Исемдә калганнардан

«Безнең гәҗит»тә сугыш чорының бөтен авырлыгын, ятимлек ачысын, ачлык-ялангачлыкны үз җилкәләрендә татыган шул чор балаларының язмаларын укырга туры килә. Мин аларның берсен генә дә тыныч күңел белән укый алмыйм. Без бу вакыттагы авырлыкларны өлкәннәр сөйләве буенча, китаплардан укып, кинолардан карап кына беләбез. Безнең әбиебез (әнинең әнисе) сугышка кадәр үк ун баласы белән ятим кала. Бик ачынып искә алганын хәтерлим: «Түләргә тиешле бурычын вакытында түләп бетерә алмаганга авыл советы рәисе килеп, кышкы зәмһәрир суыкта тәрәзә пыяласын ватып китте», – дигәнен. Ул чордагы җитәкчеләр бик мәрхәмәтсез булган.

10нчы сыйныфны тәмамлауга олы улын сугышка алалар. Өчпочмаклы берничә генә хаты килә аның. Воронеж өлкәсеннән килгән соңгы хатында: «Ут эченә керергә торабыз, исән калмасак, бәхил булыгыз», – дигән сүзләр язылган була. Шуннан соң хатлар туктала, һәм озак та үтми «хәбәрсез югалды» дигән хәбәре килеп ирешә. Сугышның азагында, унсигезе дә тулмастан, икенче улын да хезмәткә алалар. Ул барлыгы җиде ел хезмәт итә. «Сугыш беткәч, бандитлар белән көрәштек», – дип искә ала иде ул.

Шәхсән үзем бу авырлыкларның берсен дә күрмәдем. Без иркен тормышта яшәмәсәк тә, ашарга-эчәргә, кияргә кием булган заманда туып үстек, гәрчә аның күбесен инәй үзе тегеп, бәйләп кидерсә дә. Шулай да, ил башында Никита Хрущев торганда борчак ипие, борчак коймагы ашаган чаклар истә калган.

Бу чорда да уфалла арбасын күп тартырга туры килде. Әллә шуңа, сугыш чоры балаларының аянычлы язмышлары миңа нык тәэсир итә. Ләкин алар белән берничек тә чагыштыра торган түгел, чөнки арбаның бер ягыннан, көчле куллары белән әткәй тарта иде шул. Кул арасына керә башлагач, әткәй белән икәү урманга кереп, корыган агачларны кул пычкысы белән кисеп, кыш буена җитәрлек утынны шул арба белән ташый идек. Ботакларын да әрәм итү юк, алары казан астына ягып, су җылытырга булса да ярый.

Печән әзерли башласак та шул ук арба ярдәмгә килде. Бер елны хуҗалыкның чөгендер басуын кыргый тары басты. Шул тарыны йолкып, бер арбалык булып җыелганчы басу читенә чыгарабыз да, арбага төяп алып кайтабыз. Шулай көн дә ташый торгач, басу да шактый чүптән арынды, безгә дә печән әзерләүдә иш янына куш булды ул. Әткәйнең көннәр буена бер тәгамь ризык капмый печән чапканнарын онытасым юк. Бары тик сусавын басар өчен әйрән эчә иде, шуннан көч алган күрәсең. Чокыр үзәнлегеннән чапкан чакта кипкән печәнне башта бау белән өскә ташыйбыз, яңадан бәләкәй арбага төйибез. Яңгырлы көннәр булмаса, аны әле сөенә-сөенә йөрисең. Печән әзерләгән кешеләр аның никадәр авыр һәм һава торышына бәйле хезмәт икәнен яхшы белә. Безнең әткәй шул кадәр төгәл кеше иде, һәрбер эшнең тәмен табып, әкрен генә эшләгән кебек тоелса да, шул ук вакытта бик җитез дә иде ул.

