган уңайга ата, ул да тидерә алмый. Шуннан ул чүмәшеп бер тирән сулыш алды да, бер пуля, ике, өч пуляны аллы-артлы атып җибәрде. Булды бу, берсе ауды, икенчесе... Ә менә өченчесе һаман да чаба. Инде урманга барып җитәргә дә ерак калмады. «Юсупов, дорогой, стреляй, уйдет!» – дип кычкыра сержант сулуы кабып. Аның инде автоматында патроны беткән, үзенең куллары калтырый. Фариз җиргә сузылып ятты да, бик яхшы төбәп бер-бер артлы өч тапкыр атып җибәрде. Бик яхшы ата иде шул ул. Алар барып җиткәндә майор киемендәге диверсант үлмәгән иде әле. Пистолетын чыгарып, үз авызына атты. Җилкәсенә аскан планшетын сержант йолкып алып, үзенә киеп куйды. Бик кыйммәтле мәгълүматлар салынган планшет булып чыкты ул. Шуның өчен сержантка 15 көнлек отпуск бирделәр, ә Фаризга рәхмәт әйттеләр. Ай-һай, күп булды инде мондый очраклар. Нәрсәләр генә күрмәде ул. Шартлатылып, юлдан очкан пассажирлар ташучы составларны, җәзалап үтерелеп, куакларга асып куйган солдатларны, офицерларны, активистларны... Адәм баласы тора-бара барысына да ияләшә икән. Битарафка әйләнә. Аракы, спирт, самогон кебек нәрсәләр дә үзләренең мәкерле эшләрен эшли торгандыр. Ә алар елга булып акты шул.

Баштагы елларда Фариз Житомир, Тернополь өлкәләрендә хезмәт итте. Шунда Оксана исемле бер украин кызы белән танышты. Русча да яхшы гына сөйләшергә өйрәнде. Оксана белән бик якынаеп китүләрен политбүлектә белеп алдылар һәм бик нык кисәттеләр. Аларның аерылышулары көтмәгәндә килеп чыкты. Бер төнне аларны вагоннарга төяп Львов өлкәсенә, Польша чигенә күчерделәр. Хатлар язарга да курыкты, чөнки цензура бик көчле иде. 1948нче елның ахырында хезмәт срогын тутырып, өйгә кайтып төште. Оксана әкренләп онытыла, хәтердән чыга барды. 1965нче елда өйгә ремонт ясаганда шүрлек белән стена арасына кыстырып куелган хат килеп чыкты. Әнисе белән хатыны аннан яшереп куйган булганнар. Хат Оксанадан иде. «Люблю тебя, не забуду. У тебя сын растет, Федором зовут», – дип төгәлләнгән иде ул хат.

Бик кыен иде бу минутларда Фариз абыйга. Ләкин монда да газиз балалар. Шулай итеп дөньяда яшәп, 2002нче елда арабыздан китеп барды ул.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Комментарии