«Әти» дияргә зарыгып үстек

«Әти» дияргә зарыгып үстек

Без, яшь буын, бүгенге тыныч тормышыбыз өчен сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына мең-мең рәхмәтле, бурычлы. Кызганыч, дөнья мәшәкатьләре белән бу кайвакыт истән чыгып китә.

Сугыш чоры балалары… Матур, бәхетле балачак урынына нәрсә күргән соң алар? Сугыш чоры баласы булган Рәшидә апа белән әңгәмәне сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәм

ӘТИЕМНЕҢ СУГЫШКА КИТКӘН КӨНЕ

– Әтием колхоз наряды белән урман кисеп йөри иде. Эштән кайтып, капка төбендә ауган койманы рәтләп ятканда, авылыбызның йомышка йөрүче Җәләлетдин дигән кешесе кәгазь тотып килде дә:

– Сибгать, сине сугышка чакыралар, – диде.

Әти эшләгән урыныннан бүкәнгә балтасын кадап куйды да:

– Ярар, мин генә кала алмам инде, – дип өйгә кереп китте. Мин дә шунда әтигә булышып йөри идем.

Без 4 бала: Исмәгыйльгә – 3 ай, Рәйсәгә – 6 яшь, Суфияга – 3, миңа – 8 яшь, бу хәбәрне ишетеп, бик еладык.

– Еламагыз, без ул немецларны гына җиңмәскә… – дигән сүзләр әйтеп, әти безне тынычландырды. Шул көнне әни мунча якты, әтинең капчыгына киемнәрен һәм ипи пешереп тыкты.

Икенче көнне әтине озатырга әни районга китте. Миңа 3 айлык Исмәгыйль энемне күрше Әминә апага алып кереп имездерергә кушып калдырды. Без – 4 бала әтине авыл башына кадәр озаттык. Әтине озатып кайткач, бала елый башлады, Әминә апага кереп, 3 айлык энем Исмәгыйльне имездереп алып чыктым. Әни кич белән кайтты. Шулай, әтиебез киткәндә без әниебезгә 4 бала булып калдык. Иң олысы мин идем, – дип искә ала Рәшидә апа әтисе белән аерылышкан ачы мизгелләрне.

СУГЫШ АВЫЛ ТОРМЫШЫНДА

Тормышлары әниләре җилкәсенә калган көннән башлап, Рәшидә апага олыгаерга туры килә. Урак вакыты җиткәч бар халык уракка төшә.

Яшь балалары булган хатыннарны якынрак басуга җибәрәләр. Рәшидә апа, сеңелләрен ияртеп, шул басуга энекәшен имезергә алып бара торган була.

– Бер вакытны әни янына алып барганда, арба ватылып, энем күпердән төшеп китте. Мин бик нык курыктым. Арба ватылгач, баланы күтәреп алып барырга туры килде. Әни баланы имезгәч, бергәләп кайтып киттек, – дип искә ала Рәшидә апа ул авыр вакытларны.

Ачлыкка килгәндә, Рәшидә апалар ачлыктан тилмермәгәннәр. Бакчалары, азмы-күпме бәрәңгеләре булган. 25 сутыйлы бәрәңге бакчасындагы бар эшне кул белән башкарганнар: казыганнар, тырмалаганнар, утыртканнар, алганнар. Көне буе урак урган кешегә колхоз 200 грамм икмәк белән түләгән. Ул икмәкне он итеп, шуңа бәрәңге кушып ипи пешерә торган булганнар. Шуның өстенә сыерлары булган. Әтиләре киткәндә:

– Сыерыңны бетермә, Факия. Ни генә булса да, асрарга тырыш, – дип киткән.

– Асраган хайваныңның бәрәкәтен күрсәң, бер хәл, – дип искә ала Рәшидә апа. – Заем җыйдырып тилмерттеләр: йомыркасын, сөтен, барысын да тапшырырга кирәк булды. Тавыклар булмаса да, йомырка тапшырырга тиеш идек.