Әткәй турында бераз исемдә калганнардан: Бөек Ватан сугышы башлануның икенче көнендә үк аны сугышка алалар. Ул 2нче Украина фронтында өлкән санитар булып хезмәт итә. Сугышның беренче көннәрендә аны Карелия якларына – Финляндия чигенә җибәрәләр. Каты сугышларның берсендә аларның госпитален немецлар утка тота һәм анда янгын башлана. Кичекмәстән яралыларны коткарырга керешәләр. Әткәй ул вакытта яшь, көчле ир-егет буларак, бик авыр хәлдә булган яралыларны үзенең иңенә салып, күтәреп алып чыга. Госпиталь бөтенләй янып бетә. Шул вакытта яралыга ярдәм күрсәтеп, үзеннән алда гына чыгып килүче Эльза исемле шәфкать туташына фашист пулясы тиеп, ул шунда ук үлә. Тәкъдиргә язган язмышы шул буладыр күрәсең. Үзенең гомерен саклап калган шушы кыз хөрмәтенә: «Әгәр дә сугыштан исән-сау әйләнеп кайтып, беренче балам кыз туса, аның истәлегенә – Эльза, ир балам туса, шушы исемгә якын булган Илзир кушам», – дип, күңеленә салып куя. Ул сүзендә тора – беренче булып улы туа.

Шулай беркөнне госпиталь начальнигы әткәйне үзенә дәшә. Аны фронтның алгы сызыгына алырга дип, бер командир килгән була. Сугыш азагындарак була бу хәл. Ләкин госпиталь башлыгы: «Мин Мәрданшинны (әткәйнең фамилиясе) берничек тә җибәрә алмыйм, аны алыштырыр кешем юк», – дип, командирга каршы төшә. Шушы сүзләрне җиткерергә чакырган була ул. Анда да көчле куллар кирәк булгандыр шул. Бөтен эшне дә төгәл һәм карусыз башкаруы моңа сәбәп булгандыр. «Сугыш чорында да госпитальдә үлгән бер генә кешене дә ярмыйча калмый идек, баш капкачын да ачып тикшерделәр», – дип искә ала иде ул. Ә боларның барысын да әткәй эшләгән, ягъни мәетне яра, ә табиб тикшергәннән соң, калган эшен ул тәмамлый.

Әткәй Молдавия, Румыния, Чехословакия җирләрен азат итүдә катнаша. Җиңүне Австрия җирендә каршылый. «9 майда Җиңү хәбәре килгән көнне сугышның бөтен авырлыкларын бергә узган дустым аш алу өчен солдат кухнясына китте. Шул вакытта аны немец снайперы атып үтерде», – дип ачынып сөйли иде ул.

Гомере бетмәгәч, әткәй 1945нче елның ноябрендә исән-сау әйләнеп кайта. Ул һәрвакыт үзе белән бергә хезмәт иткән табибларны, шәфкать туташларын сагынып искә алды, шулар белән күрешәсе килү теләге белән яшәде. Алар Санкт Петербург (Ленинград) шәһәреннән була. Бәлки, хәзерге заман булса, мөмкин дә булган булыр иде.

Һәрбер чорның нинди дә булса авырлыгы туып тора. Безнең әти-әниләр балачак, үсмер елларында колхозлашу чорларын, ә аннан соң сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны күргән булса, безгә дә һич уйламаганда бөтен дөньяны биләп алган пандемия афәте белән очрашырга туры килде. Кайбер илләрдә һәм илләр арасында ниндидер аңлашылмаучылыклар туып торуы да күңелнең тынычлыгын ала. Тиз арада, күп югалтуларсыз, ике ил арасында тынычлык урнашуын телим.

Кабаттан сугыш афәтләрен күрмичә, бу зәхмәт чиреннән дә тулысынча арынып, һәр туган тыныч көнгә сөенеп, Аллаһка рәхмәтле булып, бәрәкәтле гомер кичерсәк иде.

Сугыш чоры балалары хөкүмәтебез тарафыннан киң яклау тапсын. Аларның саны болай да елдан-ел кими. Күбесе әти сүзен бер тапкыр да әйтә алмаган балалар, картлык көннәрен булса да рәнҗеп үткәрмәсеннәр иде.

Бу якты дөньяга һәр адәм баласы яшәү өчен туа. Кунак булып килгән, болай да кыска гына булган гомерне күңел яралары белән үткәрмәсәк ничек яхшы булыр иде. Озакламый изге Рамазан аена да аяк басабыз. Шушы изге ай бөтен кешелек дөньясына тынычлык, бәрәкәт алып килсен. Бер-беребезне гафу итеп, чистарынып кала торган шушы изге айда, бер Аллаһым, ил кайгысын җиңеләйтерлек куәт бир. Җитәкчеләребез матур килешүгә ирешеп, тыныч тормышта яшәргә насыйп булсын. Амин.

Роза ГАЛИӘХМӘТОВА,

Азнакай районы, Урманай авылы

Комментарии