Онытылмый...

Онытылмый...

Сугышлар беткәч тә тормышлар тиз генә рәтләнмәде. Шул ук заемнар, шул ук налог... Безнең авылда 45 хуҗалык, үзе аерым бер колхоз. Ашлыкны дәүләткә тапшырасы. Чи ашлыкны җибәреп булмый, киптерергә кирәк. Сушилкада ике хатын эшли. Берсенең ире сугышта үлеп калган, өендә дүрт кечкенә бала. Шуларга ашатырга дип, Мария апа бераз ашлык алып кайткан. Кемдер күреп әләкләгән. Ул апаны 10 елга утырттылар, балаларын балалар йортына алып киттеләр. Ул апа да, балалар да авылга башка әйләнеп кайтмады.

Сугыш чорында да, аннан соң да кешеләр ничек тә сыерны бетермәскә тырышты. Авылда зур бер сепарат, бөтен кеше сөтен шунда аерта. Сөт өстен – каймагын шунда калдырасың, үзеңә сыек сөте. Каймак бераз җыелгач, барлык апалар да шунда килеп, май язалар. Районнан килгән кеше ул майны дәүләткә дип алып китә. Ул сепарат бездә дә бик озак торды. Сөт өстен келәткә куялар. Әни аны йозак белән бикли. Бездән курыккандыр инде.

Әниләр һаман шул колхоз эшендә, таякка эшлиләр. Игеннәр өлгергәч, урак уру башлана. Без, яшь балалар, әниләргә булышабыз дип, уракка барган булабыз. Безгә 8-9 яшьләр. Аерым җир алып, аны үзебез урабыз. Авылда безнең сыман кызлар күп. Иртән кояш чыкканчы басуга китеп, кич кояш баегач кына кайтабыз. Көненә 20-25 сутый ура идек. Аны урасы гына түгел, көлтәлисе дә. Көлтәдән саслым куясы. Ничекләр чыдаганбыздыр? Районнан агитбригада килеп, концерт куя. Урак уручыларны мактап җырлыйлар. Безгә шунысы кызык.

Кул белән урак урулар тиз генә бетмәде әле. 18 яшемә кадәр урак урдым. Безнең колхозга комбайн 1958нче елда гына килде.

Башлангыч мәктәпне авылда тәмамлагач, күрше авылга йөреп җиде класс белем алдык. Сигезенче класска бары өч кенә кеше бардык. Калганнарны, чыпта сугарга кирәк, дип, укырга җибәрмәделәр. Ул вакытта җиде ел уку гына мәҗбүри иде.

1953нче елда Пыжмара урта мәктәбендә укый башладык. Унбер авылдан җыелган балаларны тулай торакка урнаштырдылар. Бер авыл өе, шунда 24 кыз торабыз. Карават арасыннан ян белән генә йөрерлек. Уртада ашау өчен дә, дәрес әзерләр өчен дә янәшә куелган ике өстәл. Өй янында ашарга әзерләр өчен янкорма бар. Плитәле миче тора. Плитәгә алты кәстрүл сыя. Барыбызга да ашарга әзерләр өчен дүрт чират көтәргә кирәк. Мәктәпләр салкын. Өс киеме белән утырабыз. Гомумән, мәктәптә кыш көне өсне салып утырганны хәтерләмим. Мәктәптә ашханә дә, буфет та юк. Кайткач, нәрсә бар, шуны кимерәсең. Ул вакытларда алабута ипие пешермиләр иде инде. Шундый шартларда да ничектер укыйсы килгән.

Безнең Бөрбаш авылында яңа мәктәп, пансионат бар. Мине кайвакыт балалар белән очрашуга чакыралар. Мәктәпкә керсәң, идәненә аяк белән басарга кыймый торасың, кая анда балчыклы чабата белән басу?! Балаларга үземнең балачагымны сөйлим. Бернәрсә дә аңламыйлар. «Чабата нәрсә ул? Аны аякка ничек кияләр?» – дип сорыйлар. Әле ярый музейда чабата бар иде, шуны киеп, бәйләп күрсәттем. Үземнең күземә яшь тула. Берүк безнең балачаклар кире кайта күрмәсен.

Онытылмый бик яшь бала чагым,

Онытылмый мәктәп елларым.

Онытылмый мәктәп юлларында

Йөреп тузган чабаталарым.

Алга өмет бик-бик зурдан иде:

Хыялландык туйганчы ипи ашарга.

Мондый мул тормышны күрербез дип,

Килмәде уй безнең башларга.

Гашия СӘФӘРГАЛИЕВА,
Балтач районы, Бөрбаш авылы

Комментарии