Бай Шакирҗан

Бай Шакирҗан

Буа районы, Карлы авылында истәлекле йорт бар. Ул үткән гасырның 30нчы елларында төзелгән.

1918нче елда Карлы авылы халкы йә Ак Армия, йә Кызыл Армия дип аталучы кораллы төркемнәр тарафыннан тәмам җәфа чигә. Чөнки авыл зур юл өстендә урнашкан: Казан-Сембер тракты аны урталай бүлә. Юлдан үтүче һәр хәрби төркем авылда туктап, үзенә кирәк нәрсә эзләп авыл халкын таларга керешә. Шулай ук һәрберсе үзенең сафларын ишәйтү өчен ир-атларга мобилизация чаралары күреп, үзе белән алып китәргә тырыша. Терлек-туар белән дә шул ук хәл. Суеп яисә куып үзләре белән алып китәләр. Бер көнне җил тегермәне хуҗасы Шәрипҗан әбзи атлы чанага зур агач мичкә куеп кизләүгә суга барырга чыга. Урта урамнан кизләү тыкрыгындагы борылышта аны бер төркем кызылармеецлар куып җитеп туктата. Атын шунда ук туарып, үзләре белән алып китәләр. Бернинди белешмә-фәлән бирмиләр. Урта хәлле, авылның уңган гаиләләренең берсе Әхмәтҗан абзый гаиләсе дә шундый авыр хәлгә төшә. Үзләрен Кызыл Армия дигән хәрби төркем гаиләнең ике атын, фуражын, йорт әйберләрен талап алалар. Ә Шакирҗан исемле улларын «мобилизованный» дип игълан итеп, үзләре белән Сембер ягына табан алып китәләр. Әле яңа гына 18 яшен тутырган авыл егетенә Кызыл Армия отрядының авылларда халыкны җәберләп, талап йөреп тамак туйдыруы, теләсә ничек, теләсә кемне кыерсытуларын күрү күңеленә хуш килми. Берничә көннән ул бу хәрби отрядны ташлап качып китә. Төрле авырлыклар кичереп, тәмам ачлыкка интегеп Мәскәү шәһәренә барып чыга. Мәскәүнең Измайлово бистәсендә юлында очраган беренче мәчеткә намаз укырга кергәч, анда мулла белән танышып китә. Егетнең авыр хәлен аңлап, мулла кеше аны үзенә эшкә ала. Аның кечкенә генә кибете һәм ике катлы таш йорты була. Яшьтән тырышып хезмәт итәргә өйрәнгән Шакирҗан бераз вакыт йорт эшләрендә ярдәмче булып эшли. Мулла кеше аңа яңа өс-баш җиткерә, үзе белән бер өстәлдән ашата. Ә 1920нче елда өйләндереп тә куя. Мулланың өендә хезмәтче булып кече яшьтән үк атасыз һәм анасыз калган урыс кызы яши. Мулла абзый аны үз кызы кебек итеп тәрбияли. Кызга Гайниҗан дигән исем бирәләр. Ул татарча сөйләшә, төгәл итеп намаз укый. Мулланың башка балалары белән бергә мәдрәсәдә гарәп графикасын өйрәнеп, барлык дини китапларны укый алырлык дәрәҗәдә була. Мулла кеше Шакирҗанга шушы кызны бирә. Аларга яшәр өчен йорт янәшәсенә янкорма төзиләр. 1922нче елда аларның Абдулла исемле балалары туа. 1923нче елдан соң НЭП сәясәте чыккач, мулла кеше кибетен зурайта. Кибетне товар белән тәэмин итүче, ягъни приказчик итеп Шакирҗанны билгели. 1927нче елда Шакирҗан үзенә яңа йорт салып, аерылып чыга, аерым кибет ача. Шул ук елны аларның кыз балалары туа. Аңа Фатыйма исеме кушалар.

