Газ өчен оброк түлибез

2021нче елның 30нчы июне көнне Русия Президенты Владимир Путинга 8 800 200 40 40нчы номерлы сорау бирдем. «Хуҗалыктагы газ корылмалары газ челтәренә тоташса, без, Татарстан халкы, Газпром оешмасына оброк түләргә тиеш була. Бу бәяләрне нинди оешма билгеләгән?» – дигән иде соравым.

Газпром оешмасыннан 340 биттән торган җавап килде. Минем аңлавымча, Газпром белән ике арада килешү төзелгән. Техник карау өчен түләү кәгазендәге сумманы түләргә тиешбез. Түләү кәгазе килгәч, йорт хуҗаларының күбесе ул түләүне түли. Ә үз вакытында түләмәгәннәрнең исемлеген тоттырып, газ оешмасы хезмәткәрләрен акча җыярга чыгарып җибәрәләр. Техник карау үткәргәнче үк ни өчен ул түләү кәгазен җибәрәләр икән?

Минемчә, техник карау бәяләре болай ук булырга тиеш түгел. Әгәр дә газчы мичне сүтеп җыя, краннарны сүтеп майлый, сабын күбеге белән тикшерә икән, аларның һәрберсенең үзенең бәясе булырга тиеш.

Миңа җавап җибәргән иптәш И.И. Гарифуллин белән берничә тапкыр телефоннан сөйләштек. Аның белән соңгы сөйләшүдән соң ил буенча өч газ шартлавы булды. Шуның берсе Чаллыда. Гомумән, техник карау ул ил буенча халыктан акча җыюга гына кайтып кала.

Флүс НӘҖМЕТДИНОВ,

Апас районы

Комментарии