Ул елларда кышлар бак салкын килгән. Өйгә икешәр тапкыр якканнар, тәрәзә араларына салам кыстырганнар, ишекләргә икешәр кат юрган кора торган булганнар. Бик азапланганнар. Әниләре балаларны мич башына менгезеп йоклаткан. Үсә төшкәч, әниләре Рәшидә апаларны капчык тоттырып урманга чыбык-чабыклар җыярга җибәрә торган булган. Шуның белән казан астына якканнар. Ул вакытта керосинкалар булмаган, ашарга казан астына ягып пешергәннәр. Кышка кергәндә әниләре утынны сатып алган. Кайсы елны урман каравылчыларыннан билет белән ала торган булган. Утын мәсьәләсе кыенлыгы сугыш беткәч тә дәвам иткән. Сугыштан кайткан ир-атлар үгез җигеп утынны урманнан алып кайтып биргәннәр.

12-13 яше тулган балаларны, кыр эше беткәч, кружкалар тоттырып, басуга, төшеп калган башакларны, борчакларны җыярга чыгарганнар. Өлкәннәр кружкадагы бөртекләрне, артларыннан капчык белән җыеп йөргәннәр. Ә кичләрен әниләре фронтка оекбашлар, бияләйләр бәйләгән.

СУГЫШ ЧОРЫ БАЛАСЫНЫҢ МӘКТӘП ЕЛЛАРЫ

Рәшидә апалар 1нче сыйныфка 1941нче елны 30 бала булып кергәннәр. Рәшидә апа яхшы укый, матур яза, ел саен күчеп бара. 7нче сыйныфка кадәр 30 баланың бары 3-4е генә килеп җитә, калган укучылар күчми утырып кала. Нинди китаплар белән укыганын төгәл генә әйтә алмаса да, 3-4 кешегә бер китап икәнлеген ачык хәтерли. Бер-берсеннән алып торып укыганнар. Олырак сыйныфларны тәмамлап чыгып киткәннәрдән сатып алганнар. Дәресләрне өйдә сукыр лампа яктысында хәзерләгәннәр. Якты вакытта исә бакча чүбе утыйсы булган.

ПИОНЕРГА КЕРГӘН КӨН

Пионерга кергән вакытын Рәшида апа ачык хәтерли. Аны дружина вожатые итеп сайлыйлар. Балалар бергәләп концертлар куеп йөри, җырлыйлар, бииләр, Рәшидә апа шигырьләр сөйләргә яраткан.

УКЫП БЕТЕРГӘЧ

Кем белә бит, сугыш хәсрәте тәрәзәгә какмаган булса, Рәшидә апа укуын дәвам итеп, югары белем алган булыр иде. Сугыш бик күпләрнең хыялларын җимергән кебек, Рәшидә апаны да читләтеп үтмәгән. Ул әнисенең ярдәмчесе, эне-сеңелләренең төп таянычына әйләнә. 7нче сыйныфны тәмамлауга Рәшидә апаны фермага ат карарга куялар һәм ул 7 ел колхозда ат карый. Җәй көне атларны басуга эшкә алып чыгып китәләр, Рәшидә апа атлар артыннан су күтәреп барып, атларын барлап кайта торган була. Бу эше өчен аңа бригадир көненә бер телем ипи бирә. Ул ипине Рәшидә апа энесенә алып кайта.

НӘРСӘ КИЕП ҮСТЕК?

– Нәрсә бар – шуны кидек. Әни ак бәз сатып алып, төрле төскә манып күлмәкләр, итәкләр тегеп кидерде. Әтинең пәлтә тектерергә дип алып калдырган тукымасыннан апага һәм сеңлемә бишмәт тегеп кидерткәнен хәтерлим. Аякта чабата, язга чыккач башмакка күчә идек. Ул чабата белән аяклар үзәккә үтәрлек итеп туңа иде. Бераз гына җылы булмасмы дип, чүпрәккә мамык тутырып сырып, чабата эченә салып кидек. Соңыннан шәһәрдә яшәүче туганнарым үзләреннән калган киез итекләрне кайтардылар. Без аларны ямап, шатлана-шатлана киеп йөрдек, – дип искә алды ветеран апабыз.