1928нче елда СССРда яңа туып килә торган буржуазиягә каршы көрәш башлана. Мәскәү җитәкчеләре яңа сәясәт җиле исә башлау белән, татар кешесенең яңа төзелгән йортын, кибетен тартып алалар. Шакирҗан әбзи гаиләсе белән туган авылына – Карлыга кайтып төшәргә мәҗбүр була. Алар урта урамдагы бер ташландык йортны сатып ала. Нигезен таштан төзетеп, агачтан 5 стеналы йорт төзиләр. Шакирҗан йорт янәшәсендәге җирдә зур итеп җиләк-җимеш бакчасы утырта, авылның эшлексез кешеләреннән чәчү җирләре сатып ала. Хатыны Гайниҗан үз өйләренең бер бүлмәсендә авылның кыз балаларына ислам дине сабаклары бирә башлый. Авылда аны бер мәҗлестән дә калдырмыйлар, хөрмәт итәләр. Шакирҗан әбзи тынгысыз, эшкә батыр кеше була. Көзен алма-чия өлгергәч, Фрол авылыннан алма, груша сатып ала. Аны күрше егете Низаметдин белән ике ат арбасына төяп, Сембер юлыннан Чүпрәле, Шәйморза, Борындык ягындагы авылларга барып саталар. Авылга керү белән: «Низаметдин әйдә: «Алма сатам! Алма сатам!» – дип кычкыр», – дип куша торган булган Шакирҗан әбзи үзенең булышчысына. Гаилә бик тырышып эшләп көн күрә. 1930нчы елда уңганнардан саналган, эшчән Батдин исемле авылдашы белән, Аллага тапшырып, Украинага бодай оны алырга чыгып китәләр. Үзләре белән улларын да алалар. Юл уңышлы була.

Бервакыт күршесе Тимери үз басуыннан сугылмаган борчак саламы алып кайтып, ындырында чүмәләгә өеп куя. Борчак өемдә килеш шулай ике атна сугылмыйча тора. Һәр көн күршесенең сугылмый яткан игенен күзәтеп торган Шакирҗан бер көнне иртән Тимеринең ындырына кереп борчагын ындыр табагына җәя дә, тырыша-тырыша, берүзе суга башлый. Тавышка Тимери хуҗа үзе һәм ике улы да сүзсез генә килеп кушылалар. Шулай итеп ике атна сугылмый яткан борчак төшке ашка кадәр сугылып та бетә. Иртәгесен бер атнага сузылган яңгыр башлана…

Авыл куштаннары көне-төне эшләп, тормышларын җайга салган гаиләдән көнләшә башлый. 1930нчы елда авылда күмәк хуҗалык төзелә башлый. Ул бер төзелеп таркала, аннан соң район хуҗалары басымы астында янә дә оеша. Чөнки анда үзенең хуҗалыгы булмаган, җирен күптән чит кешеләргә саткан 7-8 эшлексез җыйналган була. Ә аларга эшләрен алып барырга төрле эш кораллары, атлар, терлекләр, каралтылар кирәк. Бу төркем еш кына тырыш гаиләләрдән эш кораллары, ат, арба-чана кебек әйберләрне вакытлыча диеп алалар, ләкин кире кайтармыйлар. Менә бер мисал: 1930нчы елның урак өсте вакытында Галиулла Габит улы гаиләсе белән кырда эшләгән чагында өйләрен талап чыгалар. Күтәреп чыга алырдай барлык өй әйберен алып китәләр. Бәйдәге эт хуҗаларны күз яшьләре түгеп елап каршы ала. Нишләсен, ул бәйдән ычкына алмый, аның елап өргән тавышына беркем дә ярдәмгә килми, барысы да курка. Инде 68 яшен тутырган гаилә башлыгы Галиулла ризасызлык белдереп тавыш чыгара башлагач, шул ук елның 29нчы октябрь төнендә аны 43 яшьлек улы Һидиятулла белән бергә террор акты оештыручылар диеп яла ягып, әтисен – 5 елга, улын 10 елга концлагерьга хөкем итәләр. Соңрак икенче улы Сөнгатулла белән килене Бибигайшәне дә унар елга концлагерьларга озаталар. Аларның берсе дә аннан әйләнеп кайтмый. Әтисез-әнисез калган 3 бала «халык дошманы» тамгасы белән кимсетелеп яшәде. Йорт-җирләре таланып-сүтеп тартып алынгач, мал абзарында яшәп калдылар.

