Җиңү көнен каршылап...

Җиңү көнен каршылап...

Җиңү көне турында күп язылды инде. Шулай да язылмый калганнары да күп.

Әткәм Мөбарәкҗан белән абыем Вәгыйзь сугышның беренче көннәрендә үк икесе бер көнне чыгып киттеләр. Алар биш туган, бишесе дә сугышка китеп, Әхмәтһади абый белән Мостафа абый кайтмый калдылар. Өчесе исән-сау кайтып, илле яшьләре дә тулмаган килеш вафат булды.

Әткәм 1942нче елның августында аягы яраланып, култык таягына таянып кайтты. Ничәдер айдан соң авылга Пучыдан комиссия килде. Безнең мәктәпне вакытлыча больница итеп тоттылар, анда бик авыр хәлдәге балалар, олы кешеләр ятып дәваланды. Комиссиядә военком Тукбаев һәм тагын өч табиб иде. Әткәем дә комиссия торырга килде. Арурак хәлле дүрт кешене калдырып, гарип-горабәләрне алдылар. Күршедәге баерак кеше боларга аш әзерләгән. Военкомга план бирелә, ул планны гарипләр хисабына тутыралар. Минем әткәем дә китәргә тиеш булды. Икенче көнне Пучыда Казан табибларыннан тагын бер комиссия булды. Андагы халыкның кайсысы елый, кайсысы җырлый. Казаннан килгән комиссия авылда калган теге дүрт кешене алып, әткәемне кайтарып җибәрде. Тагын дүрт айдан соң ул кабат фронтка китте. 1944нче елны кулы яраланып кайтты. Алты айдан кабат сугышка алдылар. Аннары инде сугыш беткәч кенә кайтты. Икенче группа инвалид булып, 1963нче елның 7нче декабрендә 50 яшендә вафат булды.

Безнең Исәнсеф авылыннан бик күпләр Суслонгерда булып, шунда үлеп калдылар. Үзебезнең халык бер-берсен җәзалап, шунда интектереп яткан бит. Исән кайтучыларның сөйләве буенча, Ворошилов килеп кенә аларны сугышка чыгарып җибәргән. Әткәем сөйләде боларны. Менә шул лагерьда җитәкче булып, кешеләрне харап итүчеләр сугыштан соң да төрле югары вазыйфалар башкарып, фатирлар, машиналар алдылар. Аларны зурладылар. Ә безнең әткәйләрне, әтиләре үлеп калган балаларны искә дә алучы булмады. 12-13 яшеннән олылар белән бер рәттән эшләп йөргән сабыйлар бу дөньяда бер рәхәт тә күрми китеп барды. Хөкүмәт дөрес эшләмәде, менә шул балаларга кирәк иде ул бүләкләр. Ул балалар бит көч җитмәстәй эшләрне башкарды.

Бер мисал китерим. Безнең күршедә генә Садретдинова Гыйзденур апа яшәде. Аның алты кызы бар иде. Ире сугышның башыннан ук фронтка алына. Аның Нәсимә исемле кызы «колесный» тракторда эшләде. Ул тракторда эшләүнең ничек авыр икәнен элеккеге кешеләр белә. Гыйзденур апаның Галия исемле кызына сыер көтүе бирделәр. Бу бала ничек итеп сыер көтсен дип уйлап тормадылар. Председатель үзе белән биш активист алып килеп, көпә-көндез капкаларын ачып, сыерларны аларның ишегалдына ябып китте. Ул маллар шул сабыйларның ишегалдында интегә-интегә суккан тирес кирпечләрен таптап бетергәннәр. Менә кызылармеецларның гаиләсенә ничек «булыштылар».

Бала-чага бәләкәй арба белән утынга барса, урман каравылчысы чыгып, шуларның арбаларын алып кала торган иде. Бер кызганучы булмады. Боларны язып кына бетерерлекме соң?!

Ветераннар советы рәисе Мөҗәһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

Комментарии