СУГЫШТАН ХӘБӘРЛӘР

Рәшидә апаның әтисе Сибгать абый укымаган, шуңа да сугыштан бары тик 3 хаты гына килеп өлгерә. Бер хатында сугышның бик озак барачагын, балаларны ничек тә ачлыктан саклап калырга кушып язса, икенче хатында үзенең солдатларга ашарга пешерүче булып хезмәт итүе турында яза. Бу вакытта ул Смоленскида була. Өченче хатында исә бик каты яраланганлыгы хакында, озакламый кайтуы турында хәбәр итә. Ләкин госпитальне немецлар бомбага тота. Озак та үтми «Смоленск өлкәсендә ирегез үлде» дигән кара кәгазь килеп төшә. Әниләре бу хәбәрне бик авыр кичерә.

– Ә бер көнне басудан әни авырып кайтты. 15 көн әнине идәнгә салып каравыллап чыктык. Аны селкетергә кушмадылар. Бары шикәр белән чәй генә эчердек. Бу авыр хәбәр белән әни шулай көрәште. 4 бала хакына ул исән калды, терелде, – дип искә ала Рәшидә апа ул көннәрне күз яше аша.

СУГЫШ БЕТКӘН КӨН

«Сугыш бетте» дигән шатлыклы хәбәрне Рәшидә апа мәктәптә ишетә. Авыл советы каршысына укучыларны җыеп, демонстрация оештыралар. Бөтен авыл халкы шатланышып, елашып, көлешеп бәйрәм итә.

– Соңыннан күрше йортларга әтиләре, абыйлары кайта башлады. Иң беренче булып безнең урамга Зөбәер абый кайтты. Энем Исмәгыйль аның улы Рафис белән бик якын дус иде. Рафис әтисенә «әти» ди. Энем Исмәгыйль дә Зөбәер абыйга «әти» дип йөри. Шуннан әни: «Улым, синең әтиең түгел ул, алай дияргә ярамый», – дигәч, энекәшем: «Минем дә бик тә «әти» дип әйтәсем килә», – дип бик озак елады, – дип исенә ала Рәшидә апа.

КАЛГАН ИСТӘЛЕКЛӘР

Сугышка Сибгать абый үзенең абыйсы Габдулла, энесе белән бергә китә. Абыйсы Гыйбадуллин Габдулла Гыйбадулла улы сугыш кырында хәбәрсез югала. Ә энекәше исән кайта. Ул авылга төнлә кайтып керә. Капка каккач, дезертир дип белеп, Рәшидә апаның әнисе Факия апа кертми. Солдатка төнне күршеләрендә уздырырга туры килә. Соңыннан бу абыйлары Казанга китеп урнаша.

Сугыш беткәч әтиләре фронттан кайткан кешеләрнең тормышлары азмы-күпме җайланып киткән. Рәшидә апаларга сугыштан соң да бик кыен булган. Бөтен авыр эш, әүвәлгечә, хатын-кызлар һәм балалар җилкәсендә булган. Шулай да 72 сум пенсия акчасы бик зур ярдәм иткән.

Нинди генә авырлыклар кичермәсен, кеше матурлыкка, тынычлыкка, бәйрәмгә омтылган. Сугыш беткәч тә авыл халкы елгада боз кузгалганын бәйрәм итәргә җыелган: чаналар шуып, балалар шатланышып, куанышып бөтен авыл бердәм гаилә булып язны каршылаган.

Сугыш вакытындагы хезмәтләре өчен дәүләт Рәшидә апаны «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләгән. Бүгенге тормышыннан Рәшидә апа бик канәгать.

«Апа, син мине ачлыктан алып калдың», – дип, энесе Исмәгыйль очрашкан саен күз яшьләре аша еракта калган авыр елларны искә ала. Бүгенге көндә Рәшидә апага 83 яшь. Ул кызы тәрбиясендә матур гына гомер итеп ята.

– Кадерле балаларым, исән-сау булыгыз, тормышның кадерен белеп яшәгез. Сез бик бәхетле, матур киенәсез, тәмле ашыйсыз. Еллар тыныч булсын. Без күргәнне сезгә күрергә язмасын, – дип тели ул.

Нурания БАҺАВИЕВА,

Олы Битаман урта белем бирү мәктәбенең

башлангыч сыйныф укытучысы

Комментарии