Вербовка – татарның фаҗигасе

Вербовка – татарның фаҗигасе

Килегез, сезгә йорт-җир бирәбез, сыер бирәбез, бөтен уңайлыклар сезгә, килеп урнашыгыз гына, тернәкләнеп җиткәнче налог та түләмәячәксез, дип, татар халкын Бурят-Монголиягә, Сахалинга, тагын башка җирләргә күчеп китәргә өндиләр. Авыр тормыштан газап чиккән халык юлга кузгала бит. Яхшы тормышка кем генә кызыкмасын?! Безнең кечкенә генә бер Чулпыч авылыннан да хәйран гаилә җыенып чыгып китә. Вакытлар үткәч, аларның берише кире әйләнеп кайта. Кайтмаганнары да күп була. Бу гамәл татар халкы өчен генә хас булдымы икән, башкорт-мари-удмуртларга да кагылдымы икән? Урысларны да шулай күчереп йөрткәннәрме? Беләсе килә, шушы сорауларга җавап табасы килә. Халык санын алган вакытта авылдашларның Сахалинда үскән оныклары үзләрен татар дип яздырганнар дисезме? Мөхәммәт Мәһдиев әйтмешли, вряд ли!

Заманында үзбәкләр дә, татарлар да биш миллион тирәсендә була. Үзбәкләр хәзер 26 миллион кеше, ә без, татарлар, һаман да шул биш миллион тирәсендә. Вербовка дигән бу нәрсә татар өен туздыру өчен бик яхшы чара булган. Халык алдын-артын уйламый, һәркем яхшыга кызыга, өмет итә бит. Вербовкадан башка да халкыбыз Донбасска, Кемерово, Караганда, Кизил кебек күмер шахталарына эшкә китеп, шунда төпләнеп кала. Ул елларда авыл халкына күтәрә алмаслык налоглар салына шул. 500 сумлык хәрби налог, хәрби заем, «подоходный» налог, 300 кг бәрәңге налогы, 300 данә йомырка, 300 литр сөт, 44 кг ит, 1 кг 200 г йон – монысы сарык башына, 300 сум «бюджетный» налог – өйләнә алмый йөргән егетләргә, 18 яше тулып та кияүгә чыкмаган кызларга салына иде. Әле моннан тыш һәр йорт заем түләргә тиеш, алары морҗа башыннан түләнә. Синең малың бармы, түли аласыңмы – анысын сораган кеше юк. Мәҗбүри түләтәләр.

Бу юлларны язучы – туксанны ваклый башлаган «яшь хәбәрче» әти-әниләрнең ничекләр итеп бу галәмәтне түләү җаен табуларын уйлап баш ваткан, заем җыю өчен өйләргә кереп көчләп яздыруларын күреп белгән бабай. Үз вакыттагы белән хәзергене чагыштырып карыйм да, хәзер оҗмахта яшибез, дим. Оҗмахта да моннан артык ризыкландырмыйлардыр.

Өч әйберне беркайчан да югалтырга ярамый: өметне, намусны, тынычлыкны. Дөньяда өч әйбердән дә кадерлесе юк: иман, мәхәббәт, дуслык. (Хәдис).

Мәгъдәнур ГАТАУЛЛИН,

Чулпыч-Байлар Сабасы

Комментарии