1931нче елда колхоз төзелә башлагач, шундагы активистлар ачыктан-ачык һөҗүмгә күчә. 1932-1933нче елларда үз хуҗалыкларында тәртипле, ныклы көн күрүчеләр көпә-көндез кычкыртып талауларга дучар була. Бу гаиләләрне кулаклар исемлегенә кертәләр. Мал-мөлкәтләрен, йорт-җирләрен талап, урамда калдырсалар да үзләрен колхозга кертмиләр. Төрле салымнар белән җәфаландыралар. Урта урамдагы Тәүфик абыйның атасы, чыдый алмыйча, асылынырга мәҗбүр була. Шакирҗан гаиләсе белән колхозга керергә теләсә дә, алмыйлар. Өйдәге бар мөлкәтен тартып алып, бик зур налог китереп салалар. Буа шәһәренә барып ВКП(б) җитәкчеләре белән сөйләшүе дә уңай нәтиҗә бирми. Районнан килгән комиссия йортның тышкы күренешен күрү белән, сөйләшеп тә тормый: имеш сез байлар, кулаклар! Чөнки гомер буе ял күрми хезмәт белән яшәгән кеше йорт-җирне тәртиптә тота белә. Йортын тартып алып, анда балалар бакчасы оештыралар. Гаилә урамга куып чыгарыла. Алар кулларына төенчек тотып, Мәскәүгә чыгып китә. Шакирҗан ат белән йөк ташучы булып бер оешмага эшкә керә. 4 кешелек гаилә тулай торактагы кысан гына бер бүлмәдә яши башлый. 1933нче елда Низаметдин абый авылда ачлыктан, ялангачлыктан интегеп яшәп ятучы 11 яшьлек сеңлесе Санияне дә үзе белән алып килә. Сания – минем әнием ул. 9 квадрат метрлы бер бүлмәдә 7 кеше яши. Әнинең сөйләве буенча, аның йокы урыны аш өстәле астында була. Ул Шакирҗанның Фатыйма исемле кызын карый, өлкәннәр барысы да эшкә киткәч, төрле йорт эшләрен башкара… Шакирҗан әбзинең хатыны Гайниҗан апа 1950нче елда вафат була.

Мәскәүдән авылга кайтып йорт җиткергәннән соң, Шакирҗанны авылда бай Шакирҗан дип атый башлыйлар. Гомеренең соңгы көннәрен ул Урмары тимер юл станциясендә йөк ташучы булып эшләп үткәрә. Шунда вафат була. Кабере дә шунда… Абдулла 1955нче елда авылга йорт-җирләрен карарга кайта. Үзенең кайда яшәвен, кем булып эшләвен беркемгә дә әйтми. Әле ул елларда да алар кулак санала иде. Фатыйманың тормыш юлы билгесез. Шулай итеп, авылның бер уңган гаиләсе тарих чүплегендә югалды…

Авылда ул төзегән йорт күп еллар җәй көннәрендә генә эшләп торучы балалар бакчасы итеп файдаланылды. Аннан соң 1958-1963нче елларда «Кызыл Йолдыз» колхозы идарәсе булып торды. 1963-1968нче елларда спортзал иттеләр. 1987нче елда үзгәртеп кору җилләре исә башлагач, авылның картлары җыелып, анда манара күтәрделәр, 2000нче елга чаклы Шакирҗан йорты авылның җәмигъ мәчете булды. Район җитәкчеләре мәчет торгызуга каршылык күрсәтсәләр дә, Салихҗан абзыйның активлыгы җиңде – Карлы-Казан арасын берничә тапкыр узып, тешен кысып, кимсетүләргә, ачыктан-ачык мыскыллауларга чыдап, ниһаять кулындагы мөрәҗәгать кәгазенә Казаннан «рөхсәт» сүзе яздырып алып кайтты. Шулай итеп, Ганиев Салихҗан, Садыйков Мирзәкерәм, Хәмидуллин Тәүфик, Җәләлетдинов Нигъмәтҗан, Юнусов Абдулла, Ганиев Тәүфик, Садыйков Заһид бер фикергә килеп, берләшеп, 1987нче елның җәй ахырына бар эшләрне төгәлләп, мәчетнең манарасын торгызуга ирештеләр. 52 елдан соң авыл өстендә беренче азан яңгырады.

Расих ҖӘЛӘЛ,

Карлы-Казан

Комментарии