Курку

Курку

Элекке заманнарда бер җинаятьче җинаять кыла. Моны вәзирләр бик тиз эләктерәләр һәм патша хозурына сөйрәп алып киләләр. Патша хәзрәтләре әйтә икән моңа: «Икесенең берсен сайла – яки дар агачы, яки зур, кара ишек», – ди. Җинаятьче дар агачын сайлый. Алай да, муенына элмәк кидерткәч, бар кыюлыгын җыеп сорыйсы итә бу: «Миңа инде барыбер үләсе, шулай булгач теге кара ишек артында ни барын белергә хакым бардыр бит?»

«Әйе, – ди патша. – Минем үземә дә бик кызык бу. Җинаятьчеләргә икенең берсен сайларга тәкъдим итәм, ә аларның барысы да диярлек дар агачына туктала. Ә менә ишек артында ирек иде бит. Ләкин сез барыгыз да, билгесезлектән куркып, дар агачын сайладыгыз», – дип тәмамлый сүзен патша.

Чыннан да, әлеге кыйссадагы шикелле, безнең халыкның да күңеленә шом, курку сеңгән бүген. Иртәгесе көн нинди булыр, киләчәктә безне ни көтәр дип, тынычлыгын җуйды бүген кешелек. Менә шул курку, борчылу безгә рәхәтләнеп яшәргә, бүгенге көннән ләззәт алырга, мизгелләрнең кадерен белергә комачаулый да инде.

Балачактан ук әлеге курку хисе безне озата бара. Нәни чакта янда әти-әнине күрмәсәк тә куркып елыйбыз. Кемдер караңгыдан, кемдер хайваннардан, кемдер уттан, кемдер судан курка.

Мәктәптә, югары уку йортларында укыганда имтихан алдыннан куркулар күбебезнең йөрәгенә уелып калган. Югыйсә бу урында курку түгел, бары тик дулкынлану гына булырга тиештер кебек тә... Югыйсә, белеп торабыз, артык курку кешене баса, аны мескенгә әверелдерә. Ә мескен кеше бернигә дә ирешә алмый. Бу сүзләрне исбатлаучы татар халык мәкален дә искә алу урынлы булыр. Юкка гына, «Ятып калганчы, атып кал!» димәгәннәр бит! Чыннан да, куркып, «Миннән булмый инде, мин куркам», – дип, шыңшып йөргәнче, булдыра алганны эшләргә, беренче адымны булса да ясарга кирәк. Курку хисе безнең белән идарә итәргә тырыша һәм шунлыктан без теләгән гамәлләрне эшләргә ирек бирми дә инде. Бары тик куркуны җиңеп кенә, тормышта ниндидер алга куйган максатларны чынга ашырып, аларга ирешеп буладыр.

Чыннан да курку хисе безне иртән дә, кичен дә гел янәшә озатып йөри. Йоклап калудан, барасы җиреңә өлгермәүдән курыкмаган берәр кеше бар микән ул?!

Бер яктан карасаң, курку ул безне кисәтергә дә сәләтле. Күп очракта ул исән калырга ярдәм итә, көч һәм рухыбызны тупларга булыша. Шуңа күрә дә безгә курку белән үзебезгә идарә итәргә өйрәнергә кирәктер дип саныйм.

Кечкенә чакта мин үзем гел караңгыдан курка идем. Йокларга ятар алдыннан караватыма тиз генә йөгереп килеп менә идем дә, ут сүнгәч, юрганымнан борынымны чыгарырга да куркып ята идем. Әле ул гынамы, ялгыш аягымны төшерсәм, карават астыннан кемдер тотып алыр төсле тоела иде!

Безнең күршедә генә мин белә белгәннән бер буш өй бар иде. Анда берәү дә яшәмәде. Бары тик җәй көне бакчасыннан гына файдалана иделәр. Менә шул өй ягына карарга да курка идем мин балачакта. Чөнки абыем белән апам «анда җен бар дип әйтәләр», дип, бер куркыттылар һәм бу миңа җитә калды. Шул өйнең тәрәзәсеннән гел җеннәр карап тора төсле тоела иде. Ул өй әле дә бар. Балачактагы курку хисләре инде кимесә дә, кайткан чакта ул өй кырыннан ялгыз гына үтәргә барыбер шикләндерә.

Хәзер инде үзебез әти-әниләр булгач, балаларыбыз өчен дә курку хисләре өстәлде. Аларның киләчәге нинди булыр дип бер курыксак, юлга озаткан чакларда исән-сау йөрсеннәр дип тагын бер хафаланабыз. Якын кешеләребезне югалтудан курку турында инде бөтенләй дә әйтеп тормыйм.

Күңелдәге курку хисләре нинди генә зур булмасын, аларны вакытында җиңә белергә кирәктер безгә. Юкса бу курку аңыбызны, яшәешебезне бөтенләйгә чолгап алып, куркыныч авырулар китереп чыгарырга да мөмкин. Шуңа күрә һәр нәрсәдә чама хисен югалтмасак иде!

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии