Туган якка җансыз гәүдәсе һәм данлы исеме генә кайтты

Туган якка җансыз гәүдәсе һәм данлы исеме генә кайтты

Якыннарның бакыйлыкка күчүе һәрвакыт кайгы-хәсрәт китерә, йөрәкләрне әрнетә, ә инде яшьләрне югалту аеруча үкенечле һәм күңелләргә мәңге төзәлмәслек яра сала. 7нче гыйнвар көнне җаннарны өшетерлек кара кайгы хәбәре Аксубай районының Шәрбән авылында яшәүче Рушания һәм Җәлил Тимбиковлар гаиләсе ишеген кага. Махсус хәрби операциядә катнашучы өлкән уллары Алмазның нибары утыз яшендә һәлак булуы турындагы кайгылы хәбәрне ирештерү өчен район хакимияте башлыгы Камил Гыйльманов, хәрби комиссар Сергей Иванов һәм Аксубайда җаваплы вазыйфа биләүче авылдашлары Флүн Зәйнуллин бергәләп киләләр. 31нче декабрь көнне генә үзләрен яңа ел бәйрәме белән котлаган һәм озакламый чираттагы ялга кайтырга әзерләнгән улларының вафат булуын ишетү ата-ананы өнсез, телсез калдыра. Үзләре өчен дөньяның асты-өскә килгән шул шомлы мизгелдә көтелмәгән хәлләр килеп чыгу ихтималын исәпкә алып район үзәгеннән махсус җибәрелгән ашыгыч ярдәм табибларының ярдәме дә бик ярап куя.

Ярый әле авыр вакытта үзләрен киңәшләре белән юатып торучы туганнары, якыннары, авылдашлары бар, хәрби комиссар да биш көн саен үзе килеп хәл белешеп китә. Алмазны 12нче гыйнварда алып кайталар. Мәрхүмнең җеназасына бик күп халык җыела, хәтта Казаннан да төрле патриотик оешмалардан вәкилләр килә, әлбәттә инде, район мөхтәсибе белән авыл мулласы да бу чаралардан читтә калмый. Мөселманнарга хас бөтен шартларны үтәгәннән соң, клубта хушлашу үткәреп, шул ук көнне авыл зиратында җирләнгән улларының үлемен энесе Салават аеруча авыр кичерә. Күзләрендә әле һаман яшьләре кибеп тормаган Рушания: «Тәртип бозып йөрмәде, кеше әйберсенә тимәде, бөтен кешегә булышырга гына тора иде, балакаем. Кечкенәдән хәрбиләргә мөкиббән булгангамы, авылда 9нчы классны тәмамлау белән, Чаллыдагы 57нче кадетлар мәктәбенә керергә карар кылды, шунда өч ел уку чорында электрик һөнәре алып чыкты. Аннан армиягә алдылар үзен», – ди ул, кайгы-хәсрәтен җиңәргә тырышып.

Бер ел Псковта, һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткәннән соң Алмаз тагын ике елга контракт төзи, аннары туган якка әйләнеп кайта. Җәйләрен әтисе белән комбайнда эшли. Казанга, Чаллыга барып та эшләп ала, тик күңеле һаман армиягә тарта һәм ул 2021нче елның җәендә кабат контракт буенча хезмәт итү өчен хәрби комиссариатка мөрәҗәгать юллый. Әти-әнисе, туганнары сөйләвенә караганда, теләге кабул булгач, сөенече ташып чыга: нибары ике көндә комиссия үтә, тиешле документларын туплый һәм кабат күңеленә тынычлык, җан рәхәте бирүче хәрби кием кия. Артиллерист, отделение командиры кече сержант Алмаз Тимбиков узган елда башланып киткән махсус хәрби операциядә баштан ук катнаша. Якыннарын сөендереп, июль аенда – ун, октябрьдә өч көнгә чираттагы ялына кайта, ноябрь аенда медаль белән бүләкләнә. Хезмәттәшләренең һәм командирларының ихтирамын казанган кыю егет ике-өч көн саен телефоннан шалтыратып, әти-әнисенең хәлләрен белешеп тора, озакламый чираттагы ялга кайтасын белдереп-сиздереп торырга да җаен таба. Тик, ни аяныч, хыяллар тормышка ашмый кала, туган якка күңелләрдә мәңгегә сакланачак шанлы исеме, батырлыгына бәя булган ордены һәм җансыз гәүдәсе генә кайта яраткан улларының. Бу авыр мизгелләрдә гаиләгә, туганнарына Аллаһ сабырлык бирсен, Алмазларының авыр туфрагы – җиңел, урыны җәннәттә булсын.

Рәис ЗАРИПОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии